16+

Ирдәүкәләр заманы

Традицион педагогика күп гасырлар дәвамында баланы җенесенә карап тәрбияләүгә басым ясап килде. Малайлар машиналар, кызлар исә курчак, бала арбасы белән уйнарга, баланың киеме аның кайсы җенес вәкиле икәнлеген тәгаен әйтеп торырга тиеш иде. Балага бүләк, китап сайлаганда да моңа игътибар ителде. Малай кеше кызлар кебек еламаска, нык характерлы, көчле, кызлар...

Ирдәүкәләр заманы

Традицион педагогика күп гасырлар дәвамында баланы җенесенә карап тәрбияләүгә басым ясап килде. Малайлар машиналар, кызлар исә курчак, бала арбасы белән уйнарга, баланың киеме аның кайсы җенес вәкиле икәнлеген тәгаен әйтеп торырга тиеш иде. Балага бүләк, китап сайлаганда да моңа игътибар ителде. Малай кеше кызлар кебек еламаска, нык характерлы, көчле, кызлар...

Бу тәрбия системасы безгә бик ерак заманнардан - ир-атлар аучылык һәм хәрби, ә хатын-кызлар бала тәрбияләү һәм өй учагын саклау белән шөгыльләнгән вакытлардан калган. Әмма соңгы елларда бала тәрбияләүдә моңа капма-каршы булган караш та барлыкка килде. Аның буенча, бала характерында бер үк вакытта ирләргә дә, хатын-кызларга да хас булган сыйфатлар булырга тиеш. Бу аңлашыла да, чөнки заман хатын-кызы, ХIХ яисә ХХ гасыр башындагы кебек, гаилә җылысын саклау, балалар тәрбияләү белән генә шөгыльләнми, ул ир-атлар белән бер үк дәрәҗәдә тормыш арбасын да тарта: акча эшли, зур-зур оешмалар белән җитәкчелек итә. Мондый гаиләләрдә гадәттә бер бала үсә. Кагыйдә буларак, әни кеше өйдә дә командир. Аның тәмле ризыклар пешереп ирен, балаларын сыйларга вакыты да, теләге дә калмый. Бу эшләрне ире яисә махсус чакыртылган белгеч - пешерүче, җыештыручы, бала караучы башкара. Бер яктан караганда, «афәрин» диясе генә кала: бүгенге хатын-кыз ир-атлардан бер җире белән дә ким түгел, ул алардан бәйсез. Ул, нәрсә теләсә - шуны эшли, сатып ала, теләгән җиренә бара ала, ягъни үз күңелен үзе күрә. Әмма шул ук вакытта замана хатын-кызы үзенең табигать тарафыннан салынган вазифаларын, эчке матурлыгын югалта бара. Җитмәсә, тышкы матурлыгын да. Чөнки никадәр генә бизәнгән-ясанган булса да (күп вакытта бу ясалма матурлык), аның киенүе, үз-үзен тотышы элеккечә түгел. Шушы эмансипациянең нәтиҗәсе буларак, ир-атлар, киресенчә, үзләрендәге ирлек сыйфатларын югалта баралар.
Бүгенге ир-ат артык йомшак характерлы, үзенең кыяфәтенә һәм киенүенә зур игътибар бирә, матурлык салоннарына йөри. Ул хатынының гаиләне матди яктан өстерәвенә каршы түгел (әлбәттә, төрле хәлләр була). Хәтта хатын-кыз исәбенә яшәүче аерым бер катлау (альфонслар) да барлыкка килде. Кайбер исәпләүләр буенча, соңгы елларда аларның саны 5 тапкырга арткан! Әлбәттә, ир-атларның үзләренә игътибарлары арту начар түгел, әмма рольләр алмашыну җәмгыять файдасына эшләми. Ирдәүкә хатын-кызлар мескен ирләрне үз итә, ирләр хатын-кыз күләгәсендә яшәүне артык күрә. Тагын да аянычрагы - бер үк җенестәгеләрнең бер-берләренә тартылуы. Җәмгыятьтә бу күренешкә карата мөнәсәбәт төрле булса да, татар милләте, ислам менталитеты өчен ул бөтенләй ят, гөнаһ эш санала.
Биредә, иң беренче чираттта, яшь буын, балаларның киләчәге турында уйланырга кирәк. Чөнки бүгенге тормышның ялтыравыклы яклары аларны да кызыксындыра һәм кызыктыра. Заманча булып, бер үк вакытта асылыбызны да югалтмыйча яшәүнең юлларын табасы иде. Ни дисәң дә, батыр, көчле рухлы ир-ат янында тыйнак, нечкә күңелле, зәвыклы гүзәл затларыбыз матуррак күренә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading