16+

Үрмәкүчне харап иттем

Ашханә бүлмәсенең стенасына беркетелгән газ казаны төзек үк түгел. Тик торганда, казанның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән су тама башларга мөмкин. Газ белән тәэмин итү хезмәте эшчеләрен берничә тапкыр чакыртып карадым инде, ватылган җирен таба алмадылар. Соңгы килгәнендә, газчы егет: «Игътибар бирмәгез, гел таммый бит, артык күп тә акмый. Минем...

Үрмәкүчне харап иттем

Ашханә бүлмәсенең стенасына беркетелгән газ казаны төзек үк түгел. Тик торганда, казанның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән су тама башларга мөмкин. Газ белән тәэмин итү хезмәте эшчеләрен берничә тапкыр чакыртып карадым инде, ватылган җирен таба алмадылар. Соңгы килгәнендә, газчы егет: «Игътибар бирмәгез, гел таммый бит, артык күп тә акмый. Минем...

Ашханә бүлмәсенең стенасына беркетелгән газ казаны төзек үк түгел. Тик торганда, казанның әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән су тама башларга мөмкин. Газ белән тәэмин итү хезмәте эшчеләрен берничә тапкыр чакыртып карадым инде, ватылган җирен таба алмадылар. Соңгы килгәнендә, газчы егет: «Игътибар бирмәгез, гел таммый бит, артык күп тә акмый. Минем үз казаным астында да инде ярты еллап чиләк тора», - дип «тынычландырып» чыгып китте. Аның киңәшенә колак салып, су өстәлне чылатып утырмасын өчен, «тып-тып» иткән урынга тәлинкә кую белән генә чикләнергә туры килде.
Саклык чарасы булган шул тимер тәлинкәгә кечкенә генә үрмәкүч ияләште. Кайчан карама, тәлинкәдә йөгереп йөри, ни уңайлы ягын тапкандыр инде. Үрмәкүчне беренче күрүемдә артык игътибар бирмәгән идем, ашханәгә һәр чыкканымда мине «каршы ала» башлагач, аңа ияләшеп беттем.
Шулай бер атналап вакыт узды, үрмәкүч, ялгызлыгымны бизәп, тәлинкәдә яши бирде. Беркөнне йокларга яткач, башыма: «Бу үрмәкүч нәрсә белән туклана икән соң? Тәлинкәдән чыкмый да бугай. Иртән торгач, бераз ипи валчыклары сибеп карарга кирәк», - дигән уй килде. Шул фикерләр белән йокыга талдым. Иртә белән ниятемне үтәргә дип, аш бүлмәсенә чыксам, үрмәкүчем аңсыз ята. Газ казаныннан тамган берничә тамчы су башына җиткән мескеннең.
Суыклары белән җанга үткән кышны алыштыручы яз куанычлар гына алып килми, бер кочак проблемалар бәйләме, хәвефле моментлар да - аның иярченнәре. Бик көтеп алсак та, ел саен, яз килгәч, су басулар башлана, юллар ашалып бетә, балыкчылар коры җирдән кителгән боз өстендә елгага ага… Ә язгы дошманнарыбызның иң хәтәре - кыш белән язның бер-берсенә юл бирәсе килмәүләре нәтиҗәсендә туып, түбәләребездән асылынып төшкән боз сөңгеләре.
Яз җиттеме, шәһәр саен дистәләгән кеше боз сөңгеләре һөҗүменең корбаннарына әверелә. Казанда быел да шундый берничә күңелсез очрак теркәлергә өлгерде инде. Аларның иң фаҗигалесе - боз кисәгенең 4 яшьлек бала өстенә төшүе. Кичектергесез хастаханәгә озатылган малайга табиблар «баш сөягенең ябык җәрәхәте, баш мие селкенү, баш сөяге түбәсе чатнау» дигән диагноз куйганнар.
Күңелсез очраклар статистикасына килгәндә, узган елның ноябреннән алып быелның 23 мартына кадәр аларның теркәлгәннәренең исәбе 7не тәшкил иткән. Аларның берсенең дә үлемгә китермәвенә шатланасы гына кала. Узган кышта боз сөңгеләре корбаннары -14, ә 2009-2010 елгы кыш айларында 26 булган икән.
Түбәдәге карны вакытында чистартмау өчен административ җәзага тарту каралган. Административ комиссия быел хокук бозулар өчен төрле оешмаларга, гомумән алганда, 995 мең сумлык штраф салырга өлгергән инде. Түбәдән кар яки боз төшү хәвефле очракның сәбәпчесе була калса, гаепле як өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.
Җәза каралуын каралган, хәвеф-хәтәре дә ел саен чыгып тора. Әмма дә ләкин түбәләрне чистартуга гел соңарып керешәләр бездә. Ә дөреслектә аңа язгы кояш нурлары түбәләрдә яткан карларны «елата» башлауга ук тотынырга кирәк. Кызганычка, бу мөһим эшкә бармак аша гына карау дәвам итә. Түбәләрне кардан арындыру өчен җаваплы затларның берләре, берничә тапкыр түбәгә менеп йөрмәс өчен, соңгы бураннарның узганын көтеп ятып; икенчеләре, боз әллә төшә, әллә юк, дип фикер йөртеп, эшне гадәттә ахырга кадәр сузалар. Эшлисе килмәгәнгә сәбәбе табыла инде аның. Вазифаларының үтәлешенә салкын караучы шул адәмнәр аркасында күп очракта балалар һәм картлар зыян күрә.
Көн саен диярлек дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре, самолетлар егылып төшүләр, кораблар батулар, янгыннар, җитди табигый катаклизмнар булып тора, аларда дистәләгән-йөзләгән кешеләрнең гомерләре өзелә. Боларның күпчелеген алдан фаразлау һәм булдырмый калу безнең көчебездән килми. Ә түбәдән төшкән боз, алар белән чагыштырганда, шундый вак кына нәрсә, шулай да яз саен ул күп кешенең сәламәтлегенә җитди зыян сала, кайчакта хәтта үлемгә дә китерә. Язга чыккач, боз сөңгеләре һөҗүме башланачагын белә торып, нишләп аның белән көрәшкә алдан ук яисә, ичмасам, вакытында тотынмаска?!
...Тәлинкәне берничә сантиметр булса да читкәрәк күчереп куйган булсам, үрмәкүчем әле дә исән булган булыр иде, бәлки. Хәстәрен вакытында күрмәгәнгә, үземне гаепле хис итеп, үкенеп утырам менә.
PS. Язма газетага әзерләнгәндә колакка тагын бер хәвефле хәбәр килеп иреште. Казанның Авиатөзелеш районында башына бозланып каткан суүткәргеч торба кисәге төшеп, Хәбриҗанов Ринат исемле ир кеше вафат булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading