16+

Донецк Кырым эзләре буенча атлый

Кырым белән Севастополь артыннан, Украинаның хакимияттән риза булмаган башка өлкәләре дә Россиягә таба тартылуларын дәвам итә. Кичә Донбасс шәһәрләре вәкилләренең җыелышында Украинадан бәйсез булган Донецк Халык Республикасын булдыру турында игълан ителде. Бу мәсьәлә буенча референдумны 11 майга кадәр кабул итәргә исәплиләр. Җыелыш делегатлары булачак республиканы Россия составына кушу фикерен дә...

Кырым белән Севастополь артыннан, Украинаның хакимияттән риза булмаган башка өлкәләре дә Россиягә таба тартылуларын дәвам итә. Кичә Донбасс шәһәрләре вәкилләренең җыелышында Украинадан бәйсез булган Донецк Халык Республикасын булдыру турында игълан ителде. Бу мәсьәлә буенча референдумны 11 майга кадәр кабул итәргә исәплиләр.
Җыелыш делегатлары булачак республиканы Россия составына кушу фикерен дә бертавыштан хупладылар. Митингка җыелган халык, бу карарга куанып: «Путин, ярдәм ит!» − дип кычкырды, Россия гимнын башкарды. Украина хакимиятенә буйсынмауларын күрсәтеп, халык «фашизм символын» − Степан Бандераның карачкысын яндырды.
Украинаның Көнчыгышында урнашкан башка өлкәләрдә дә хакимияткә каршы баш күтәрү акцияләре бара. Бу мәсьәләдә аеруча Харьков белән Луганск шәһәрләре халкы активлык күрсәтә. Якшәмбе көнне Россия белән берләшү яклы хәрәкәт Харьковта шәһәр хакимияте бинасын басып алган иде. Әмма кичә иртән ул азат ителде. Шулай да халык бирелергә җыенмый, алар хәзер, Украинаның «богауларыннан» котылыр өчен, яңадан-яңа планнар кора. Берәүләр бу теләкләрен тормышка ашырырга аларга Янукович ярдәм итәчәгенә ышана. Кичә, Янукович Донецкига килгән, дигән хәбәр дә таралган иде, тик соңрак бу мәгълүмат инкарь ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading