Роман нәкъ шул бергәлекне данлый да инде. Зөләйханың улына Сәмруг кош турында сөйләгән әкияте дә нәкъ шул бергәлекнең, бердәмлекнең символы булып яңгырый түгелме? Һәм, ниһаять, Зөләйха Иван Игнатовтан - большевиклар идеясенә бирелеп саташкан, аннары үзе дә сталинчыл системаның корбанына әверелгән ирдән, сөрелгән халыкка күп яхшылыклар эшләгән, хатынга да игелекләр кылган,...
Роман нәкъ шул бергәлекне данлый да инде. Зөләйханың улына Сәмруг кош турында сөйләгән әкияте дә нәкъ шул бергәлекнең, бердәмлекнең символы булып яңгырый түгелме? Һәм, ниһаять, Зөләйха Иван Игнатовтан - большевиклар идеясенә бирелеп саташкан, аннары үзе дә сталинчыл системаның корбанына әверелгән ирдән, сөрелгән халыкка күп яхшылыклар эшләгән, хатынга да игелекләр кылган, аннары акрынлап, үзе дә сизмәстән, аңа җаны да, тәне дә тартылган кешедән тәмам ваз кичсә, Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы сыман калку-фаҗигаи хатын итеп сурәтләнгән булса, вәт безнекеләр әсәрне күкләргә күтәреп мактарлар иде инде! Ләкин «бәләкәй» генә аерма бар: Гүзәл ханым Гаяз Исхакый да, Фәүзия Бәйрәмова да түгел. Зөләйхасын романның буеннан-буена чын татарча сабыр, чиста күңелле, намуслы, тырыш, игелекле хатын итеп, яхшы Ана итеп сурәтли Яхина, шуның белән шул, вәссәлам! Ә монда бер төркем татар, ачуланып-кабарынып, романның чын дәрәҗәдә кырыс чынбарлык рухындагы әсәр икәнен кабул итмәскә дип тартыша. Шундый инде без, идеалистлар...
Мистикага тартым сурәтләрне ничек бәяләргә? Реализмнан чигенү дипме? Әйтик, Ангара буендагы Семрукта яшәгәндә, Зөләйха берничә тапкыр Юлбашта калган усал каенанасы, «убырлы карчык» - Упыриха белән күзгә-күз очраша, аның гаепләүләренә үзенчә җавап бирә, бәхәсләшә. Автор моны төш дип тә, галлюцинация дип тә шәрехләми. Бары тик иң соңгы күренештә генә карчыкның гәүдәсе, чырае гап-гади агач кәүсәсенә әверелеп кала. Шулай ук кино алымы. Әлеге мистика галәмәте экранда бик отышлы күренәчәк. Мәгънәсе исә - Зөләйханың тәрбиясеннән килгән яшәү кануннары, мөселманча йолалары белән каршылыкка кергән мохиттә үзен аклардай хакыйкать эзләп бәргәләнүе генә. «Правила нарушались, законы оборачивались своими противоположностями. Взамен возникали новые правила, открывались новые законы»...
Тагын бер бик кызык мистик сурәт бар әле романда - бу утызынчы елларда илдә барган мәгънәсез эзәрлекләүләрне аңламаудан гаҗиз булып, үз-үзен саклау максатыннан, Вольф Лейбеның йомырка сыман кабыкка бикләнүе. Автор бу күренешне метафора буларак кына түгел, ә чынбарлык кебек итеп сурәтли. Кабык докторның Зөләйхага бала табарга ярдәм итүе эпизодында гына ватыла, юкка чыга. Һәм Вольф Карлович чынбарлыкка кире кайта. Бусы да, кино алымы буларак, бик символик мәгънәле, уңышлы эпизод, минемчә.
Ияләргә - басу капкасы иясе, абзар иясе, зират иясе дигәннәргә бәйләнеп, ислам динендәге кешенең әлеге мәҗүси затларны олылавын да романның кимчелеге итеп күрсәтте кайберәүләр. Ислам тәгълиматыннан чыгып караганда, бу шулай, әлбәттә. Ләкин чынбарлыкны да танырга кирәктер: без тәгълиматта түгел, ә реаль тормышта яшибез. Ә анда бик күп нәрсәләр бергә буталган, шул исәптән мәҗүсилек элементлары да халык күңеленнән җуелмыйча саклана. Йорт иясе, бичуралар, абзар, мунча ияләре турында без балачактан ишетеп үстек. Тукайның Су анасы, Шүрәлесе - шул мәҗүси затлар булмыйча, ни тагын! Әнә себер халыкларының - алтай, бурят, тыва, хакасларның, күптән инде православный христиан булганнары хәлдә дә, үзләренең борынгы шаманлыкларын онытмыйча, урман, су ияләрен олылап, шуларга хөрмәт күрсәтеп яшәүләре ни-нәрсә алайса?! Зөләйха да, Аллаһыга ышанган, аңа сыенган хәлендә, ата-бабадан калган ышануларны да ташламый икән, моның өчен аны дәһрилектә гаеплисеме? Юк. Тукайча әйтсәк, әлеге «шагыйранә ялганнар» Зөләйханың нечкә күңелле, беркатлырак табигать баласы икәнен раслыйлар! Гомумән, романда табигать мотивлары бик көчле. Яшәү һәм үлем турындагы уйлануны гына алыйк: «Смерть была везде, но смерть простая, понятная, по-своему мудрая, даже справедливая: облетали с деревьев и гнили в земле листья и хвоя, ломались под тяжелой медвежьей лапой и высыхали кусты, трава становилась добычей оленя, а сам он - волчьей стаи. Смерть была тесно, неразрывно переплетена с жизнью - и оттого не страшна...» Зурдан алып караганда, әсәрнең төп идеясе дә шул бит инде - нинди генә сәяси, матди, климатик яки бүтән бер төрле шартларда тереклек итүенә карамастан, кешеләрнең яшәргә, исән калырга омтылуы, бер-берсенә терәк була алуы, үлемне җиңүе тантанасы. Гап-гади, бәләкәй кешеләрнең дә... Гомумкешелек темасы бу. Шуңа күрә, романда системаны гаепләүне, сталинизмга каршы көрәш мотивларын беренче урынга куюны көткән безнең үтә дә сәясиләшкән аңыбызга пафослы-плакатлы нәгърә орулар порциясе җитенкерәми икән, димәк, проблеманы Зөләйхадан түгел, ә үзебездән эзләргә кирәктер.
Романның тагын бер сыйфатын күрсәтеп китим әле. Безне, татарларны, урыс әдәбияты, урыс киносы гомер-гомергә дала халкы, кысык күзле азиатлар итеп сурәтләде. (Урыслар, чынлап караганда, үзләре дә Азиядән әллә ни ерак китмәгәннәр анысы, әмма бер дә андый буласылары килми; азиат булуның нинди начарлыгы бардыр инде...) Кайчандыр без дә Азиядән, Алтайдан килгәнбез, ләкин алай да үзебезнең бүген кем, нинди икәнлегебезне расларга да хакыбыз бар бит әле. Урыс фильмнарындагы татар рольләренә һәрвакыт кысык күзле, табак битле, кыл-кара чәчле казах, бурят, кыргыз актерлары чакырылды. Сәнгать аша да, тарих дәреслекләрендә дә татарлар - мангул кавеме дигән стереотип барлыкка китерелде. Ә менә «Зөләйха...»да дала халкы түгел, ә кара урманнарга сыенып утырган (лес түгел, ә нәкъ менә урман сүзе романда тоташ кулланыла, Юлбаш авылында да, тайгадагы Семрукта да - урман!) ныклы бүрәнә йортларда яшәүче ачык күзле татарлар сурәтләнә. Зөләйханың зур яшел күзләре бик еш телгә алына. Автор моңа хәтта басым ясап бара, урысча әйтсәк - настаивает на этом! Казан арты, Чулман, Нократ буе татарларын еш кына үзебез дә, кеше үз исемен әйтмәсә, татар дип таный алмый торабыз ич еш кына. Мишәрләрне инде әйткән дә юк, бик күпләре чат зәңгәр күзле, сары чәчле, ак тәнле кавем. Аннары килеп, татарларның бөтен яшәеш рәвеше - җылы агач өйләре, сыйлы тормыш итүләре, абзардагы мал-туары, таза мунчалары, каклаган казлары, капчык-капчык кипкән чикләвекләре, рам-рам кәрәзле баллары, җәймә-җәймә каклары, үзләре чәчеп үстергән арыш, бодай оныннан пешергән икмәкләре, чисталык-пөхтәлекләре - болар барысы бергә кушылып, урыс укучысы күңеленә шапшак буяулар белән сеңдерелгән сурәтне җимереп ташлый. Бусы да романның бер өстенлеге.
Сталин чорындагы авылны талап, туздырып йөргән гаскәриләрне автор красноордынцы дип атый. Дөресрәге, Зөләйха күңеленә шундый чагыштыру сала. Ни өчен - ордынцы? Дәлилли: «Отец много рассказывал ей про Золотую Орду, чьи жестокие узкоглазые эмиссары несколько столетий собирали дань в этих краях и отвозили своему беспощадному предводителю - Чингисхану, его детям, внукам и правнукам. Красноордынцы тоже собирали дань...» Әлбәттә, Гүзәл ханым тарихны тирән беләдер дип гөманлавы кыенрак. «Предки Зулейхи воевали с Золотой Ордой столетиями» дигәне арттыру инде, әлбәттә. Баштарак Болгар дәүләтен яклап сугышканнарын таныган хәлдә, калганы - яңа зур дәүләткә берләшү тарихы гына. Гүзәл ханым Муса Җәлил белән Нәҗиб Җиһановның «Алтынчәч» операсы мотивларын күңеленә сеңдергәндер, мөгаен. Бүген исә Чыңгыз кавеменең безгә, төркиләргә иң башта чит-ят булганы килеш, соңрак никадәр көчле берегеп, безнең арада эреп, үзләре дә бездән мәдәният, дин алганын, аннары урыс дәүләте дип аталган бәләкәй генә биләмәне киңәйтүдә, көчләндерүдә дә зур роль уйнаганын хәтта урыс тарихчылары да таныйлар. Ләкин, романга кире кайтсак, бер нәрсә шөбһәсез: автор татарларның мангуллардан азган халык түгеллеген гади генә итеп, татар авылы кешеләре мисалында дәлилли. Бусы да, ошыймы бу кемгәдер, юкмы, татарлар - килмешәкләр, кыргый баскынчылар дигән стереотипны тагы бер тапкыр җимерә. Яхина татарларны үзе ничек күрә, шулай сурәтли. Һәм ул сурәт, нигездә, дөрес.
Тәнкыйтьләүчеләрнең берсе Яхинага романның кайсыбер өлешләрен кемдер язып биргән, хатын-кыз башы белән, мәсәлән, землянка казып, аны дөрес итеп коруның җаен-рәтен ул каян белсен, дип бәйләнә. Тәнкыйть каләменә үрелгән язучыдан моны ишетүе сәеррәк. Үзе роман язганда, ул бары тик үз тәҗрибәсе иләгеннән төшкән, үз кулы аша үткән нәрсәләрне генә сурәтлиме икән әллә?! Күпме вакытлар китапханәләрдә сүзлекләр, белешмәләр, документлар актарып утырганын онытканмы? Борынгылык белән бәйле детальләрне каян эзләп, кемнәрдән сорашып тапканын белмиме? Ә Гүзәл Яхина романында исә андый «белү»ләр тулып ята. Зөләйханың Юлбашта, авылда яшәгән чорын сурәтләгән өлештә дә җитәрлек алар. Мунча ягу, анда миллек парландырып чабыну, татар карчыгының кием-салымы, бизәнгечләре, яшәү-көнкүреш әйберләре, татар йортының атрибутлары, урман күренешләре - нәрсә, боларның һәммәсен дә Гүзәл ханым үзе эшләп, күреп-тотып караганмы икәнни?! Ләкин бит язган! Ә доктор Лейбе ачкан лазаретка кирәкле медицина кораллары? Ә төрледән-төрле авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары? Ә рәссам Иконников клубны бизәгәндә кулланган кирәк-яраклар - төрле буяулар, составлар, пумалалар? Ә сөрелгән халыкның урман кискәндә кулланган эш кораллары? Ә тайга урманындагы кошлар, җәнлекләр, агачлар, үләннәр? Димәк, белешмәләрдә казынган, белгән кешеләрен тапкан, сөйләшкән, теркәп барган. Гомумән, романны укыганда, ни генә сурәтләнсә дә, үзеңне шунда торган кебек, катнашкан кебек тоясың. Вагонда, урманда, Ангарада батып барган баржада, авыл өендә, төрмәдә... Боларны тотып-капшап карарлык дәрәҗәдә сурәтләр өчен, бердән, искитмәле образлы, тере тел кирәк булса, икенчедән, һәм иң элек, сүздән сурәт ясарга җитәрлек мәгълүматны да җыярга, сораштырып табарга кирәк булган бит әле. ГПУлар, ОГПУлар, Наркомлеслар, ЦИКлар, тагы әллә нинди оешмалар, алар чыгарган карарлар, ГУЛАГларга халыкны мәҗбүриләп, дыңгычлап тутырырга фәрман биргән документлар боткасын да яхшы гына «ашаганы» күренеп тора авторның. Журналистлык та, публицистлык та кирәк булган, димәк. Ә язучы буларак, роман авторы ерак Себергә барып, Ангара буендагы сөргенчеләр нигез салган авылларны да күргәндер, гайрәтле елганың табигатен, холкын, андагы мүкле, җиләкле, вак черкиле кара урманнарны да хәтеренә сеңдергәндер дигән тәэсир кала. Кем белә: бәлки анда ук барып та йөрмәгәндер, бәлки Казанга терәлеп диярлек яткан мари урманында гына йөргәндер. Урман урманга охшый бит инде. Ничек кенә булмасын, кая барса да, кесәсеннән карандаш алып, тиз генә этюд төшерергә гадәтләнгән рәссам сыман, үзе күргәнне сүз сурәтенә төреп баргандыр ул. Югыйсә, видео-камерага төшереп алгандай тере күренешләр күз алдыбызда тезелеп торыр идемени?!
Видеокамера дигәннән. Роман буеннан-буена киносценарийны хәтерләтә -киңәйтебрәк, җентекләбрәк, образлырак итеп язылган киносценарийны. Укырга да җайлы, шул ук вакытта тере кадрларга бүленеп беткән әзер кино-сценарий да ул! Мондый алымга гаҗәпләнәсе юк: Гүзәл ханым, телче-филолог булудан тыш, Мәскәүдәге кино мәктәбе студенты да икән бит әле. Димәк, үз романын кино итеп төшерергә уйласа, акчасын тапса, аңардан да таләпчәнрәк, аңардан да төпченүчәнрәк режиссер булмаячак! Китабына сыйдырган сурәтләрен мөмкин хәтле төгәл, ачык итеп кино теленә күчерүне ул инде җон бөртегенәчә төшеп таләп итәчәк. Бирсен Ходай!
Тел мәсьәләсе. Монда да беркадәр шәрехләп китәсе моментлар бар. Романда Зөләйха әллә ни күп сөйләшмәсә дә, ул урысчаны әйбәт белә дигән тәэсир туа. Бусы бик үк ышандырмый, әлбәттә. Ник дигәндә, әле Октябрь инкыйлабына хәтле үк, унбишенче елда кияүгә чыккан, утызынчы елны үзе дә утыз яшенә җиткән авыл хатыны каян килеп урысча әйбәт белергә мөмкин иде икән? Ник алай да ник болай, дигән сорауларыбызга романда ачык кына җавап юк. Ләкин укучыда шундый сорау туачагын сизенептер инде, автор бер урында: «Зулейха неплохо знает русский», - дигән җөмләсе белән чикләнә. Булуы да бар, әйтик, урыс авылы белән янәшә, аралашып яшиләр ди. Андый ихтималлыкны ничек булса да билгеләп үтәргә кирәк иде. Ә инде өеннән беркайчан да читкә чыгып йөрмәгән, Казанда да булмаган (төрмәдән гайре) хатынның урысчаны сөрген юлында азмы-күпме үзләштерә баруы, ә унбиш-уналты елда камил өйрәнүе - анысы гаҗәп түгел. Яшисең килсә, кытай телен дә өйрәнерсең. Ләкин әйтәсе килгәнем бу түгел. Автор, гомумән, тел белү-белмәүгә әллә ни зур акцент ясамый. Аның өчен бу бик шартлы мәсьәлә, әдәби шартлылык, ягъни мәсәлән. Мисалга, һәркемгә дә таныш «Белое солнце пустыни» фильмын алыйк. Андагы геройлар - урысы да, урыслар белән әле яңа гына очрашкан азиат-«басмачылар» да - һәммәсе чатнап торган урыс телендә аралашалар. Һәм бу ничектер табигый кабул ителә, чөнки тамашачы моның шартлылык икәнен аңлап карый. Ә «Зөләйха...»га кире кайтсак, әлбәттә, теләсә, автор төп героеның урысча телен ватык-җимерек, чыктым аркылы күпер итебрәк тә күрсәтә алыр иде. Ләкин, экзотикага бирелеп китеп, чамадан чыгудан өреккәндер. Ә менә улы Йосыф белән татарча аңлашкан, риваятьләрне, әкиятләрне татарча сөйләгәндер дип уйлыйсы килә, чөнки шулай гына табигый була ала бит! Хәер, җир читендәге кара урман уртасында нибары ике генә кеше уртак мохитнекеннән аерым бер телдә аралаша алырмы икән? Аның берсе генә телне белгән, ә икенчесе - өйрәнчек хәлендә булса, бигрәк тә. Кыскасы, үзе өчен уңайсызрак, четерекле мәсьәлә булгангадыр инде, Гүзәл ханым монысын да шәрехләми. Гомумән, тел мәсьәләсе - авторның авырткан «сөяле» булса кирәк. Аңа кагылмаска тырыша ул.
Ниһаять килеп, Зөләйханың мәхәббәте. Романга ябырылганнарның берничәсе Зөләйханы (димәк, авторның үзен дә!) сатлыкҗанлыкта гаепли. Ничек инде татар хатыны, мөселман хатыны үзенең ирен үтергән кешегә, өстәвенә, урыска гашыйк була ала, янәсе. (Игнатов - себер сөрелгәннәрнең конвойчысы, соңрак коменданты да бит әле. Үзе дә тоткыннары янәшәсендә яшәп, алар белән бер үк хәлдәге система тоткыны булып кала калуын...) Укучы, шул исәптән романны бетереп ташлаучылар да, Зөләйха күңелендәге хиснең нинди эчке тартышлар, каршылыклар аркылы үскәнен күрмиләрме? Дус-дошман формуласының гап-гади кешелеклелек, шәфкать-миһербан кояшы эссесендә җебеп-таралып төшүен романы буеннан-буена күрсәтеп килә түгелме соң Гүзәл ханым? Ниһаять, дөнья классикасында еш очрый торган мотивның - кичәге дошманыңның бүген газиз кешеңә әверелгәнен моңарчы күрмәгән, укымаганмы без?! Менә шушы каршылык көрәше аша табигый хис-тойгылар бөреләнүен ышандырырлык итеп күрсәтә алуында да инде «Зөләйха...»ның көче! Берничә ай гына түгел, берничә ел дәвамында үсеп тулышкан яратуын, ниһаять, Иванның кочагына агым суга ташлангандай ташлануын, ә аннары баласын бүреләрдән коткарып, тегесе үлем белән көрәшеп ятканда, моны үз гөнаһы өчен (Иванны яратканы өчен!) җибәрелгән җәза санап, сөюеннән баш тартуын да онытмыйк тагы! Себер тайгасында барлыкка килгән бистәнең роман ахырына кадәрге «гомере» - уналты ел. Зөләйха белән Иванның бер-берсенә тартылуы да шул еллар санынча, ә менә «кара чатыр»га кереп, кочакка-кочак яратышып алулары - бер мизгел генә. Роман ахырында исә, 1946 елны, Зөләйханың егет булып килүче улына Игнатовның, үз фамилиясен язып, метрика ясап бирүе, Йосыфка зур тормышка, белемгә ишек ачуы - системага протест күрсәтү дә, миһербанлык та, батырлык та гамәле. Купшы, пафослы гамәл түгел, ә гади дә, гали дә бер эш. Романдагы иң соңгы эпизод: инде ничә еллар буена бүтәнчә бер-берсенә орынмаган, ләкин җаннары һаман да үзара тартылган, инде олыгаебрак килүче ир белән хатын урман аланының икесе ике ягында басып калалар. Бик тә символик мәгънәгә ия бу - ачык бетем. Укучы үзе хәл итсен: кавыштырыргамы Зөләйханы Иван белән, әллә юкмы?!.
Комментарийлар