Россиядәге һәр пенсионерның, ниһаять, лаеклы яши башлау, теләгән саен чит илләр буйлап сәяхәткә чыгып чабу мөмкинлеге булсын өчен пенсияләрне 1әр мең сумга арттырырга тәкъдим иткән Россия финанс министры Антон Германович Силуановны хәтерлисезме? Менә шул түрәбез илдәге быелгы инфляцияне 8,4 процент тирәсе булачак дип ышандырды.
Ягъни, кибетләрдәге тауар, тәэминат базарындагы хезмәтләр ел дәвамында нибарысы 8-9 процентка кыйммәтләнгән булып чыккан. Ягъни 2020 елда 100 сум торган әйбер бүген уртача 108 сум 40 тиенгә җиткән булып чыга... Ярар. Путин абый да бәяләрне артык күтәрмәскә куша да бит...
Әйдәгез, Яңа елны каршы алырга әзерләнгән могҗизалы сәгатьләрдә иске елның реаль саннары буйлап бер сәяхәт ясап кайтыйк әле!
Игътибарлы дуслар ел дәвамында үскән бәяләр арасында “бәйге” уздырып, чемпионнарны ачыклаган. Араларыннан иң котырган бәяле рекордсмен булып... кәбестә танылган! Кәбестә бәясе 2020 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 2,8 тапкырга (14 сумнан 41 сумга кадәр) артканлыгы ачыкланган. Бәрәңге 80%ка, кишер белән чөгендер якынча 50%ка кыйммәтләнгән (быелгы кибетләрдәге 120 тәңкәлек кишер белән 150 сумлык чөгендер озакка истә калгандыр...). Тавык итен карасак, ул 126 сумнан 168 сумга кадәр (ягъни 33%ка), йомырка белән маргарин – 30ар процентка, майонез – 35%, сөт һәм сөт продуктлары – 10ар, ә сырлар 14әр%ка кыйммәтләнгән булып чыккан.
Иң кызыгы – белгеч-аналитиклар бәяләр артуы яңа елдан соң да туктамаячак, дип “тынычландыра”. Сәбәбен бөтен дөньяда бәяләр арту белән аңлатырга маташа.
Торак та торып тормаган...
“Супербелгечләр”нең “торак бәяләре инде үсүдән туктаячак, менә бик тиздән башларын түшәмгә бәреп тишәчәк тә, күзләреннән йолдыз чәчеп аска тәгәрәячәк”, – дигән фараз-күрәзәләреннән 2021 ел кабат кахкаһәләп көлде. Казанда фатир бәяләре декабрь (әле бетмәгән) аенда гына 4 (!) процентка артты! Ә ел башыннан торак бәясе уртача 38 процентка кыйммәтләнде, ди белгечләр! Чагыштыру өчен, әгәр гыйнвар аенда Казанда бер квадрат 90 549 сум йөрсә, 28 декабрь көненә шул ук квадрат бәясе 124 378 сум 65 тиенгә кадәр “шакмакланган” булып чыкты! Уртача метр бәясе 288 мең йөргән Мәскәү бәяләренә җитәргә дә, “без дә почти Башкала!” дип күкрәк сугып кукраерга да күп калмаган икән...
Бәя артуның төп сәбәпләре итеп үзем халыкның психологик тотнаксызлыгын һәм финанс ягыннан томана булуын атар идем. Гадәти кредиттан 1-1,5 процентка арзанрак “льготалы” ипотекага алданып, фатир бәяләрен ике елда тапкырлаткан сатып алучыларны тагын ничек атап була? Төзелеп бетәр-бетмәс, табадан яңа төшкән кайнар коймак кебек, һәр бүлмә, бәдрәф-корридорлары белән бергә көнендә кырылып-себерелеп сатылып бетте... Шунлыктан бәя күтәрелде, бәя күтәрелгән саен, халык “тагын да күтәреләчәк бит!” дип, чәчен йолкып, кредит амбразураларына капланды.
Нәрсә әйтим?.. Оста кыздыручыларга - респект!
Милләттәшебез Эльвира Нәбиуллина карары белән елның башын 4% тирәсендә башлаган Үзәк банкның ачкыч ставкасы, ел азагына таба шактый симереп, 8,5% биеклегенә менеп кунаклады. Бу исә барлык төр кредит ставкалары бермә-бер артачак дигәнне аңлата иде. Димәк, тиздән “льготалы” ипотека “льготасызын” куып тотачак та, узып китәчәк. Ә кешеләрдәге ташламага ташлану кебек самими гадәтләре барыбер сакланып калачак.
Фатир бәяләрен куып тотарга өметләрен өзгәннәр быел машина базарында казынды. Дилерларның оятсызлыгы шуңа кадәр барып җитте ки, акчасы кычытканнан яңа “түтүт” өчен соңгы ыштанын салып бирергә әзер булып чиратка тезелгәннәр өстенә иномаркаларны, “допнилар” өя-өя, “бәясе шундый бит аның” дия-дия, үз бәясенә 30-ар 50-шәр процентны өсти-өсти “сыладылар”. Нәтиҗәдә 2021нче елның 11 аенда гына Россиядә 2020нче ел белән чагыштырганда 6,9 процентка күбрәк – 1 млн. 439 мең өр-яңа автомобиль үз хуҗасын кинәндерде. Ел ахырына кадәр кинәнүчеләр саны 1,6 миллионга җитәчәк, диделәр. Ә кинәндерергә ярдәм иткән дилерлар исә яңа вертолетларга күчеп утыргандыр, булса кирәк.
Бәяләргә килгәндә, 11 ай эчендә тотылган автомобильләргә генә дә уртача бәя 34 процентка арткан диделәр. 6%лы соңгы “күтәрелеш” ноябрь аендагы гына булган. Ә яңа машиналарның уртача бәясе бер ел эчендә 12,5 процентка үскән һәм быел 1,886 миллион сумга җиткән диделәр... Алалар бит!
Беләсезме, югарыдагы язганнарны үзем язам, үзем сөенәм. Кешеләрнең яңа фатир алу, яңа машиналы булу, күп итеп акча эшләү теләге, ә иң мөһиме – мөмкинлеге бар.
Киләчәк көнгә ышанычы гына югалмасын иде...
Киләсе елларга да сезнең белән калучы, Әмир Исламов диеп белерсез.
Комментарийлар