Чираттагы Рамазан аен башлап җибәрдек. Ул - ураза тоту аша Аллаһка якынаю, гөнаһларны юу, игелек һәм изгелекләр кылу ае. Быелгы Рамазан җәйнең иң эссе ае - июльгә туры килүе белән үзенчәлекле. Андый хәл 33 елга бер генә була. Хәзер көн озынлыгы 19 сәгатьтән дә артып китә, шул вакытны ашамыйча-эчмичә үткәрергә...
Вакытлыча татулыкка Сүрия генә әзер
«Бу вакытта барлык сугышлар һәм кан коюлар туктатыла», - дип өйрәтә Коръән. Рамазан аеның төп шартларының берсе бөтен җирдә тынычлыкка һәм татулыкка ирешү булуга карамастан, күп ил мөселманнары быелгы уразаны сугышлар, баш күтәрүләр, үтерү һәм көчләү мохитендә яшәгән килеш каршы ала.
Хәзерге вакытта төрле сәбәпләр белән һәм төрле куәткә ия бәрелешләр Әнкара, Сүрия, Мисыр, Тунис, Төркия, Ирак, Ливан, Пакыстан, Ливия, Әфганстан илләрендә һәм башка ислам дәүләтләрендә бара. Бәрелешләрнең корбаннары, ягъни кан коюлар турында көн саен яңалыклардан ишетеп торабыз. Изге айга аяк басуга карамастан, тәртипсезлекләр, гөнаһ кылулар дәвам ителүенә ул илләрнең тату халкы үзләре дә шат түгел. Әмма бу хәлләрне тудыруда төрле котыртучылар, дин юлыннан аздырырга теләүчеләр гаепле, шуңа күрә аларның гөнаһы да ахыр чиктә үзләренең башларына төшәчәк, дип исәпли халык.
Бер дәүләт халкын бер-берсе өстенә өстерүчеләр, дәүләтләрне маңгайга-маңгай чәкәләштерүче читтән торып котыртучылардан тыш, мөселман илләрендә исламчылар, радикаль төркемнәр дә байтак. Аларның хаталы ышануларында корал күтәрү Аллаһка тугрылык белән хезмәт итү дигәнне аңлата. Шуңа күрә ул төркемнәр арасында изге Рамазан аен җиһад кылу өчен иң туры килгән вакыт дип ялгышучылар да бар.
Мөселман кардәшләре көн күрүче гарәп һәм Африка илләрендәге киеренке хәлне Россия мөселманнары да тыныч кына күзәтә алмый. Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббасов бу турыда: «Рамазан ае - Ислам дөньясында яшәүче халыкларны бердәмлеккә өндәр вакыт. Бу айның вакытлы килешүләр вакыты булуы элек-электән килгән. ММЧлардан мөселманнар өстенә туктаусыз пычрак агылу фонында бәлки минем сүзләрем беркатлы булып яңгырыйдыр да, әмма без Исламның татулыкка чакыручы дин булуын янәдән-янә кабатлыйбыз һәм моны дәлилләү өстендә эшлибез», - дип белдерде. Ул мөселманнарны, Рамазан аенда гына да булса да, коралларын куеп торырга чакырды.
Рамазан аенда вакытлыча татулашып торырга әзер булганын белдергән хәбәр әлегә Сүриядән генә килде. Анда хакимият белән аңа каршы чыгучылар арасында бәрелешләр инде ике елдан артык бара һәм аның очы-кырые күренми. Каршы торучы көчләр исеменнән аларның лидеры Әхмәд Джабра 6 июль көнне хөкүмәткә ураза вакытына кан коюны туктатып торырга тәкъдим итте. Әлегә хакимиятнең уңай җавабы турында хәбәр юк. Бәрелеш, чуалышлар дулкынына тәннәре һәм аңнары белән кереп чумган башка мөселман дәүләтләре изге айда булса да татулашып торырга риза түгел, күрәсең.
«АКШайтан коткысы»
Инде язып үткәнемчә, мөселман илләрендәге сугыш учакларына читтән утын өстәп торучылар һәм бернинди кызганусыз бу канлы манзараны күзәтеп утыручылар бар. Кемнәр соң алар? Шуларның берсе - географик урыны буенча мөселман дәүләтләреннән еракта урнашуына карамастан, аларның хәзерге язмышында хәлиткеч роль уйнаучы АКШ иле. Әле бер, әле икенче халыкара низагта туктаусыз фаш ителүче Америка дәүләте инде күптән Ислам илләренә борынын тыгарга өлгерде. Дәүләтләрнең берләрендәге бәрелешләргә ул ачыктан-ачык катнашса, икенчеләрендәге киеренке хәлгә ул астыртын гына басым ясарга тырыша. Хөкүмәтләреннән риза булмыйча, төрле мөселман илләрендә баш күтәргән, митингларга чыккан халык арасында кешеләрне котыртып йөрүче американнарны гел кулга алып торалар.
Рамазан вакытында шайтан күп кат богаулар белән богаулана, дип өйрәтә Коръән. Ураза тоткан кешегә шайтан комачауламасын, аны изге сукмактан аздырмасын, уразасын бозарга һәм гөнаһлар эшләргә котыртмасын өчен эшләнә бу. Кеше кыяфәтендә безнең арабызда коткы таратып йөрүче «шайтаннар»ны Рамазан ае дәверендә богаулап ук куеп булмаса да, эш-гамәл ирекләрен генә булса да чикләп булсын иде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар