Узган ел Мәскәү Сабан туена барып, андагы тәртипкә сокланып кайткан идем: беркая да хәмер сатылмый, җиргә төшкән һәр чүпне волонтерлар җыештыра бара һ.б. Быел исә, тәртип саклаучыларның артык «тырышлыгын» үз җилкәмдә татып, Сабан туеннан уңай тәэсирләр аласы урынга, бәйрәмнең төп өлешен күрә дә алмыйча кайттым.
29 июнь көнне төштән соң төп мәйдан сәхнәсенә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү шәһәренең Дума Рәисе Владимир Платонов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев һ.б. мөхтәрәм кунаклар, шулай ук Россия телеэкраннары аша танылган алып баручы Роза Сябитова, Россиянең атказанган артисты, продюсер Бари Алибасов, Россиядә Пол Маккартни премиясенә ия булган бердәнбер кеше - җырчы, композитор, музыкант, артист Виктор Викторов кебек шәхесләр күтәрелеп, чыгыш ясарга тиеш иде, әмма безгә аларның берсен дә күрү насыйп булмады. Сабан туеның рәсми ачылышы башланыр алдыннан дустым белән агачлар ышыгына басып, таныш-белеш, дус-ишләр арасында таратырга дип Казаннан алып килгән Татарстан символикасы сурәтләнгән байракчыклар, кесә календарьларын кулыбызга гына тоткан идек, шул мизгелдә үк «Сабан туе оештыручыларының рөхсәтеннән башка канунсыз сату итәсез, безнең белән атлагыз!» - дип, полиция килеп җитте. Милли бәйрәмебездә танышларыбызга, милләттәшләребезгә Татарстан символикасын бүләк итү канун тарафыннан тыелган гамәл, күрәсең! Шулай итеп, башта үзебезнең зыянлы эш башкармавыбызны аңлатырга тырышсак та, ахыр чиктә Мәскәү шәһәренең Көньяк округы җитәкчесе урынбасары Сергей Переченконың таләбе буенча, автоматлы сак астында Сабан туе мәйданын ташлап, Коломенский паркындагы полиция участогына күтәрелергә туры килде. Анда тикшерү эшләре уздыру өчен тиешле шартлар булмавын сәбәп итеп, кире Сабан туе мәйданына китереп куячакларына ышандырып, безне Нагатинский Затондагы МВД бүлегенә китерделәр. Участокта өч сәгать тоткарланып, җибәрелгәннән соң, Мәскәү полициясенең вәгъдәсендә тормавы һәм тоткарлану вакытында кесәбездә бер тиен дә акча булмау сәбәпле, Коломенский паркында узучы бәйрәмгә киредән җәяүләп тәпиләргә туры килде, нәтиҗәдә җирле полиция «кунакчыллыгы» аркасында биш сәгать вакытыбыз әрәмгә узып, без Сабан туеның «с» хәрефен дә күрә алмадык. Ә бит бәйрәмгә рәхәтләнеп күңел ачу, милләттәшләр белән аралашу, күптәнге һәм яңа танышларыбызга Казаннан алып килгән милли бүләкләребезне бирү, фотоларга төшү, рәсми вәкилләрнең чыгышларын тыңлау, язу, гомумән, бәйрәмне күзәтеп соклану кебек изге ниятләр белән килгән идек. Шулай итеп, журналистлар өчен таратылган программада кызыктырып торучы Иске Кулатка районы җирлегендәге татарларның, артистларыбызның чыгышларын тамаша кылудан да, Чаллы делегациясе оештырган Сабан туеның төп уеннарын караудан да мәхрүм калдык. Без кире мәйданга килгәндә инде яшьләр өчен дискотека башланып, яшь җырчы «Индива» тамашачыларны сәламләп ята иде.
Кыскасы, быел «күрсәтелгән» Сабан туеның оештырылышы безгә бер дә ошамады. Үзебез өчен генә түгел, Мәскәү яшьләренең «Бердәмлек» оешмасы өчен дә гарьләнеп кайттык. Чөнки төрек мәдәни үзәге, керәшен татарлары һәм казахлар, хәтта кырым татарларының корылмалары төп мәйданнан күренеп торырлык итеп ачык җиргә урнаштырылган булса, «Бердәмлек» яшьләренең корылмасы сөргенгә җибәрелүчеләрне хәтерләтеп, Сабан туе мәйданыннан читтә, агачлар артындагы ерак бер почмакта, халык аз йөри торган урында моңаеп тора иде.
Икенче көнне полиция участогына конфискацияләнгән әйберләребезне барып алдык. Бер көн алдан: «Административ комиссия була, эш ачабыз», - дип вәгъдә итсәләр дә, ял көне булганлыктан, биредә дежур торучыдан кала этем дә юк иде. Бер якка утызар сум торучы юл бәясен искә төшереп бер сүгендек тә, алга таба Мәскәүнең «Татар тыкрыгы» урамына Әсәдуллаев йортындагы Татар мәдәнияте үзәген һәм Тукай һәйкәлен күрергә юл тоттык. Тукай һәйкәле тирәли куелган эскәмияләрдәге күренеш бу сәяхәттән гайрәт кайтуның соңгы ноктасы булгандыр, мөгаен. Әле ике генә ел элек ачылган һәйкәл мәйданы хәзер Мәскәү сукбайлары һәм сәрхушләренең туктап ял итү урынына әверелгән икән. Эскәмиягә аркылы-торкылы сузылып яткан дүрт бәндә һәм якын-тирәдә аунаган аракы, сыра шешәләре шул хакта сөйли иде. Ирексездән теге безне тоткарлаучы Сергей Переченко һәм аның коллегалары искә төште: кайда, нәрсә карап йөри алар? Ник бу мәсхәрәгә юл куялар? Ни өчен милли горурлыгыбыз булган Тукай һәйкәлен сәрхуш вә сукбайлар ачыктан-ачык мыскыл итә?! Хәер, Габдулла Тукай һәйкәле дә без таратырга җыенган ак барс сыны төшерелгән герб һәм өч төстәге Татарстан флаглары сыман татар символы шул... Бу көнне Мәскәү үзе дә җәберсетелгән татар баласының нәүмиз күңелен хәтерләтте: төш авышкач, шәһәр эчендәге агач-куакларны ботарлап, яңгырлы давыл башланды...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар