Эльвира ФАТЫЙХОВА:
Нәрсә әле ул гаилә акчасы? Ирнең хезмәт хакымы? Үзем бик шәригатьчә яшәмәсәм дә, диннең шул ягын бик яратам: хатын-кызның хезмәт хакы - үзенә, ирнеке гаиләгә тотылырга тиеш, ди бит ул. Шуңа күрә гаилә бюджеты дигәндә, ир алып кайткан «мамонтны» гына күздә тотам да. Ул үзе табышын һәркемгә тиешенчә...
Эльвира ФАТЫЙХОВА:
Нәрсә әле ул гаилә акчасы? Ирнең хезмәт хакымы? Үзем бик шәригатьчә яшәмәсәм дә, диннең шул ягын бик яратам: хатын-кызның хезмәт хакы - үзенә, ирнеке гаиләгә тотылырга тиеш, ди бит ул. Шуңа күрә гаилә бюджеты дигәндә, ир алып кайткан «мамонтны» гына күздә тотам да. Ул үзе табышын һәркемгә тиешенчә бүлеп бирергә, беркемне дә «ач» калдырмаска тиеш бит инде.
Җитди итеп әйткәндә, кем акыл белән тота белә - гаилә акчасы шуның кулында булырга тиеш. Менә минекендә ул ир кулында булачак. Акча тота белгән ирне тапкач, әлбәттә. Андыйны табып булмаса, иптәш хатын сыман үземә чутлап тотарга туры килмәгәе.
Ул да әле кайчан гына миндәй туздыручан иде. Хезмәт хакын бер атна эчендә тотып бетерә дә, өч атна буе аптырап йөри иде. Пырдымсыз ир туры килде үзенә. Кирәксә-кирәкмәсә дә чүпрәк-чапрак җыя (ирнең шундые да була икән!), тәмле ашарга ярата, иптәшләре белән кафе-рестораннарда күп йөри... Гаиләгә азык-төлек алу, фатир өчен түләү турында уйлап та карамый... Берничә ай акча җиткерә алмыйча ызгыштылар да, хатын барысын да үз кулына алды. Хәзер кемнең күпме тотканына кадәр язып бара, хәтта «кара көн»гә акча җыя! Гаиләне материаль яктан тулы дисәм дә, бик үк бәхетле дип атый алмыйм, кәнишне.
Ник дигәндә, чын хатын-кыз акчага барыбер җиңелрәк карарга тиеш инде ул. Без бит нечкә күңелле, нәфислекне, матурлыкны күрә белүчән, эмоцияләрне тыярга сәләтсезрәк. Көнчыгыш руханилары әйтмешли, безнең хис ягы ир-атныкыннан алты тапкыр нечкәрәк. Күргән бер әйберне аласы, күргән бер тәм-томны авыз итеп карыйсы килә. Безнең бит яңа күлмәк куанычы галәм күргән Терешкованың кичерешләреннән бер дә ким түгел. Әллә ялгышаммы? Яшереп торыш юк: җир йөзендәге иң комсыз зат хатын-кыз бит инде. Бары тик аның өчен генә сезон саен мода чыга, күпчелек реклама роликлары хатын-кыз өчен эшләнә, бары тик хатын-кыз гына үз тормышын мөмкин кадәр матуррак, уңайлырак итәргә омтыла. Аңа гел нәрсәдер кирәк! Ә акчаны санап, аңа табынып яши башласаң, матурлык күрергә вакыт калмый, үзеннән-үзең тупасланасыңдыр... Тәгаен шулай дип әйтмим, үземнән чыгып кына бәяләвем.
Менә мин дә шундый ук нормаль, гап-гади, комсыз, хисле хатын-кыз. Хезмәт хакымны бер айга җиткереп булмый да булмый. Алдагы ике айныкын да нәрсәгә тотачагымны бүген үк беләм. Шуңа күрә гаилә бюджетын үз кулларыма алу турында уйлый да алмыйм. Әле ир тиешле кеше минем хезмәт хакын да азмы-күпме контрольгә алса, куаначакмын гына. Үзенә талап алып, өлешләп кенә бүлеп бирү турында әйтмим, Алла сакласын! Ул миңа сак кына: «Кадерлем, әйдә синең хезмәт хакының кеп-кечкенә 5 процентын ел буе банкка салып барабыз да, аннары мин сиңа шул сумманы ике тапкыр арттырып кайтарам да, сиңа тун алабыз!» - дисә, мин ризалашмыйммы? Шулай бишәр процентлап берничә максат белән җыйдыра алса, аңа ачуланаммы?
Икең дә акча тота белсә, хезмәт хакларыннан уртак казна булдырып, киңәш-табыш итеп тотарга да мөмкин. Монысы идеаль очрактыр. Әти белән әни гомер буе шулай тоттылар. Аннары гына аларның зирәклек дәрәҗәсенә төшендем. Бөтен психология китапларында да шушы алым иң яхшысы буларак тасвирланган икән бит. Тик минем очракта мондый ук идеальлеккә ирешеп булмас, мөгаен. Чәйнеккә җыелган бюджетның шунда ук яңа гардеробка яки яңа йорт җиһазына әверелүе бар. Ялгызың яшәгәч, «килгәндә - куш, килмәгәндә - буш» принцибы белән яшәү яраса да, гаиләдә стабильлек булырга тиештер инде ул. Ә андый авыр, җаваплы эш сакчыл ир җилкәсендә булса, йокы тыныч, тамак тук, өс бөтен, тормыш җитеш булыр кебек.
Марат КӘБИРОВ:
- Нәрсә?!. Нинди бюджет?!. Әндри казнасы бар дип белдеңме әллә?
Мин абзыйга гаилә бюджетының нәрсә аңлатканын төшендереп, сорауны төгәлрәк итәргә маташам. Гаиләдәге керемнәрне һәм чыгымнарны кем исәпләп бара? Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш?
- Нинди акча сөйлисең син?! - дип пыр туза ул. - Менә мин аена ун мең хезмәт хакы алам, җиңгәң ала унны. Ай буена кредит картасына ашыйбыз, киенәбез дә зарплата алган көнне үк илтеп түлибез. Калганы - фатирга, утка, газга дигәндәй. Вәт, менә үзең уйла гаилә бюджеты кем кулында икәнен, бик башлы булгач.
Мин аз гына аптырап калам, бу абзыйга нигә эндәшүемә үкенебрәк куям һәм китәргә ашыгам. Күрер күзгә болай ярамаслык түгел түгелен дә... Менә бит ничек килеп чыкты... Аның бу җавабын гәзиткә язып булмый ич инде. Арурак кешегә эндәшергә кирәк. Шунда бер танылган шагыйрьне искә төшерәм. Аның сүзләренә язылган җырларны бөтен эстрада йолдызлары җырлый, пьесалары да бар бугай. Уңышлы язучы, кыскасы, бу инде акчаның нәрсә икәнен белергә тиеш.
- Син миңа андый интим сораулар бирмә, - ди ул, мине тыңлап бетерүгә.
- Ничек инде интим?
- Хезмәт хакы ул интим тема кебек. Кечкенә булса - күрсәтергә оят, зур булса - куркыныч, көнләшеп, әллә нәрсә кыланулары бар.
- Ну, кем кем, ә сезнең гонорар инде оялырлык түгелдер.
- Элегрәк, Евросоюзга кергәч, хәтәр аруланып киткән иде. Дөньялар болгана башлагач, тагын бетерделәр. Кайчагында аена биш меңгә дә җитми.
Мин нәрсәдер әйтергә дип ачылган авызны йомарга да онытып тынып калам. Алдыйдыр, мөгаен... Һәм, шикләнеп, бөтен кыяфәтенә күз йөгертеп чыгам. Алдамый бугай. Мин нәрсәдер уйлап маташканчы, тел нидер әйтеп өлгерә:
- Ул акчага ничек яшисез соң?
- Гәзитләргә язгалаштырам. Аннан берике мең килә. Кайчагында сәхнәдән сөйләр өчен мәзәкләр сорыйлар. Шулай җыела инде ун мең чамасына. Ә болай... Әллә ни чыгым да юк инде безнең хәзер. Фатир каралган, кием-салым калган гомергә җитәрлек. Авырып китсәң генә авырга төшә... Анда да дуслар, танышлар ярдәмгә килә. Танып торалар, акча сорамыйлар.
Мин инде: «Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш?» - дигән сорауны биреп тормыйм. «Моның хәле минекеннән дә хөртирәк икән», - дип сөенеп, ары китәм. Артык мактанырлык җирем булмаса да, үземне моннан да зуррак, уңышлырак язучы итеп тоям. «Ә чынлап та... Безнең гаилә акчалары кем кулында икән?» - дигән сорау адым саен баш калкытып куя. Гәзиткә язмый торган мондый начар сорауларны куып җибәрергә тырышам. Тормышның ямен җибәреп, аяк астында буталып йөрмәсеннәр.
Инде бу темага ник алынуыма үкенеп, дөньяның бөтен хәерчеләрен бәреп үтерер чиккә җиткәндә, ниһаять, бер юньле кеше табыла.
- Гаилә бюджеты, әлбәттә, хатын-кыз кулында булырга тиеш, - ди ул телефон аша, - чөнки өйгә нәрсә кирәген хатын яхшырак белә. Аннан соң, минем андый вак-төяк белән булышырга вакытым да юк. Җитәкчеләрне сүгәргә яраталар яратуын, тик бу да бик җиңел эш түгел. Тынгысыз эш. Үзең аңлыйсың инде. Менә шул, хатын сораган акчаны бүлеп бирәм. Ә аны ничек, нәрсәгә тота - үз эше.
Бу җаваптан мин канәгать калам. Бер карасаң, әллә ни баш катырып йөрисем дә калмаган икән. Монда икенең бере генә ич инде: гаилә акчасы йә ир кулында, йә хатын кулында булырга тиеш. Өченче юл юк.
Ләкин ул булырга тиеш. Хәтта гади генә хезмәт кешеләрендә дә...
Комментарийлар