16+

Депутатлар нигә аерылыша?

Әлеге көнгә кадәр халыкны танылган җырчыларның, сәхнә һәм шоу-бизнес йолдызларының, киноактерларның гына аерылышу шау-шулары кызыксындыра иде. Менә хәзер чират депутатларыбызга да җитте. Бөтен ыгы-зыгы ЛДПР җитәкчесе Жириновскийның быелгы керемнәре турындагы декларациясендә хатынының милеге мәгълүматын күрсәтмәвеннән соң башланып китте. Аннары парламентның түбән палатасында хезмәт итүче берәү, Жириновский гына түгел, ә барлыгы...

Депутатлар нигә аерылыша?

Әлеге көнгә кадәр халыкны танылган җырчыларның, сәхнә һәм шоу-бизнес йолдызларының, киноактерларның гына аерылышу шау-шулары кызыксындыра иде. Менә хәзер чират депутатларыбызга да җитте. Бөтен ыгы-зыгы ЛДПР җитәкчесе Жириновскийның быелгы керемнәре турындагы декларациясендә хатынының милеге мәгълүматын күрсәтмәвеннән соң башланып китте. Аннары парламентның түбән палатасында хезмәт итүче берәү, Жириновский гына түгел, ә барлыгы...

Фәкыйрь Җириновский һәм аның бай хатыны
Күрәсең, ЛДПР лидеры мондый һөҗүмгә алдан ук әзер булгандыр, аның адресына усал җилләр исә башлауга, ул аклану ысулын бик тиз уйлап тапты. Янәсе, депутатларның ел саен тапшырыла торган ул декларацияләрендә мөнәсәбәтләре ЗАГСта рәсмиләштерелгән хатыннарының гына керемнәре язылырга тиеш икән. Ә үзе белән бергә гомер кичерүче Лебедева ханым белән алар чиркәүдә генә никахлашканнар, шуңа күрә быел ул хәләл җефетенең милекләрен күрсәтүне кирәк тапмаган.
Жириновскийның башына бу акыллы уй быел гына килгән, күрәсең, чөнки узган елгы декларациясендә Лебедева ханым да бар. Ул документтагы бер нәрсә аеруча күзгә ташланып тора. Аның буенча, 2011 елда Жириновский нибары 3 миллион сум акча эшләп тапкан, аннан тыш аның Мәскәүдә бер фатиры һәм 1960 елгы «Волга» машинасы гына бар. Аның хатынының керемнәре исә күпкә ишлерәк - 71 миллион сум акча, 16 җир участогы, 300 һәм 500 квадрат метрлы ике йорт, шул чама зурлыктагы өч фатир, кеше яшәми торган 8 бина һәм ике кыйбатлы машина. Аңлавыбызча, быел ул байлыклар «юкка чыккан», Жириновский 2012 елда эшләп тапкан 2,5 миллион сумын, бердәнбер фатирын һәм металл өеменә әйләнеп барган «Волга»сын кочаклап калып, «мескенгә чыккан».
Сорау туа: вирусология институтында эшләүче биология фәннәре кандидаты Лебедевага мондый байлыклар каян килгән? Намусы турында әйтеп булмый, ә канун каршында Жириновский чиста үзе. Чөнки канун буенча, депутатлар үзләреннән тыш, рәсми мөнәсәбәттә булган хатыннары һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында гына хисап тотарга тиешләр. Тик шулай да Дәүләт Думасының депутатларның әхлаклылыгы буенча комиссиясе Жириновскийның кинәттән генә «буйдакка әверелүе» турында да, аның башка хезмәттәшләренең керемнәре һәм чыгымнары мәсьәләсен дә җентекләп тикшерергә сүз биргән.
Фиктив, әмма эффектив аерылышулар
Хисап тоту алдыннан аерылганнар, дип сүз чыккан теге 30 депутат хакындагы белдерү исә ялган булган. Депутатларның 2011 һәм 2012 еллар өчен керемнәр декларацияләрен чагыштырып карасаң, Жириновскийдан кала, быел барлыгы 8 «думачы»ның гына «хәләл җефет» графасы бушаган. Аларның берсе тол калган, күбесе декларация тапшырырга байтак вакыт кала - 2012 елның башында, урталарында аерылышып беткәннәр.
Әмма ул 8 кеше арасында тормыш хәленә кызыксындыру уятырлык берничә кадр бар үзе. Мисал өчен, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Бекхан Агаевның узган ел кереме 177 мең сум тәшкил иткән, хатынының өлешенә исә 44,5 миллион сум туры килгән. Быел Агаев, Жириновский мисалында, рәсми никахлы булмаган хатынының милке турындагы мәгълүматны күрсәтеп тормаган. Тагын бер кызыклы персонаж - КПРФ әгъзасы Сергей Собко. Быел депутатлар декларацияне 15 апрельдә тапшырды, ә Собко 17 апрельдә генә аерылышкан, шуңа да карамастан, аның хисабында хатыны юк. Аның исә узган ел тапшырган декларациясенә күз салсаң, монда да киң таралыш алган «ярлы Дума хезмәткәре һәм аның миллионер хатыны» картинасын күрергә була: 2011 елда ул 2 миллионнан артык, ә хатыны 35 миллион чамасы акча эшләгән булган.
Лужков мәктәбе
Менә шулай «очын-очка ялгап» кына көн күрә бүгенге заманда безнең «мескен» депутатларыбыз - үзләре ел буена берничә миллион акча гына эшли һәм аларның хосусый милегендә зур булмаган фатир белән уртачарак кына бер машина, ә аларның хатыннары исә көрәкләп акча эшли, йөзләгән квадрат метр мәйданлы фатирлар били, текә машиналарда җилдерә. Жириновский, Агаев, Собколарның гына түгел, күпчелек Дума депутатларының хәл-әхвәле шундый. Бик сәер, шикле күренеш бит. Күрәсең, хатынын олигархка әйләндергән Мәскәүнең элеккеге мэры Лужков барысын да «дөрес» яшәргә өйрәтеп киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading