16+

Гаеп аттамы, тәртәдәме?

Мәскәү һәм Мәскәү асты халкы 13 июль көнне булган коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар буенча матәм көнен уздырып җибәрде. Әмма һәлакәттә төрле җәрәхәтләр алып, әлегә кадәр хастаханәдә ятканнарның тән яралары да, ул мәхшәрдә якыннарын югалтканнарның җан яралары да әле тиз генә төзәлмәс. Ихтимал җинаятьче инде кулга алынган булуына карамастан, аңа...

Гаеп аттамы, тәртәдәме?

Мәскәү һәм Мәскәү асты халкы 13 июль көнне булган коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар буенча матәм көнен уздырып җибәрде. Әмма һәлакәттә төрле җәрәхәтләр алып, әлегә кадәр хастаханәдә ятканнарның тән яралары да, ул мәхшәрдә якыннарын югалтканнарның җан яралары да әле тиз генә төзәлмәс. Ихтимал җинаятьче инде кулга алынган булуына карамастан, аңа...

Мигрант шоферлар
Подольск астының Ознобишино авылы янында зур тизлек белән маршрут автобусына килеп бәрелеп, аны урталайга бүлгән һәм 18 кешенең башына җиткән КамАЗ машинасының йөртүчесе Грачья Арутюнян бүгенге көндә сак астында дәвалана. 46 яшьлек Әрмәнстан гражданины гаебен танудан һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
«Авызына су капкан» Арутюнянның теле чишелгәнчегә кадәр исә, юл һәлакәтенә китергән төп сәбәпләр турында фаразларга гына кала. Күп тикшерүчеләр фикеренчә, беренче сәбәп шоферның чит ил гражданины булуына бәйле. Бу версия раслаулар таләп итми, чөнки руль артында гастарбайтер утырган машинаның зур юл һәлакәте тудыруының бу беренче генә очрагы түгел. Соңгы вакытта аларның саны аеруча ишәйде. Казанда көлке бәйрәменнән күз яшьләре түгү җеназасына әверелгән быелның 1 апрель көнен генә искә төшерик. Ул чакта Кыргызстан гражданины Улугбек Азимов, автобус белән тукталышка килеп кереп, өч кешене бәрдереп үтергән иде.
Эш бирүче өчен гастарбайтерның хезмәте шунысы белән уңайлы - ул әз генә акчага да тир түгәргә, күбрәк акча юнәтү өчен, төн йокыларын калдырып эшләргә дә риза. Аннан тыш, аларны рәсми рәвештә эшкә теркәү белән дә азапланып тормыйлар. Үз-үзен аямыйча хезмәт куйган чит ил «кунагы» күп очракта руль артында йоклап китеп һәлакәт тудыра да. Арутюнян очрагында да бәлки шул ару-талчыгу хәлиткеч роль уйнагандыр. Видеодан күренгәнчә, каршы хәрәкәт юлыннан туп-туры автобус өстенә барган йөк машинасының тормозлары бөтенләй тотмый. Әмма Арутюнян телгә килгәнчегә кадәр бу хакта юрарга гына кала.
Арутюнянның җилкуар булганы да билгеле. Юлда үзен тәртипсез тотканы өчен, ул моңа кадәр җиде тапкыр штрафка тартылган. Алар арасында каршы юлга чыгып узу, берьяклы хәрәкәтле юл буенча каршыга бару, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары белән исәпләшмәү, төзексез транспортта йөрү һ.б. бар. Шулай юл кагыйдәләрен бозып йөрү тарихы аның файдасына түгел. «Соң булса да, уң булсын» дигән принцип белән, Мәскәү мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Собянин ашыгыч рәвештә мигрант шоферларга үз илләрендә алынган машина йөртү таныклыклары белән Россия юлларында йөрүне тыю мәсьәләсен күтәреп чыкты. Бездә эшлиселәре килсә, аларга моннан соң Россия таныклыгына имтихан бирергә туры киләчәк. Бу мәсьәләгә берничә тапкыр юл кагыйдәләрен бозган чит ил гражданнарына карата җәзаларны кырыслату да керә.
Светофорсыз чат
Әлеге юл һәлакәтенең тагын бер сәбәбе - юл чатында светофор булмау. Җирле кешеләрнең сүзләренә караганда, зур һәлакәтләр ул төштә бик еш булып тора икән, бәрелүләрдән яньчелгән, кителгән, җимерелгән койма-капка, биналар - моңа дәлил. Хәзер чатка «өч күзле сакчы»ны бастырып куйганнар инде. Хәтәр чатны куркынычсызрак итү чарасын күрү өчен, анда 18 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәте булуын көтеп торулары гына кызганыч.
«Булгария» кайтавазы
Сәбәпнең монысыннан күпләр «Булгария» теплоходы һәлакәте кайтавазын күреп алганнар. Ул - Арутюнян идарә иткән КамАЗның төзексез генә түгел, хәтта эксплуатациягә дә яраксыз булган булуында. Машина инде хисаптан да төшерелгән булуына карамастан, аны таш ташу эшенә җиккәннәр. Әгәр дә Арутюнянны хуҗасы шундый хәлдәге машина руле артына көчләп утыртканы дәлилләнсә, аңа янаган җәза бераз йомшарырга да мөмкин. «Булгария» белән дә охшаш хәл булган иде бит. Теплоходның төзексез икәнен белә торып, аны рейска чыгарып җибәрүләре күпме корбанга китерде. Бу очракта да төп сәбәп - керем артыннан кууда, кешеләрнең комсызлыгында, нәфесне тыя алмауда булуы бик мөмкин.
Әгәр Грачья Арутюнянның гаебе исбатланса, аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Һәрбер харап ителгән кеше өчен 4 ай ярым чамасы төрмә дигәнне аңлата бу. Бигрәк кадерсез инде кеше гомере!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading