Шәһри Казан

15 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 15 ноябрь 2013 - 13:24
    Әсәрләре – энциклопедия
    Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште. Татар балалары өчен Гарәфи Хәсәновка...
    1118
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:23
    Безнекеләрне аягүрә алкышлаганнар
    Дмитрий Сидоров белән Валерий Салеевны Россия тарихын өйрәнүчеләрнең яңа буыны дип атасаң, бер дә ялгыш булмас. 17 яшьлек егетләр - рус география җәмгыятенең яшьләр су асты тикшеренүләре отряды әгъзалары тарих кыйпылчыкларын... су астыннан эзлиләр. Күптән түгел Россия күләмендә үткән слетта алар Татарстанны тәкъдим иттеләр. Слетта Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 180нән...
    830
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:22
    Карга «кар» дип нәрсә әйтергә тели?
    «Урамда бар җир ап-ак. Беренче кар бөртекләре акрын гына җиргә төшә. Карина да, беренче карга сөенеп, урамга чыккан. Кинәт бер карга: «Кар!» - дип кычкырып җибәрде. Ул да беренче карга сөенә: «кар - снег», ди. Менә, балалар, кар ул снег була». Гөлчәчәк Кәримова рус телле балаларга татар телендәге сүз­ләрне әнә...
    740
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:20
    Татарстанда балалар һәлакәткә очраган
    Кичә иртән Казан-Оренбург автоюлында укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 13 кеше хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән.
    801
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:19
    Халыкны юллар һәм әйләнә-тирәлек борчый
    2012 елның апрель аеннан бирле Татарстанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшләп килә. Халык бирегә үзен борчыган мәсьәләләрне юллый. 2013 елның 10 ае эчендә порталда 9 мең 622 мөрәҗәгать теркәлгән. Халыкны борчыган төп мәсьәләләр әле дә әйләнә-тирәлекне төзекләндерү һәм юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле.
    858
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:17
    Хокукларыңны бозуга юл куйма!
    Чаллы шәһәренең «Челны-Хлеб» ябык акционерлык җәмгыяте, «Черемушки» кондитер-булка комбинатының «Чародейка» товар тамгасын рөхсәтсез файдаланылганы өчен, 100 мең сум штрафка тартылган.
    820
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:12
    Матур булуның сере чөгендердә
    Элек хатын-кызлар, бит тиресенә сәламәт төс кертү өчен, яңакларын кызыл чөгендер белән уган­нар. Соңрак аңардан иннек белән кершән дә ясаганнар. Әмма иң мөһиме - алар чөгендерне көн саен диярлек ашаганнар һәм шуңа да сәламәт һәм көләч йөзле булганнар.
    928
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:10
    Сәләтле яшьләр Казанга җыелды
    9-13 ноябрьдә Россиянең иң талантлы, яшь, энергияләре ташып торган биюче-җырчылары, нәфис сүз осталары Казанга, Cтудентлар язы мәктәбенең беренче Идел буе сессиясенә җыелды. Саратов, Тольятти, Уфа, Ульяновск, Чабаксар, Оренбург һ.б. төбәкләрдән килгән йөзләгән яшь талант берничә көн дәвамында атаклы педагоглардан дәресләр алды.
    517
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 13:09
    Күңел сыйса, баш сыяр
    Казанны якын һәм ерак чит илләрдән килеп эшләүчеләр басты. Күп акча түләмәслекләрен белеп торсалар да киләләр бит. Тырышлар да әле үзләре. Яшәү урынын, прописка табу гына кыенрак. Анда да югалып калырлар димә. Берәрсе уңайлырак оя табуга ирешсә, кысан булса да, дус-ишләрен, күпсанлы туганнарын үз яннарына сыендырырга, шунда теркәтергә омтыла. Күңелең...
    617
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 12:35
    МакSим сәхнәгә кайтырга әзер
    Казанда туып үскән җырчы кыз МакSимга (Марина Абросимовага) сәхнә исемен ишегалды малайлары табып биргән икән бит. Яшүсмер елларында каратэ секциясенә йөргән кызны малай-шалай, үз итеп, «Максим» дип кенә йөртә торган булган. Бәлки кыз аны абыйсы Максим исеменнән яки әнисенең Максимова фамилиясеннән дә алгандыр. Әмма беренче фараз кызыграк.
    520
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 12:32
    Татар егете д'Артаньян булды!
    1989 елның 21 августында Татарстанның Алексеевск бистәсендә туып үскән чибәр егет Риналь Мөхәммәтовне хәзер, авыз тутырып, йолдыз дип атап була. Александр Дюма әсәре буенча экранлаштырылган «Три мушкетера» фильмында төшүче кеше буларак, Риналь әле татарның горурлыгына да әйләнде.
    649
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 12:30
    «Turkvizyon-2013»тә җиңәсең киләме?
    Аның кадәр зур дәрәҗәдәге конкурста җиңеп чыгу теләге көрәшче рухы булган һәр талантлы җырчыда буладыр инде ул. 21 илдән килгән 21 җырчы арасында иң-иңе дә булып калсаң әле!.. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында 21 ноябрьдә узачак сайлап алу турында җиңүче калган бердәнбер татар җырчысы «Turkvizyon-2013»тә нәкъ менә Татарстанны тәкъдим...
    529
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 12:28
    «Минем өчен иң матур шәһәр – Казан!»
    Популяр сатирик Михаил Задорнов узган атнада Казанда концерт бирде. Шәһәребез, гомумән, республика, татар халкы турындагы фикерләрен соңыннан ул үз блогына урнаштырган. Аның фикерләре сезнең өчен дә кызыклы булыр. Менә аларның кайберләре:
    921
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 12:26
    «Иҗат юнәлешемне үзгәртергә җыенмыйм»
    - Раяз: «Миңа 30 яшь...» - дип зурдан кубып, юбилей концертлары уздырып йөрисең. 30 яшь бит инде ул, бер яктан, әллә ни зур дата да түгел. «Миңа 30 яшь» дигәндә син бу сүзләргә нинди мәгънә саласың? - Уйлану һәм эзләнүне. Минем өчен бу - балачак, яшүсмер чоры белән саубуллашу, тормышның...
    951
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 10:29
    Дошманлык кыямәт көнен якынайта
    Җәйге Универсиададан соң матурланган Казан урамнарын карап йөри-йөри вакытның үткәне сизелмәгән дә. Рәхәтләнеп ял итеп тә чыгам, үзебезнең хәләл ризыктан да авыз итәм әле, дип, төшке ашка хәләл кафега кердем. Искиткеч матур бизәлгән ашханәдә мөселманча киенгән кызлар йөгереп кенә йөриләр.
    749
    0
    0
Реклама