16+

Китап уку «мода»сы кире кайта

Россиядә Әдәбият елы буларак узган 2015 елда китап турында күп сөйләнелде. Китап уку модасы кире кайта, дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Баксаң, бу коры сүз генә түгел икән, моның шулай икәнлеген саннар да раслый.

Китап уку «мода»сы кире кайта

Россиядә Әдәбият елы буларак узган 2015 елда китап турында күп сөйләнелде. Китап уку модасы кире кайта, дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Баксаң, бу коры сүз генә түгел икән, моның шулай икәнлеген саннар да раслый.

Модамы, шәхси теләкме?

«Дом книги» кибетләр челтәре җитәкчесе Борис Мусташкин «ШК»га сөйләгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда, 2015 елда аларда китап сату биш процентка күбрәк сатылган, ә уртача чек 16,3 процентка арткан.

- Сатылган китапларның күпчелеге - фильм булып төшерелгән яки социаль челтәрләрдә «Укылырга тиешле 10 китап» исемлегенә кертелгән чит ил язу­чыларының әсәрләре. Аларны, нигездә, 15-30 яшьлекләр ала. Юкса, җәмәгатьчелек әлеге катлау турында, гаджет коллары, клубта кәеф-сафа коручы, укымый торган буын, дип уйлый. Әмма мондый яшьтәге укучылар китап кибетләренә күбрәк һәм нәрсә кирәклеген алдан белеп килә. Шул ук вакытта икенче сорау туа - аларны китап кибетенә килергә нәрсә мәҗбүр итә: модамы яки белем алумы, шәхси үсешме? Бу сорауга сатылган китаплар статистикасы гына җавап бирә алмас, - дип сөйләде безгә Борис Мусташкин.

Китап кибетләре челтәре хуҗасы әйтүенчә, балалар әдәбиятын шулай ук яхшы алалар, ә бу үсеп килүче буын китапка мода аркасында гына түгел, беренче чиратта, шәхес буларак үсәр өчен тартыладыр, дигән өмет уята. «Дом книги» челтәре яңа китапларның чыгуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр итә, акцияләр, ташламалы көннәр уздыра.
Күптән түгел Татарстан Дәү­ләт Советында Әдәбият елына йомгак ясалды. Аны үткәрү өчен республиканың Мәдәният министрлыгы белән «Татмедиа» агентлыгы җаваплы иде. Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сөйләвенчә, былтыр татар язучыларының исемен мәңгеләштерү һәм популярлаштыру максатында күп эш башкарылган. Әйтик, Казан урамнарына Гомәр Бәширов, Йосыф Акчура, Нурихан Фәттах исемнәре бирелгән. Җәй айларында Әдәби ишегаллары гөрләп үткән. Казан мәдәният идарәсенең әлеге тәҗрибәсен бөтен республикага таратмакчылар.

- Узган ел Азнакайда - Габдулла Тукайга, Баулыда - Фәнис Яруллинга, Кама Тамагында Туфан Миңнуллинга һәйкәл ачылды. Рес­публиканың һәр китапханәсе, парклар һәм скверларда китап укуга өндәп, берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрде. Әдәбият елы тәмамланса да, әдәбият гасыры дәвам итә, - дип сүзен җөпләп куйды министр урынбасары.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова фикеренчә, Әдәбият елының үткәрелүе китап уку модасының кире кайтуына зур этәргеч ясады. Республиканың матбугат чараларында Әдәбият елына багышланган биш меңләп язма дөнья күргән, телеканалларда махсус тапшырулар эшләнгән.

- Соңгы елларда яшьләр интернетка кереп китеп бара, ләкин моны куркыныч күренеш буларак кабул итмим. «Идел», «Казан утлары», «Казань» кебек әдәби басмалар «Вконтакте», «Фейсбук» социаль челтәрләрендә үзләренең битләрен булдырдылар. Журнал айга бер генә чыга, ә сайтта укучыларга көн дә материал биреп барырга мөмкин, анда журналга кермичә калган материалларны да биреп була. 2009 елда республика хөкүмәте ярдәме белән ачылган «Таткнигофонд» электрон китапханәсендә ике меңнән артык китап урнаш­тырылды. Аларның Интернетта булуы чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә зур ярдәм. Алар китап сатып алыр өчен генә Татарстанга килә алмый. Һәрхәлдә, китапны таныту юнәлешендә интернетта да эш алып барырга кирәк, - дип фикере белән уртак­лашты Эльвира Әхмәтова.

«Твиттер»дагы язулар иләк аша үтми»

Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, һәр яңалык ул - онытылган искелек. Бер дистә ел чамасы элек телевизор белән мавыгып алсак, аны бераздан интернет алыштыра башлады.

- Бала-чага курчак белән уйнаган кебек, кешегә дә ниндидер «уенчык» кирәк. Дөресен әйткәндә, телевизорны да күп кеше карамый хәзер. Моны, беренче чиратта, балаларым һәм онык­ларымнан күреп әйтәм. Кешелекнең белем, тәрбия, мәгълүмат алу өчен китаптан да үтемлерәк әйберне уйлап тапканы юк әле. Ни дисәң дә, анда кешелек акылының иң гүзәл үрнәкләре керә. Китап бик күп иләкләр аша үтә. Әсәрне язганчы, язучы шактый вакыт әзерләнә. Язылып беткәч, әсәр китап нәшриятына тапшырыла, анда аны рецензентлар, редакторлар, корректорлар тикшерә. Чыкканнан соң, китапка матбугатта бәя бирәләр. Яхшы бәя бирелсә, яңадан басыла. Ә Интернеттагы, «Твиттер»дагы язулар андый иләк аша үтми. Дөньяга тиз генә чыгалар һәм шулай ук тиз генә югалалар. Китап булган, бар һәм булачак та, - диде Разил Вәлиев.

Былтыр Татарстанның Журналистлар берлеге «Укый торган Татарстан» акциясен башлап җибәрде. Берлек рәисе Римма Ратникова әйтүенчә, балаларны кечкенәдән укырга өйрәтмәсәң, соңыннан катлаулы булачак. Акция барышында балалар бакчаларында китапханәләр булдыру мәсьәләсе дә кузгатылган.

Сарман Үзәк китапханәсе методисты Алсу Нариманова сөйләгәнчә, аларга аена 30 меңнән артык кеше килә. Район фондында 420 меңнән артык китап бар. Халыкның китапка тартылуы тормышны ничек бар, шулай чагылдырган халыкчан язучылар барлыкка килүенә бәйле, дигән фикерне алга сөрә Алсу ханым. Бу исемлектә Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова бар, ир-ат язучыларны никтер ул кадәр егылып китеп укымыйлар.

- Китапларны күбесенчә Совет чорында туган кешеләр ала. Әмма бездә китап кына түгел, газета-журналларны да кызыксынып укыйлар. Халыкны үзебезгә җәлеп итәр өчен, чаралар да үткәреп торабыз. 2015 елда Мәдинә Маликованың иҗат кичәсен, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашу уздырдык, - дип сөйләде Алсу Нариманова.

«Язучылар белән очрашу Укучыларым өчен - зур вакыйга»

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов «ШК» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, китаплар уйланырга, камиллеккә омтылырга мәҗбүр итә. Мәгъзүм әфәнде аларны электрон вариантта укый. Ялда да, машинада да айпад һәрчак үзем белән, ди ул.

- Кайвакыт әсәрләрне икенче кат укыгач, аларга башка күзлектән карый башлыйсың. Мәктәптә - бер төрле, үсә төшкәч, тәҗрибә туплагач, икенче төрле кабул итәсең. Милли классикларның әсәрләрен русча укыйм, Тукайның русчага тәрҗемә ителгән шигырьләре ошый. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен укыйм әле. Тарихны дөрес чагылдырмаган, татарларның көнкүрешен белми, дип тәнкыйтьләп тә чыктылар аны. Матур әдәбият башыннан ахырына кадәр вакыйгаларны ничек бар, шулай гына яктыртырга тиеш, дигән сүз белән килешмим, ул очракта ул матур әдәбият булмаячак та, - диде республиканың Фәннәр академиясе президенты.

2015 елда Татарстанның иң яхшы укытучысы булып табылган Евгения Родионова Казанның 151 нче мәктәбендә рус теле белән әдәбият укыта. Ул да укучыларына китап яраттыру серләрен уртаклашты.

- Миңа укучыларымның нинди китаплар укыганын белү кызык. Алар әйткән авторны белмәсәм, моны әйтүдән оялмыйм. Балалар үзләре укыган китаплары турында сөйләп, мине дә кызыксындыралар. Мин дә аларны укып чыккач, дәрестә шул әсәр буенча фикер алышуга вакыт бүлеп бирәм. Укучыларым аеруча чит ил авторлары белән кызыксына - детективлар, хатын-кыз романнары, фентезига өстенлек бирәләр.

Былтыр, «А зори здесь тихие...» фильмы премьерасы алдыннан, аны хәтта 5 нче һәм 6 нчы класс балалары да укып чыкты. Мәктәпкә килгәч, күзләре янып тора, бу авторның тагын нинди әсәрләрен укырга киңәш итәр идегез, дип сорадылар, - дип сөйләде мөгаллимә.

Евгения Борисовнаның укучылары яраткан китаплары турында инша да яза. Аннары шуларны туплап, мәктәп китабы бастырып чыгарырга тырышалар.
- Укучыларым Язучылар берлегендә Михаил Леснов һәм Сергей Махотин исемле каләм осталары белән очрашып, үзләрен шулкадәр бәхетле хис иттеләр. Шигырьләре, хикәяләре буенча фикер алышкан язучыларның үзләрен күрү алар өчен, әлбәттә, зур вакыйга, - дип сөйләде Татарстанның узган елгы иң яхшы укытучысы.

- Хәзерге балаларның «Война и мир» әсәрен башыннан ахырына кадәр укып чыгарга хәлләре җитәме? - дим.
- 10 нчы, 11 нче класста рус әдәбияты программасы чамадан тыш тыгыз, шуңа да «Война и мир»ны тулысынча укып чыгу бурычы да куелмый. Тарихи шартларны, геройларның рухи эзләнүләрен, кайбер эпизодларны белү сорала.

«Дом Книги» кибетләр челтәрендә 2015 елда иң күп сатылган китаплар

1. Рэй Брэдбери - «4510 по Фаренгейту»

2. Джон Грин - «Бумажные города»

3. Рэй Брэдбери - «Вино из одуванчиков»

4. Джером Д. Сэлинджер - «Над пропастью во ржи»

5. Максим Беляев и Андрей Шептицкий - «Бандитский Татарстан»



Татарстан китап нәшриятында 2015 елда иң күп сатылган китаплар

1. Габдрахман Әбсәләмов - «Ак чәчәкләр»

2. Габдулла Тукай - «Су анасы»
(рус, татар, төрек һәм инглиз телләрендә)3. «Татарча сөйләшик» (төзүчеләре - К.Фәтхуллова, Ә.Юсупова, Э.Динмөхәммәтова; татар, рус һәм инглиз телләрендә)

4. «Куян кызы» (төзүчесе - Г. Мансурова)

5. Лилия Дәүләтшина - «Нәниләргә бишек җырлары, бармак уеннары»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading