«Россиядә арттан җил чыгаруны тыячаклар, мондый «канунсыз гамәл» өчен штраф түләтә башлаячаклар, депутатлар шундый канун проекты тәкъдим иткән», - дисәләр дә, әллә ни исем китмәячәк. Мондый сафсата язуым өчен гафу итегез, әмма кайбер фракция әгъзаларының тәкъдим ителеп торучы аерым канун проектлары, югары мөнбәрләрдән торып әйткән искитмәле тәкъдимнәре бу фикеремнән ким...
Демографик кризиста сарымсак гаепле
Мисалга, ЛДПР депутаты Сергей Иванов әлегә андый «исләр»гә үк барып җитмәсә дә, россиялеләрнең сарымсак ашау нәтиҗәсендә авызларыннан килүче искә канәгатьсезлек белдерә. Моның белән көрәш өчен, ул инде үзенең канун проектын тәкъдим дә иткән. Әлеге документ нигезендә, сарымсак бары тик махсус җилләтү системасы белән җиһазландырылган биналарда гына сатылырга тиеш. Аны корсаклы хатыннарга һәм имезүче аналарга, шулай ук мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләргә, гомумән, халык белән эшләүче, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләренә һәм 18 яшькәчә балаларга ашау тыелачак. Моннан тыш, канун проекты мәдәният, мәгариф учреждениеләре, дәваханә, поезд, самолет, гомумкулланылыш транспорты, лифт, вокзал, балалар мәйданчыгы, кунакханә һәм хакимият органнары урнашкан биналарда сарымсак суыруны (шулай ук чәйнәү вә иснәүне) тыюны күзаллый.
Дөрес, беребез дә әллә нинди «исләнгән» затларның янәшәбездә утыруын теләми анысы, ләкин бит, моны көйләү өчен, беренче чиратта әдәп-әхлак кагыйдәләре бар. Бу мәсьәләдә, миңа калса, кәгазь пычратып тормыйча да үзара аңлашып була. Тиктомалдан гына беркем дә сасып йөрми торгандыр инде. Хәер, сарымсакның медицинада әйбәт антисептик, вируслар белән көрәшүдә менә дигән дару булуына карамастан, проект авторы үз тәкъдимнәрен: «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, уңайлы (хуш исле) әйләнә-тирә мохит булдыру кебек хокукларын саклауга юнәлдерелә», - дип бәяли. Мондый бәяне укыгач, ирексездән, бу депутат әкиятләрдәге сарымсактан коты очып торучы «кара көчләр» вәкиле - вампир йә булмаса убыр-фәлән түгелме икән, дип шаяртасы килә башлый.
Җитмәсә, шуны да белми торабыз, Сергей Иванов фикеренчә, илебездә балалар тумауда вә җитештерүчәнлек кимүдә сарымсак кына гаепле икән бит...
Үрчемәсәң - салым түлисең!
Әйе, депутатларыбыз хафага төшкән, алар көне-төне демографияне арттыру турында уйлый. Уйлана торгач, туучылар санын арттыруны стимуллаштыру өчен, Кытайдагы гаилә сәясәте концепциясенә капма-каршы булган тагын бер саллы фактор белән дә ныгытырга ниятләмәкчеләр. Бусы турында Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Баталина сүз кузгатты. Ул баласыз яки бер генә балага ия булган уртача һәм югары керемле гаиләләр өчен салым кертүне кирәк дип саный. Аның фикеренчә, мондый чара мөмкинлекләре була торып та балалар санын арттырырга уйламаган, ә үзләрен башка максатларга һәм бурычларга багышлаган гаиләләргә йогынты ясаячак икән.
Нәфесеңне тый
Тик болар фонында ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский, киресенчә, демографик кризисны тагын да кискенләштерергә уйлый булса кирәк. Алар Сергей Иванов белән инде шактый тузган Либерал-демократик сәяси партиясе арбасын әйтерсең лә Иван Крыловның мәгълүм әкиятендәгечә төрле тарафка өстери. Берсе демографик кризис өчен борчылса, икенчесе җенси мөнәсәбәтләргә елның һәр фасылы саен берничә мәртәбә керү дә бик җиткән дип саный. Ул, күптән түгел яшьләр арасында җенси мөнәсәбәткә керүнең ешлыгын тәнкыйтьләп, «күпме сирәгрәк, шулкадәр яхшырак» принцибы буенча эш йөртергә өндәде. Моңа кадәр партиядәшләрен вегетариан ризыгына «күчергән» җитәкче журналистларга бу мәсьәләдә дә яңа нормаларны, беренче чиратта, үз кешеләрендә сынап карарга ниятләвен җиткерде, ә бу Яңа ел корпоративын хәмерсез һәм тәмәкесез, вегетариан ризыклары белән генә үткәрүләре турында сөйләде. Кайчандыр «һәр иргә шешә» һәм «һәр хатынга ир» дигән шигарьләр әйтүче Парламент йолдызы, олыгаеп китү сәбәплеме, сәламәт яшәү рәвешен нәкъ шулай күзаллый башлаган, күрәсең.
Экспертлар сәяси партия башлыгының бу сүзләрен үз рейтингын күтәрү өчен эшләнгән эш дип исәпли, ә коллегалары «журналистларга эш булсынга» әйтелгән бер шаяру гына итеп кабул итә. Хәер, сүз уңаеннан, быел үткәреләчәк төбәк сайлауларында, имеш, участокларга, Россия Президентын сайлаган чактагы сыман, видеокамералы җиһазлар урнаштырылмаячак икән. «Эшсез ятмасыннар» өчен, Жириновский, әлеге камераларны үз коллегаларының йортларына, йокы бүлмәләренә урнаштырып, нормативларның үтәлеш дәрәҗәсен чыннан да контрольгә алмагае...
Шул ук вакытта депутатларның Россиядә электр энергиясен кулланган өчен кертергә ниятләгән социаль нормаларын исәпкә алсак, ЛДПР әгъзаларына алда озын-озак «караңгы» төннәрдә нәфесләрен тыярга өйрәнәселәре бар әле. Тик монысына башка бай һәм исрафчы гражданнар да әзер булырга тиеш. Ә әлегә әнә «Life Nevs» телеканалы хәбәр итүенчә, Кострома янындагы Какшанга авылында 25 градус суыктан бозланып каткан өйдә Валентина Катышеваның мәете табылган. Энергетиклар, 83 сумлык бурычы булу сәбәпле, инвалид карчыкның электр челтәрен өзгән була. Нәтиҗәдә, урыс миче генә аны коткарып кала алмый. Өйдә ризык затыннан да пакетта кибеп утыручы башланган ипи буханкасы гына табылган. Жириновский үзе әйткәнчә, «Россия җирләренең 65 проценты мәңгелек туң була торып, нинди демография турында сөйләргә мөмкин?!»
Әгәр депутат булсам...
Чынлыкта, әлеге кануннарның халыкка кирәклеге ул кадәр үк мөһим дә түгел, акча килә торсын, җиң сызганып эшләгән кыяфәт ясала икән, шул да җитә дигән фикер туа. Рәсми рәвештә генә аена 253 мең сум акча алып эшләсәм, мөгаен, мин дә әллә нинди тузга язмаган кануннар уйлап табар идем. Шуңа күрәдерме, соңгы елларда ташка басылган, әмма, чынлыкта, тормышка ашмаган кануннарның яңгыр артыннан үскән гөмбәләр сыман пәйда булып торуы ешайганнан-ешая бара. «Хәмер», «Тәмәке», «18+» һәм башкалар турындагы кануннарга кабат тукталып тормыйм, бары тик статистика яратучылар өчен соңгы саннарны гына китереп китәм. Бу көзге сессиядә генә дә РФ Дәүләт Думасына, каралу өчен, 574 канун проекты кертелгән, шуларның 482се каралган, 194 канун кабул ителгән, икесен Федерация Шурасы кире каккан. Бу күрсәткечләр узган сессиянекеннән азрак санала әле. Ә 1 гыйнвардан тормышыбызның төрле өлкәләрен көйләргә тиешле 190нан артык яңа норматив акт үз көченә керде. Алга таба тагын күпме тормышка ашмас кануннар тәкъдим ителер һәм үтәлми торган нормативлар «ташка басылыр», монысын вакыт күрсәтәчәк...
Комментарийлар