Шәһри Казан

Кайда кар, кайда яңгыр, кайда кешеләр «ява»

Бездә кыш белән яз «сугышып туйгач», урамда, ниһаять, май ае өчен килешле җылы һава торышы урнашты. Әмма бөтен континентлар да ачык күк йөзе белән алай мактана алмый.

Реклама

Кытайның көньяк районнарында соңгы көннәрдә берөзлексез яңгырлар ява. Узган атнаның пәнҗешәмбесеннән бирле койган яңгыр сәбәпле, Кытайда өч кеше һәлак булган, 29 мең кешене эвакуацияләргә туры килгән, 10 мең чамасы торак йортны су җимергән. Су басудан килгән зыянны каплау ил бюджетына 151 миллион долларга төшәчәк.
Ә АКШның Колорадо белән Вайоминг штатлары халкы һаман да җылы көннәрне көтеп җиткерә алмый. Кичә аларда урыны-урыны белән 60 сантиметр калынлыкка җиткән кар төшкән. Синоптиклар әлеге штатларда якын арада көчле кар бураннары һәм торнадолар булачагын да фаразлый.
Кичә Конго Республикасының башкаласы Киншаста да зур хәвеф-хәтәрләргә китергән «явым-төшем» булган. Тик бу яңгыр да, кар да түгел - шәһәрнең җирле футбол стадионының бер дивары җимерелү сәбәпле, уен карарга җыелган халык җиргә коелышкан. Бу хәл ике як команданың җанатарлары артык шаулаша башлау аркасында туган. Нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган, 20ләп җанатарның сәламәтлекләренә зыян килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: