16+

«Миләр» артыннан «мускуллар» да китә

Россиядән чит илгә «миләр агышы» турында җәмгыятьтә дә, сәяси мөнбәрләрдән дә, ММЧлар тарафыннан да еш сөйләнелә. Ватандашларыбыз башка дәүләтләргә яшәргә күченеп, анда фән өлкәсендә үрләр яулауга ирешүгә гел әлеге проблема телгә алына, Россиянең үз галимнәренең кадерен белмәве темасы күтәрелә. Соңгы елларда мондый күренеш спорт өлкәсендә дә нык активлашты. «Мускуллар агышы»...

«Миләр» артыннан «мускуллар» да китә

Россиядән чит илгә «миләр агышы» турында җәмгыятьтә дә, сәяси мөнбәрләрдән дә, ММЧлар тарафыннан да еш сөйләнелә. Ватандашларыбыз башка дәүләтләргә яшәргә күченеп, анда фән өлкәсендә үрләр яулауга ирешүгә гел әлеге проблема телгә алына, Россиянең үз галимнәренең кадерен белмәве темасы күтәрелә. Соңгы елларда мондый күренеш спорт өлкәсендә дә нык активлашты. «Мускуллар агышы»...

Россиядән чит илгә «миләр агышы» турында җәмгыятьтә дә, сәяси мөнбәрләрдән дә, ММЧлар тарафыннан да еш сөйләнелә. Ватандашларыбыз башка дәүләтләргә яшәргә күченеп, анда фән өлкәсендә үрләр яулауга ирешүгә гел әлеге проблема телгә алына, Россиянең үз галимнәренең кадерен белмәве темасы күтәрелә. Соңгы елларда мондый күренеш спорт өлкәсендә дә нык активлашты. «Мускуллар агышы» мәсьәләсе, ягъни спорттагы «натурализацияләү» программасының нәтиҗәсе дә безнең илдә кискенләште, тик, кызганыч, ул проблема белән дә көрәшергә җыенучы юк.

Кайда туган, шунда яраганмы, әллә...
Бүген барыбыз да Сочида баручы Олимпиада уеннары артыннан күзәтеп, үзебезнең спортчыларыбыз өчен чын күңелдән җан атабыз. Шул ук вакытта ярышларның беренче көннәреннән үк спорттан ераграк торган кешеләр дә Россия җыелма командасына җиңүләр авырлык белән бирелгәнен, тренерлар зур өметләр баглаган бәйге төрләрендәге чыгышларның үзләрен акламавын сиземләп алганнардыр. Туган туфракларының сихәтле йогынтысы белән дә алдынгылар рәтендә булырга тиешле Россия спортчылары әле һаман да куа килүчеләр исемлегендә.
Үзебезнең җыелма команданың һәрбер уңышсызлыгыннан соң кәефсезләнеп утырган мәлдә, безнең илдән күчеп китеп, башка дәүләт байрагы астында чыгыш ясаучы спортчыларның «алтыннар» яулавы ярага тагын да тоз өсти. Элеккеге ватандашларыбызның бу Олимпиадада җиңгән медальләре безнең хисапка язылса, без инде күптән гомуми зачетның беренче баскычында булыр идек, дигән нәтиҗә бирә гадәти арифметик исәпләү.
Югалткан алдынгы спортчыларының уңышларын күреп, Россиягә хәзер кайгырып утырырга гына кала. Терсәк якын, тик тешләп булмый шул. Быелгы уеннар тәмамлангач, Россиянең Олимпия комитетына тиешле нәтиҗәләр ясау һәм, ниһаять, әлеге «мускуллар агышы» проблемасын чишү турында уйлый башлау бер дә зыянга булмас иде. Бу эштә иң беренче итеп, әлеге мәсьәләне китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Ни өчен спортчыларыбыз чыгышлары вакытында чит ил байракларына төренүне өстенрәк күрә башлады? Бу хәлгә спорт түрәләребезнең аңлатмалары төрле. Алар - түләү белән канәгать булмау да, җыелма составка үтә алмау өчен үпкә дә, хәзерге заман яшьләрендә милли рухның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы да һ.б. Әмма спортчыларның үзләренең сүзләренә караганда, аларның газиз гражданлыкларыннан баш тартуларының төп сәбәпләре - күнекмәләр үткәрерлек шартлар булмавы белән яшь талантларга салкын мөнәсәбәт.
Әлеге сорауга җавап эзләгәндә, түрәләрнең аклануларына караганда, спортчыларның авызларыннан чыккан аңлатмалар ышанычлырак яңгырый. Ник дигәндә, проблеманы китереп чыгаручы факторларның төбенә төшү өчен, Россиядән «миләр агышы» мәсьәләсе белән генә чагыштыру ясау да җитә калыр, минемчә. Илебез фән өлкәсендәге белгечләребез белән галимнәребезнең кыйммәтләрен аңлый алмаган кебек, спортчыларыбызга карата да шул ук ваемсызлык белән карый, ахрысы.

Чит ил «урыслары»
2010 елда Ванкувердагы афәтле уңышсызлыктан соң (Россия анда 11 нче урынны алды), илдәге спорт өчен җаваплы министрларыбызның дөрес нәтиҗәләр ясый белмәве проблеманың тагын да үсешенә китерде. Алар җитешмәгән спорт резервларын чит илләрдән китертергә булгач, бу үзебезнең спортчыларыбызны тагын да кысрыклый башлады. Талантны үстерүгә акча түккәнче, аны сатып алу җайлырак бит. Дөрес, быелгы Олимпиадада Россия байрагы астында чыгыш ясаучы кайбер чит ил спортчылары да шактый гына уңышларга иреште, тик ул хурлыклы карар илебезнең данлыклы спорт тарихына да тап төшерә. СССР заманында безнең спортчыларыбыз гел алдынгы урыннарда булган ләбаса, ә хәзер Россия чит куллар (һәм аяклар) көче белән җиңү яуларга тырыша.
Сүз уңаеннан, «мускуллар агышы» проблемасы Татарстан өчен дә хас нәрсә. Бүген безнең спорт мәктәпләребез тәрбияләп үстергән дистәләгән спортчыларыбыз (мисал өчен, Алисә Галләмова, Илдар Рәхмәтуллин, Марат Хәйруллин һ.б.) чит илләр даны өчен көрәшә. Россия спорт өлкәсендәге абруйлы исемен кулдан ычкындырганчы, әлеге проблемага тагын да үсәргә юл куймыйча, аны хәл итү өстендә тизрәк эшли башларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading