Россиядә әдәбият елы төгәлләнеп килә. Шул уңайдан редакциябездә узган түгәрәк өстәлдә язучылар Марат Кәбиров, Дания Гайнетдинова, шагыйрь Рифат Сәлах, Милли китапханәдән бүлек мөдире Фирдәвес Имамова, китап нәшриятының «Мирас» нәшрияты бүлеге мөдире Венера Камалиева катнашты.
Люция Хәбибуллина:
- Әдәбият елы нәрсәсе белән истә кала? Аның башка еллардан аермасы булдымы? Сез аны ничегрәк күз алдына китергән идегез? Очрашуларга йөргәндә халык нәрсә белән кызыксына?
Марат Кәбиров:
- Аермасы булды инде. Әдәбият елы икәнлеге сизелде. Паркларда, ишегалларында әдәби чаралар оештырылды. Аның үзебездәге Парклар елы белән туры килүе дә бик әйбәт булды. Югарыдан кушкач, әллә нинди идеяләр китереп чыгара икән безнең халык. Аннан соң, Әдәбият елын бөтен тармакка багышланган еллар белән дә үткәреп була икән, дигән нәтиҗәгә килдем мин. Мәсәлән, нигә аны нефть һәм газ елы яисә башка еллар белән дә бергә үткәрмәскә? Пиар акцияләр генә түгел, Әдәбият елында җитди караш таләп ителә торган башка проблемалар да бар бит әле. Шул ук китап сатуны тәртипкә салу. Моңа хөкүмәт дәрәҗәсендә тотынырга иде. Аннан соң язучының статусын рәсмиләштерү дигән нәрсә бар. Бу әллә ни авыр түгел. Бары тик авторлык хокукларын яклауны тәртипкә салырга кирәк. Быел матбугатта язучыларның әсәрләре күбрәк күренде. Киләчәктә дә ул тукталмасын иде. Алда әйтелгәннәргә игътибар ителсә, бу елны, гомумән алганда, уңышлы булды дияргә мөмкин.
Рифат Сәлах:
- Татарстанда әдәбиятка игътибар зур. Быел безне очрашуларга күп чакырдылар. Әле күптән түгел Чувашиягә барып килдек. «Ничә яшьтә яза башладың? Беренче шигырең кайсы?» дигән сораулар яудыра балалар. Быел миңа «Глаголица» дигән әдәби фестивальнең жюриенда катнашырга туры килде. Балалар, прозага караганда, күбрәк шигърият белән кызыксына. Татар балалары иҗатка күбрәк тартыла. Россиядә Әдәбият елы булуның файдасы булды. «Современная татарская поэзия» антологиясе чыкты. Бу, минемчә, әдәбиятны Россиядә танытырга булыша. Шунда кергән татар шагыйрьләрен тәрҗемә итеп, Әзәрбайҗанда китап чыгарырга җыеналар. Тәрҗемә эшен үземә тапшырдылар.
Венера Камалиева:
- Безнең китап нәшрияты өчен һәр ел әдәбият елы. Быел эшләр бигрәк тә күп башкарылды. Җиңүнең 70 еллыгына унга якын китап нәшер ителде. Исхакыйның беренче мәртәбә русча «Мулла бабай» белән «Теләнче кызы» әсәрләре, Тукайның 3-4 нче томнары басылды. (Тукай әсәрләре ел саен чыгып бара.) Барысы 114 исемдә китап чыкты.
Дания Гайнетдинова:
- Быел үземнең тарафтан әллә ни күләмле әсәрләр иҗат ителмәсә дә, хикәяләрем басылып торды. Әле шушы арада Яңа ел бәйрәменә үземнең тапшыру чыгачак. Очрашуларга шактый йөрелде. Бер очрашу - үзе бер гомер бит ул. Балык бистәсе, Теләче районнарында узган кичәләр аеруча истә калды. Авыл җирләрендә очрашуга килүчеләр «язучының үзен күрәбез» дип килә. Шунда ук китаплар сатылса, алар авторлардан култамгалары алырга тырыша, ә балалар үз иҗатларын күрсәтә. Быел Әдәбият елы бөтен өлкәдә дә чагылды. Безнең «Татарстан» радиосында махсус сәхифәләр әзерләнде. Анда элекке язучылар белән бүгенге көн әдипләренең дә иҗатлары чагылыш таба. Әдәбият елы начар үтмәде, дип уйлыйм мин. Ул тагын ничә ел үткәрелсә дә, риза булыр идек.
Фирдәвес Имамова:
- Нәшриятта чыккан китапларны таратуда Милли китапханәнең роле аеруча зур. Әдәбият елы кысаларында Милли китапханәдә «Әдәби кафе» бүлеге ачылды. Анда кофе эчә-эчә китап укып утырырга мөмкин. Туристларга һәм укучыларга китап сатып алырга да була. Туристлар бигрәк тә ике телдә чыккан китаплар белән кызыксыналар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, туристларны тартуда китапханә шәһәрдә өченче урында тора. «Дәрья» әдәби кунакханәсендә халык язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар оештырылды. Артистларга багышлап чыгарылган китапларны тәкъдир итү дә күркәм гадәткә әйләнде. Шул ук вакытта артистлар белән дә очрашулар узды. Тамашачы ул кичәләргә яратып йөрде.
Типографиябездә Тинчуринның моңа кадәр билгеле булмаган «Каракүз», «Нәни абый», «Чит илләрдә» дигән пьесаларыннан торган ике китап чыкты. Аларның кулъязмаларын безгә Рабит Батулла китереп тапшырды. Ул аларны үзендә саклап тоткан. Аннары нәшриятыбызда «Китапханә хәбәрләре» дигән журнал чыга башлады. Анда китапханәләрдә булган яңалыклар, вакыйгалар, яңа чыккан китаплар белән таныштырылып барыла. Киләчәктә дә бу эшләребез тукталып калмас.
- Бүгенге укучыны нинди әсәрләр кызыксындыра соң? Китапның исеме, тышлыгы үзенә тартамы?
Рифат Сәлах:
- Бүгенге әсәрләргә 90 нчы еллардагы кебек хөррият, ихласлык җитеп бетми.
Фирдәвес Имамова:
- Китапханә ул укучы белән безне тоташтырып тора.
Венера Камалиева:
- Проза белән балалар өчен язылган әдәбиятны яратып алалар. Бездә балалар өчен бик матур китаплар чыга. Тарихи китаплар белән аерым даирә генә кызыксына.
- Элек, әдәбият теориясе буенча, язучы әсәрен аерым бер сюжетка корып язарга тиеш иде. Ә Мөхәммәт Мәһдиев сюжетсыз язуга карамастан, аның әсәрләре бөтен татар халкы тарафыннан яратып укылды.
Марат Кәбиров:
- Социализм чорында таләп ителгән инде ул сюжет. Китап укучы берничә төрлегә бүленә. Кемдер прозада детектив, кемдер маҗаралы әсәрләрне яратып укый. Һәр китапның үз укучысы була. Ә автор үз аудиториясе өчен эшли. Әсәрдә сюжет түгел, язучының шәхесе кыйммәт. Мәсәлән, минем әсәрдә бернинди сюжет та юк. Сюжетлы әсәрләргә дә каршы түгел мин. Әдәбиятта барысы да булырга тиеш.
Рифат Сәлах:
- Хәзер укучы сюжетның бик бай, тыгыз булуын тели. Озаклап табигать күренешләрен тасвирлаганны яратмый. Әсәр вакыйгаларга бай булырга, анда яңалык булырга тиеш. Әгәр анда яңалык юк икән, ул әсәр укылмый. Совет чорында язылган кайбер китапларны бүгенге көндә укыйсы килми.
Дания Гайнетдинова:
- Очрашуларга йөргәндә тагын бер нәрсәгә тап буласың: кайбер китапларны укуы авыр, дип зарланалар. Безгә сыер савучыны да укытырлык әсәр кирәк, диләр. Андыйларны чират торып укыйлар. Укучыга, ризык сыман, төрлесе кирәк.
Фирдәвес Имамова:
- Безнең китапханә, районнарда күпме китап укылганын белү өчен, «Ел китабы» конкурсы үткәрә. Лаеклы язучыларны бүләклиләр. Китап рәвешендәме, электрон варианттамы, аны барыбер укыйлар. Китап уку киләчәктә дә беренче урында булачак.
Венера Камалиева:
- Башта укучы китапның исеменә карый. Авторларның бөтенесен дә укучы белеп бетерми. Ул китапны тышлыгына, бизәлешенә карап та сатып ала. Укучыны бигрәк тә проза әсәрләре белән балалар китаплары кызыксындыра. Тарихи китаплар белән аерым даирә кешеләре генә кызыксына.
- Укылышлы булганда, тарихи китаплар да кызыксындыра. Мәсәлән, репрессия еллары турында язарлык язучылар бездә дә бар. Ни өчендер шул турыда укучыларда кызыксыну уятырлык әсәрләр күренгәне юк дияргә мөмкин. Ә Мәскәүдә яшәүче Гүзәл Яхина бер китабы белән тарихка кереп калырлык роман язды.
Марат Кәбиров:
- Иң элек авторларны кызыксындыру булырга тиеш. Русларда китап нәшрияты бай, авторларга әйбәт түләнә. Аларда әдәбиятны тарату профессиональ дәрәҗәдә куелган. Китапның рекламасы да әйбәт булырга тиеш. Руслар 4 миллион доллар түләп китапларга реклама ясый. Гүзәлнең дә популярлашуы әнә шул реклама аркасындадыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә бездә дә (реклама ясарлык) китап нәшрияты бай булырга тиеш.
- «Зулейха открывает глаза» китабын тәрҗемә итү кайчан төгәлләнер икән?
Венера Камалиева:
- Гыйнвар аенда тәрҗемә ителеп бетәргә тиеш, дип уйлыйбыз.
- Сез үз әсәрләрегезнең башка телләргә тәрҗемә ителүен теләр идегезме? Бездә хәзерге вакытта тәрҗемәнең торышы ничегрәк?
Марат Кәбиров:
- Бездә тәрҗемә эше югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Аның өчен дә акча кирәк. Шулай булганда теләсә кем үз әсәрен башка телгә тәрҗемә ителүен тели. Чит ил авторларын укылышлы итеп чыгарырга кирәк. Совет чорында тәрҗемә эше әйбәт куелган иде. Мин Пушкинны беренче тапкыр татар телендә укыдым.
Фирдәвес Имамова:
- Киләсе елда Милли китапханәдә тәрҗемә китаплар турында экспозиция оештырачакбыз. Китапның нинди уңышка ирешүе тәрҗемәчедән тора. Шуңа күрә аларның авыр эшен күрсәтәсебез килә. Ул язучылар өчен дә, укучылар өчен дә кызык булыр.
Рифат Сәлах:
- Үзем дә тәрҗемә белән шөгыльләнгәнлектән, ул күп вакытны ала торган авыр нәрсә. Шуңа күрә акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Марат Кәбиров:
- Тәрҗемә эше авыр дибез. Ә мөхәррир эше аннан да авыр. Алар, китап чыкканчы, бик күп эш башкара.
- Китапларны сату өчен бүген нинди алымнар кулланыла. Аерым китапханәләргә куеп сату аклыймы үзен?
Венера Камалиева:
- Без китапларның 85 процентын китапханәләргә, төрле район кибетләренә таратабыз. Калган 15ен үзебез таратабыз. Казанда яңа ачылган өч китап кибете бар. Камал театрында да шактый китапларыбыз сатыла. Безнең китаплар бары тик өч китапханәгә генә сатуга куелган.
Рифат Сәлах:
- Төркиядә китаплар китапханәләрдә сатыла.
Фирдәвес Имамова:
- Бүген безнең әдәби китапханәгә, туристлардан кала, китап сатып алырга килүче юк.
Дания Гайнетдинова:
- Район җирендә татар китаплары бөтенләй сатылмый. Анда Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар гомумән юк.
Марат Кәбиров:
- Чит өлкәләргә күпләп таратырга кирәк татар китапларын. Заманында үзем Нәбирә Гыйматдинова китапларын Башкортстанга ташый идем.
Фирдәвес Имамова:
- Без Свердлау өлкәсенең Әрәкәй авылына барган идек. Нәшриятта чыккан китапларны алып бардык. Анда халык китапка сусаган, хәтта кулдан тартып алалар. «Зинһар өчен, безгә җибәрү җаен табыгыз», - диләр.
Марат Кәбиров:
- Почта аша китап тарату кыйбатка төшә. Ә инде чит төбәкләргә чыгып таратсак, сине кайсы төбәкләрдә күбрәк укыганнарын да беләсең. Мин үзем китапларымны интернет аша таратуны кулай күрәм.
- Бүгенге көндә шагыйрьләр, язучылар арасында: «Бу кеше классик булачак», - дип әйтә аласызмы?
Марат Кәбиров:
- Бездә бик популяр язучылар бар. Аларның һәрберсендә классик булып калырлык әсәр бар.
Рифат Сәлах:
- Безнең татар әдәбияты төрки әдәбиятлар арасында шактый югары дәрәҗәдә икән дигән нәтиҗәгә килдем мин. Совет чорында дин өзелсә дә, әдәбият өзелмәгән. Безнең халыкка әдәбиятның кирәклеген әйбәтләп аңлатырга гына кирәк. Шуннан соң халкыбыз әдәбият белән кызыксыныр иде.
- Бүген ни өчендер әдәбият мәйданына күбрәк хатын-кыз килә. Моның сәбәбе нидә икән?
Марат Кәбиров:
- Бүгенге көндә китапны иң күп укучы - хатын-кыз. Ирләрнең вакыты юкмы, әллә башлары җитеп бетмиме китап укырга, анысын әйтә алмыйм. Хәзер ялгыз хатыннар да, кияүгә чыгып та, бәхетен тапмыйча үкенеп яшәгәннәре дә күп. Бүген хатын-кызның мәхәббәткә сусавы турында язасың икән, популяр буласың. Үзе хатын-кыз булган кеше генә аларның эчке кичерешләрен аңлый.
Дания Гайнетдинова:
- Минемчә, хатын-кыз хискә бай.
Фирдәвес Имамова:
- Хатын-кыз язучы укучы йөрәгенә юл таба белә. Бүген үзешчән язучылар, дип сөйләргә яраталар. Бүгенге көндә халык профессиональ булмаган язучыларны укый икән, укысын. Алар бит шуларны укып күңелен, эчке дөньясын баета, юаныч таба. Бәлки алар киләчәктә профессиональ язучыларны укый башлар.
Рифат Сәлах:
- Андый үзешчән язучыларны җыр сәнгатендәге кебек үрчетәсе түгел иде инде.
Венера Камалиева:
- Алар барыбер профессионалларны кысрыклап чыгара алмаячаклар. Язсыннар, аларның да үз укучысы бар. Язучы булырга дәгъва кылмый алар. Үзешчән язучылар нәшриятка килеп: «Минем китабымны чыгарыгыз», - дип йөрми бит.
Марат Кәбиров:
- Без китап укучыларны яратабыз. Аларга хөрмәт белән карыйбыз. «Кеше әдәбиятны укымый» дигән нәрсә бездә кайбер түрәләрнең канына сеңгән. Укучыларыбыз үзешчәннәрне дә укысыннар. Профессионаллык та вакытлы күренеш.
- Яңа ел алдыннан теләкләр чынга ашучан...
Марат Кәбиров:
- Бездә төрле урында әдәби чаралар уза. Аларны бергә туплап оештыру җитми. Һәр оешма белән берләшеп эшләргә иде ул чараларны. Профессиональ дәрәҗәдә оештыру үзәге булсын иде. Халыкны шул чараларга тарту өчен кызыксындыра торган реклама кирәк.
Рифат Сәлах:
- Әдәбиятка мөнәсәбәт яхшырсын. Халык шигърияткә тартылсын. Телебезнең кадерен белсеннәр.
Дания Гайнетдинова:
- Әдәбиятны күбрәк укысыннар. Киләсе ел Кинематография елы булса да, ул - әдәбияттан аерылгысыз. Үзебезнең язучыларның әсәрләрен фильм буларак күрергә язсын.
Фирдәвес Имамова:
- Яңа китаплар, яңа әсәрләр белән китапханә фондлары тулылансын.
Комментарийлар