Күпләр өчен кулына канистр белән бензин тотып, кешене тереләй яндырырга баручы Будда монахын, бу агрессиянең корбаны итеп мөселманны күзаллавы җиңел түгелдер. «Ничек инде монах андый адымга барсын, Буддачылык - Җир йөзендә иң тыныч дин ләбаса...» Стереотиплар магик үзлеккә ия. Тыныч монах һәм агрессор мөселман - кайберәүләргә нәкъ менә бусы аңлаешлы...
Мәгълүмати сугыш матур сүзләр генә булмаган чорда теге яки бу хәлгә дөрес бәя бирү, аның асылын аңлау өчен бихисап мәгълүматны эшкәртергә кирәк. Гаепне корбаннар өстенә аударып калдырырга теләүчеләр дә юк түгел, янәсе, алар - чакырылмаган кунаклар, буддачылар армиясенең һәм хөкүмәт гаскәрләренең аларның кыланмышларына, үзләрен хуҗаларча тотуларына түзәр хәле калмаган. Бу хәлләрдән азмы-күпме хәбәрдар булган һәркемдә шундый сорау туадыр: ни өчен элек бу хәлләргә игътибар итүче булмаган, кичә-бүген генә тигез урында килеп чыкмаган бит ул. Дөнья җәмәгатьчелеге игътибар итсен өчен йөзләрчә корбан булганын көтәргә кирәкме?
Мьянманың Ракхайн (Аракан) штатында күпчелекне тәшкил иткән буддачылар белән мөселманнар арасында бәрелеш бер генә ел бармый. Республика хакимияте рохинджа мөселманнарын, Бангладештан килгән мигрантлар дип атап, үз гражданнары итеп танырга теләми, югыйсә аларның биредә берничә буыны гомер кичерә. Җирле кануннар буенча, рохинджалар ил гражданнары түгел, моның нәтиҗәсе буларак, алар барлык хокуклардан - медицина ярдәме, белем алудан мәхрүм. Күпчелек өлеше махсус резервацияләрдә яши. Ракхайнда дини нигездә бәрелешләр булып тора, монахлар котыртуы буенча, хәрбиләр һәм җирле халык мөселманнарга һөҗүм итә, малларны тартып ала, үтерә, яндыра. Халыкара мониторинг оешмалары мәгълүматлары буенча, мөселманнарның 2600 өе яндырылган, 50 меңнән артык кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр. 2011 елда Мьянма хөкүмәте рохинджаларга кайбер хокукларны кайтарырга тырышып карый, әмма радикал буддачыларның массакүләм протестларыннан соң, кире уйлый.
Ә буддачыларның бу хәлләргә үз карашы. Бирма тарихчылары аңлатуынча, «рохинджа» дигән халык атамасы Ракхайн штатында узган гасырның 50 нче елларында гына пәйда булган. Шул рәвешле Бенгал чыгышлылар, биредә җирле халык булуларын ассызыклау өчен, шундый исем алган. Алга таба китеп бу штатны аерып Көнчыгыш Пакыстанга кушарга теләүче дини экстремистлар, «Әл-Каида» тарафдарлары, мөселман илләреннән хәрби һәм матди ярдәм алучылар тупланган дигән һ.б. шуның ише ярлыклар тагыла, дөньяның мөселманнар яшәгән теге яки бу почмагында сугыш уты кабынып китсә, бу урынлы-урынсыз гаепләүләрнең шаблон кебек тагылуы яңалык түгел инде.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу уңайдан «Ни өчен Эйфель манарасы матәм төсләренә буялмады?» дип, дөнья җәмәгатьчелегенең дәшми калуы хакында язып чыкты, сәясәтнең ике стандартлы булуын атады. БМОга Мьянмадагы хәлләр уңаеннан резолюция тәкъдим ителгәч, аны Кытай белән Россия кире каккан дигән хәбәр таралды. Моңа бернинди дәлил юк, Мария Захарова, бу хәбәр ялган, дип хәбәр итте, Кремль бу уңайдан үзенең борчылуын белдереп, Мьянма хөкүмәтен илдәге хәлне контрольгә алырга чакырды. Әмма бу хәлләргә игътибар юк түгел, гадәттә, һәрбер низаг-җәнҗалларны үз мәнфәгатьләрендә оста гына файдаланучы өченче як була. Мьянмадан да зур бер уенда шундый пешка ясарга теләүче юкмы? 2000 еллар башында булып узган чуалышларның бу өлкәдә нефть һәм газ запаслары табылган, Ракхайннан Кытайга нефть һәм газ үткәргечләре төзелеп беткән чорда, АКШның Мьянма проблемасын глобаль кризис дип атап, рохинджа халкының кыерсытылуын бөтен дөньяга фаш итәргә тырышуы - очраклыкмы, әллә океан артындагылар мөселманнар язмышы өчен борчыла башлаганмы? Низаг бер генә дистә ел бармый югыйсә. Ә бәлки табигый ресурслар табылганчы, бу хәлләргә күз йому кулайрак булгандыр? Гаепсезләрнең гомере өзелү бәрабәренә башкаларның кесә калынайтырга маташуы акылы камил булганнарның башына сыймыйдыр. Бу очракта «Туктатыгыз Җирне, мин төшәм», диясе генә кала...
Фото: www.khaosodenglish.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар