Озакламый ялган аракыга көн бетәр сыман: моның өчен ил хөкүмәте ЕГАИСны (җитештерелгән алкоголь продукциясе күләмен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) уйлап тапты. Татарстан - Россия төбәкләре арасында ваклап сату кибетләрен шушы системага тулысынча тоташтырган беренче төбәк.
«Шайтан суы» республикага кайлардан ага?
Системага тоташу өчен, аракы белән эш итә торган барлык кибетләр һәм складлар үзләрендә сканер урнаштырырга тиеш. Аның ярдәмендә шешәгә ябыштырылган акциз маркаларындагы мәгълүмат тупланып, Росалкогольрегулирование органнарына җибәрелергә тиеш. Анда һәр шешә легаль алкоголь продукциясенең мәгълүмат базасы белән чагыштырыла. Әгәр кибет, склад белешмәне базага җибәрмәсә яки шешәдәге мәгълүмат базадагы мәгълүмат белән чагышмаса, сатучыга йөзләгән мең сум штраф салына, өстәвенә, лицензиясеннән дә колак кага.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, легаль булмаган хәмер безнең якларга күрше төбәкләрдән сукмак сала. 2014 елдан башлап бүгенге көнгәчә безгә Казахстаннан, Киров, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан килә торган аракылы каналларның эзенә төшеп, юк ителгәннәр. Моннан тыш, гараж шартларында «шайтан суы» ясап яткан 15 җитештерүченең койрыгын кысканнар.
Ялган аракы сатуны киметү буенча профилактика чараларына барлык районнарда зур игътибар бирелә. Ничек итепме? Әйтик, кешеләрне, алкоголь эчәсез икән, ул сыйфатлы да, легаль да булырга тиеш, дигән гадәткә күнектерәләр.
Алкогольне тиешсез рәвештә сатучыларны ачыклау белән участковыйлар һәм җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Моннан тыш, «Халык контроле» порталында үз исемеңне күрсәтмичә дә, алкоголь әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәр калдырырга мөмкин. Быел моның өчен акча да түлиләр. Бу - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идеясе. «Яшел елан» белән көрәшүчеләргә бюджеттан бер миллион сум бүлеп бирелгән.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекцияләү бүлеге мөдире Татьяна Хәбибуллина сүзләренчә, «Халык контроле»нә күбесенчә «яшел елан»ның төнлә сату очраклары турында шикаятьләр килә. Андый вакытта аракы кулга алынмый, ә акча эшләү өчен, аракының алынуы мәҗбүри.
Инспекциянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада әлегә берәү дә «аракылы акча» эшләмәгән - халык актив түгел.
Ялган аракы җитештерүче кеше нинди була?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә безгә ялган аракы җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүченең социаль портретын сурәтләп бирделәр. Ул - 35-45 яшьләрдәге ир-ат, рәсми рәвештә беркайда эшләми яки шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Урта махсус белемле. Аена рәсми кереме биш мең сумнан артмый. Өйләнгән, бер-ике баласы бар. Өс-башы бөтен, кыйммәтле машинада йөри, смартфоны да кәттә. Сөйләме камил. Административ хокук бозу турындагы протокол төзергә адвокат белән килә. Күргәнебезчә, бу бернинди хәшәрәт тә түгел, койрыгы да, тояклары да юк. Карап торышка, үрнәк гаилә башлыгы, җәмәгать урынында очратсаң, аның нинди акчага җан асраганы башыңа да килмәс. Бу урында күршегез дә, таныш-белешегез дә, элеккеге классташыгыз да булырга мөмкин.
Ялган аракыны танылган брендлар, шул исәптән үзебезнең «Татспиртпром» исеме белән чыгарып яталар. Оешманың матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, аларда икътисади куркынычсызлык хезмәте эшли. Аның хезмәткәрләре «Татспиртпром» исеменнән ялган алкоголь җитештерүчеләрне ачыклау белән шөгыльләнә. Андый җинаятьчеләр, беренчедән, оешманың дәрәҗәсенә тап төшерә, икенчедән, кеше сәламәтлегенә зыян салырдай алкоголь әзерли. Судка кадәр барып җиткән очракларда, «Татспиртпром», иск белән мөрәҗәгать итеп, җинаятьчеләрдән оешманың исеменә зыян китергән өчен, компенсация таләп итә.
«Татспиртпром», суррогат һәм контрафакт алкогольне кысрыклау максатыннан, ЕГАИСны гамәлгә ашыруда да теләктәшлек күрсәтә. Чын продукцияне ялганнан аеру өчен, шешәгә махсус этикеткалар, партиянең уникаль коды ябыштырыла, ә акциз маркалары акча купюралары чыгарыла торган «ГосЗнак» заводында җитештерелә. ЕГАИС тулы көченә эшләп киткәч, сатып алучы смартфон ярдәмендә шул мизгелдә үк аракының чынлыгын чекта күрсәтелгән QR-код аша тикшерә ала.
Чын аракы, ким дигәндә, 185 сум
Закон буенча, өйдә көмешкә куу тыелмаган. Әмма аны саткан өчен биш мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган. 2015 елда өйдә җитештерелгән «шайтан суы»н сатуның 448 очрагы ачыкланган, бу елның ике аенда - 59 очрак.
Соңгы арада гадәти самогон түгел, ә су кушылган спиртны күп сата башлаганнар. Көмешкә куу шактый мәшәкатьле бит: шикәр комы, чүпрә, әче бал, самогон куу аппараты кирәк... Биш литрлы савытта спирт сатып алып, аны су белән болгатып сату күпкә җиңел. Сүз уңаеннан, баллондагы спирт та легаль булмаган рәвештә йөри.
Алкоголь инспекциясендә «ШК»га әйтүләренчә, көмешкә сатучылар соңгы арада үзләрен сак тота, товарларын таныш булмаганнарга сатмый, авылдашларына гына. Кайберләре капкаларына хәтта видеокамера куя.
Ә менә 100 кешедән азрак яши торган авылларда ялган алкоголь очрамый... чөнки күбесендә кибетнең эзе дә юк. Эчәсе килеп йөрүчеләрне көмешкә куучылар яки, авылга килеп, биш литрлы баллон белән спирт сатучылар «коткара». Бәхеткә, мондый очраклар сирәк. Ялган аракы төртүчеләргә авылларга йөрү табыш китерми. Сатып алучылар - һәр тиенен санап баручы өлкән яшьтәгеләр бит, әллә ни күп алмыйлар.
Алкоголь сатыла торган кибетнең тиешле лицензиясе булмаса, чамалагыз, бу суррогат булырга мөмкин. Интернет аша алганда да шул ук хәл. Иң элек бәягә игътибар итегез. 0,5 литрлы чын аракы 185 сумнан арзанрак була алмый. Сатучы сезгә алкоголь продукциягә лицензияне яки аның копиясен күрсәтергә мәҗбүр.
Легаль хәмер шешәсендә акциз (импорт продукциясе) яки федераль махсус марка (Россиядә җитештерелгән продукция) булырга тиеш. Татарстанда алкоголь продукциясенең чынлыгын партиянең теркәү номеры буенча республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында яки тәүлек буе эшли торган (843) 5-114-115 телефоны аша тикшерергә була. Республикада җитештерелгән продукциягә дәүләт номеры шешәнең капкачына сугыла, ә республикага кертелгәнендә номерны өстәмә төсле ябыштыргычта таба аласыз (марка белән бутамаска).
Кайсы очракта акча түләнә?
Хәбәрегез буенча 10-100 литр легаль булмаган аракы кулга алынса, бер мең сум бирелә, 100 литрдан артык булса - ике мең.
Мөрәҗәгатегез буенча ялган аракы белән матавыкланучыга җинаять эше кузгатылса, өч мең сумга баеп китәсез. Тик бу суммадан салым да алына.
Суррогат алкогольне кайда сатулары һәм ясаулары турында хәбәр салу өчен, «Халык контроле» порталында кагыйдә бозуны чагылдырган фотоның булуы мәҗбүри.
ХӘВЕФЛЕ САННАР
2015 елда республикада хокук саклау органнары тарафыннан 400 мең литр ялган алкоголь әйләнештән алынган (болар - Казахстан продукциясе, сыра, көмешкә).
Былтыр Татарстанда 1198 кеше (36сы - бала-чага, 20се - яшүсмер) ялган аракы белән агуланып, 356сы якты дөнья белән хушлашкан, көн дә бер кеше үлә, дигән сүз.
Комментарийлар