16+

Оста сәясәтчеме, әллә зур «уен» корбанымы?

18 июль көнне суд, Алексей Навальныйны 5 елга рәшәткә артына ябарга, дигән карар чыгарды. Әмма суд залыннан туры тикшерү изоляторына озатылган Навальный икенче көнне үк иреккә чыкты. Прокуратура, судның карарына каршы килеп, хөкем канунлы көченә кергәнче, аңа иректә йөрергә рөхсәт итте.

Оста сәясәтчеме, әллә зур «уен» корбанымы?

18 июль көнне суд, Алексей Навальныйны 5 елга рәшәткә артына ябарга, дигән карар чыгарды. Әмма суд залыннан туры тикшерү изоляторына озатылган Навальный икенче көнне үк иреккә чыкты. Прокуратура, судның карарына каршы килеп, хөкем канунлы көченә кергәнче, аңа иректә йөрергә рөхсәт итте.

«Навальный хакимияткә кирәк»
Прокуратураның гадел хөкем тәгәрмәченә таяк тыгуы - практикада бик сирәк күзәтергә мөмкин булган күренеш. Шундый охшаш хәлнең соңгысының тамырлары совет заманына ук барып тоташа. Шуңа күрә хәзер Россиянең һәм чит илләрнең күп сәясәтчеләре Навальныйның тылсымлы рәвештә иректә калуы һәм прокуратураның әлеге гадәттән тыш гамәле турында шаулаша.
Билгеле булганча, Навальный башкала мэры кәнәфиенә күз атып йөри. «РПР-Парнас» партиясе тарафыннан бу сайлауларга тәкъдим ителгән Навальныйның документларын өйрәнеп, Мәскәү шәһәренең сайлау комиссиясе 17 июль көнне генә аны рәсми рәвештә кандидат буларак теркәде. Икенче көнне үк суд аны җәзага тартты. Шуңа күрә, оппозиционерның сәер рәвештә төрмәдән котылуы бу хәлнең турыдан-туры сайлауларга бәйле булуын дәлилләп килә.
Атна башында берничә интернет басма, үзләренең хөкүмәттәге чыганакларына таянып, Навальныйны иректә калдыру әмерен прокуратурага Собянин биргән, дигән хәбәр бастырып чыгардылар. Янәсе, сайлаулар «уенында» Навальный сыман каршы як вәкиле, байтак кешеләрнең фикерләрен яктыртучы зат мэр урынына төп бәйгече булган Собянин өчен бик файдалы. Һәм «тәхет өчен» көрәштә халык бик яраткан Навальный белән көч сынашып, ахыр чиктә, аны барыбер җиңгәнлеген күрсәтү өчен, Собянин аны төрмәдән дә йолкып чыгарган, имеш.
Соңрак әлеге басмалар бу мәгълүматларын инкарь итеп чыксалар да, «ә бәлки, дөрестән дә шулай булгандыр» дигән утырым күңел төбендә калды. Сәясәтче Павел Салин бу турыда болай ди: «Хакимияттәге төркемнәр өчен Навальный иректә инструмент буларак мөһим. Әмма аларга сүз тыңлаучан Навальный кирәк. Шуңа күрә, аны «перәннек һәм камчы» ысулы белән тәрбиялиләр дә: бер яктан, аңа сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирәләр, тик шул вакытта аның өстендә җәза «болыты» да туктаусыз очып йөри».
Димәк, Навальныйга курчак ролен такмакчылар. Тик бу план хакимият йөгәнне ныклап кысып тотканда гына мөмкин: Навальный, богауларны өзеп, халык арасына кача калса, аны яклаучылар бик күп булачак. Аның яклылар армиясе көннән-көн үсә бара бит.
Әллә тагын АКШсыз булмады инде?
Навальный шәхесе чит ил сәясәтчеләрен дә битараф калдыра алмады. Аңа бәйле вакыйгалар агышын алар бөтенләй башкача күзаллый. «РИА Новости» агентлыгына биргән интервьюсында Американың Сәяси икътисад институты җитәкчесе Пол Крейг Робертс, Навальныйның артында Вашингтон тора, дип белдергән. СССР чорында «төсле революцияләр» ясап яткан кебек, Россиянең сәяси оппозициясен дә АКШ оештыра дип саный ул.
Әгәр дә Навальныйның җинаяте Вашингтонда кылынган булса, аны ничек хәл иткән булуларын да сөйләп биргән Крейг. «Андый очракта дәүләт гаепләүчесе Навальныйга каршы күрсәтмәләргә алмашка Офицеровны (Навальный белән бергә бер үк җинаятьтә гаепләнә, суд аңа 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды) гаепләреннән азат итәр һәм Навальныйны җәзага тартыр өчен шул күрсәтмәләр дә бик җитәр иде», - дигән ул.
Россиянең гадел хөкем тарихында Навальныйның шулай җәзага тартылган килеш иректә йөрү мөмкинлегенә ия булган бердәнбер шәхес булуы, дөрестән дә ул берәр абруйлы затларның канаты астында түгелме икән, дип уйларга урын калдыра. Һәм Робертс фикеренчә, аның Вашингтон «канаты» булуы да бик мөмкин. Ни генә булмасын, шунысы хак: Навальный тирәсендәге хәлләр берничек тә чип-чиста була алмый. Үзе ришвәтчелектә гаепләнгән кешенең оппозицион эшчәнлеге белән ришвәтчеләргә каршы көрәш игълан итүенә һәм аның җәзага тартылган килеш башкала мэры сайлауларында катнашып йөри алуына берәр аңлатма булырга тиеш бит инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading