Леонид Гайдайның «Кавказская пленница» фильмында «кунаклар»ның Шурик белән бергә ничек итеп кәләш урлауларын күргәннән соң, эче катканчы көлми түзә алган кеше юктыр ул, мөгаен. Гәрчә аларның бу гамәлләре ул чорда шактый зур җинаять саналса да.
Белгәнебезчә, революциягә кадәр дә һәм әле революциядән соң да безнең илдә закон кәләш урлауга каршы чыга. Мәсәлән, СССРның «Җинаять кодексы»нда «Җирле йолаларга бәйле җинаятьләр турында» аерым бүлек тә була хәтта. Анда, кәләш урлаудан тыш, нәселдән-нәселгә күчә торган үч алу, калым түләү, күпхатынлылык һәм башка шундый йолалар да җинаятьләр төренә кертелә.
Ләкин Россия Федерациясенең 1996 елда кабул ителгән Җинаять кодексында кыз, ягъни кәләш урлаган өчен җәза калмаган. Дөрес, әлеге документның 126 нчы маддәсе кеше урлаучыларны ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота анысы. Тик андагы искәрмәдә, әгәр дә азат итә икән, бу очракта ул инде җавапка тартылмый, дип тә әйтелә. Нәкъ менә шуңа күрә дә 90 нчы еллар азагында Кавказда һәм Үзәк Россиядә кыз урлау очраклары киң колач ала да инде. Психологлар фикеренчә, моның нигезендә ятучы төп сәбәпләрнең берсе - егетнең кызны үзенә карата алмавы. Кем әйтмешли, егетнең өйләнәсе килә, тәкате тотмый, ә кыз аңа кияүгә чыгарга теләми. Димәк, бердәнбер юл - аны урлау.
Күп халыкларда бу борынгыдан килгән милли йола булып санала. Мәсәлән, хатын-кызны урлап өйләнү турында хәтта Библиядә дә искә алына. Мондый гамәлләр Борынгы Римда һәм Грециядә дә еш күзәтелгән.
Шулай да бүгенге көндә кыз урлау йоласы иң киң таралган төбәкләр булып Кавказ республикалары, Кыргызстан һәм Эфиопия тора. Әлбәттә, төрки халыкларда, шул исәптән татарлар арасында да ул чит-ят нәрсә түгел. Мәсәлән, Кыргызстанда 16-25 яшьлек хатын-кызларның 63 проценты әле бүген дә кияүгә кәләш урлау йоласыннан соң гына чыга икән. Ә авылларда бу күрсәткеч тагын да югарырак - никахларның 80 проценты нәкъ менә урланган кәләшләр белән теркәлә. БМО үткәргән тикшерүләр ачыклаганча, Кыргызстанда ел саен шул рәвешле 12 меңнән артык хатын-кыз урлана. Әлбәттә, моны зур мәсхәрә санап, үз-үзләренә кул салучы кызлар да аз түгел.
Шунысы кызык: әлеге республикада хәтта сыер урлаган өчен дә кешене 11 елга төрмәгә утырталар, ә яшүсмер кызны урлап үзенә көч белән өйләндерүчегә берни дә юк. Аңа, иң күп дигәндә, 3 елга иректән мәхрүм ителү яный. Анысы да әле бүтән җинаять билгеләре табылган очракта гына.
Кыргызстанда уздырылган тикшеренүләр буенча, бу илдә борынгы «кыз ала качу» йоласы, элеккегечә үк, кызларның әти-әниләре аркасында киң таралган. Чөнки шул рәвешле алар «мондый никах финанс һәм социаль иминлек алып килә, гаиләгә төшкән йөкне киметә» дип ышана. Әмма кызлар үзләре урлаучының хатыны булырга һәрчак та риза түгелләр. Соңгы өч елда хокук саклау органнарына хатын-кызлардан аларның теләкләренә каршы килеп кавышырга мәҗбүр итү турында 268 гариза килгән. Судка 71 җинаять эше юлланган. Шуңа күрә дә хәзер Кыргызстанда кыз урлаган өчен җәза буларак 10 елга иректән мәхрүм ителү кертелә. Әлбәттә, бик күпләр моңа риза түгел. Алар фикеренчә, бу милли гореф-гадәтләргә каршы килә.
Казахстан парламентында да кыз урлау йоласына каршы көрәш игълан иткәннәр. Анда бу төр җинаять өчен кешене ирегеннән 15 елга мәхрүм итү каралган.
Россиядә исә бүген мондый йола аеруча Чечня белән Ингушетиядә күп күзәтелә. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, мәсәлән, кыз урлауда катнашучыларның һәркайсын 1әр миллион сум штрафка тарту яклы.
2008 елның 2 апрелендә Ингушетия Республикасы парламенты Россия Дәүләт Думасына Җинаятьләр кодексына төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыккан иде, ягъни кыз урлаучылар, ким дигәндә, ирекләреннән өч елга мәхрүм ителергә тиешләр. Ләкин ул чакта Дума депутатлары, гаилә кору өчен кыз урлау җинаять була алмый, дип, Ингушетия тәкъдимен кире какты. Нәтиҗәдә, Кавказ республикаларында кыз урлау очракларының кимүе түгел, ә көннән-көн киңрәк колач алуы күзәтелә.
Мондый йола, Кавказдагы кебек үк булмаса да, татар халкына да хас нәрсә. Бу турыда танылган тарихчы-этнограф Гайнетдин Әхмәров үзенең «Казан татарларының туй йолалары» дигән хезмәтендә тәфсилләп яза. Ул аны чуваш, мордва, чирмеш һәм вотяк халыкларындагы йолалар белән чагыштырып өйрәнә. Г.Әхмәров әйтүенчә, татарларда гаилә кору гадәттә өч төрле йолага нигезләнеп башкарыла. Аларның иң борынгысы - кызны урлау. Икенчесе - кызның кияүгә үз теләге белән чыгуы. Өченче йола - яучы җибәрү, ягъни кыз кияүгә әти-әнисенең теләге белән бара.
Әйе, кыз урлау - борынгы йола. Ул әти-әнинең рөхсәт-фатихасы булмаган очракта башкарыла. Урланган кыз егет өендә кунса, ул инде мәсхәрәләнгән булып санала һәм гадәттә аңа бүтән ир-егетләр инде карамый. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр.
Шунысын да әйтергә кирәк: татарларда ирсез тол хатын-кызларны алар нинди генә чибәр булуга карамастан, беркайчан да урламаганнар. Шулай ук таныш түгел хатын-кызга да тимәгәннәр. Урлау йоласы бары тик таныш кызларга карата гына башкарылган. Әгәр дә кызны эләктереп качканда арттан куа чыксалар, кызны гадәттә юлда ташлап качканнар. Ул очракта аның намусына хилафлык килми.
Кыз урлау безнең якта аеруча мишәрләр, чирмешләр һәм керәшеннәрдә киң таралган булган. Еш кына ул туй чыгымнарын киметү өчен әти-әниләренең теләге белән махсус та үткәрелә. Чөнки кыз урланган очракта, туйны инде шау-шусыз, артык күп кунак чакырмый гына уздырганнар.
Бүген инде бездә кызны урлап өйләнү очраклары юк дип әйтерлек. Шулай да 2011 елда Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Дзюба дигән кешенең Киров өлкәсеннән үзенә кәләш урлап кайтуы шактый гауга чыгарды. Ул Киров шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек бер хатынга гашыйк була. Ләкин тегесе аңа кияүгә чыгарга теләми. Нәтиҗәдә, Дзюба, аны үзенең өч танышы белән урлап, Яшел Үзәнгә алып кача. Кәләш 10 көн тоткынлыкта яши. Дзюба аңа пистолет белән янап, куркытып, көч белән тота.
Нәтиҗә шул: Киров өлкәсе суды Дзюбаны, хатын-кыз урлауда гаепләп, 5 елга каты режимлы колониягә озата. Ә «ярдәмчеләрнең» һәркайсы өчәр ел колония шулпасын чөмерергә хөкем ителәләр.
Без исә хәзер кәләш урлауны гадәттә туй вакытларында гына күрәбез. Туй мәҗлесе кыза төшкәч, чаярак кунаклар кәләшне урлап кая да булса яшерәләр һәм кияүдән акча таләп итәләр. Хәзер моны Казанда махсус шоу-программа итеп үзенә күрә кәсепкә әйләндерүчеләр дә бар хәтта.
Хәер, кызны чынлап торып урлап төрмәгә утырганчы, аны туйда юри генә урлаган булып акча эшләвең мең артык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар