Ике атна элек полиция хезмәткәрләре, Әлмәт районында LADA автомобилен туктатып, 70 литр ялган аракыга тап була.
Машина йөртүчедә биш литрлы пластик шешәләргә тутырылган исерткечнең легаль икәнлеген раслый торган документлар булмый. Полиция хезмәткәрләре кәгазьләр тутырган арада, шоферның хатыны шешәләрне тишкәләп чыгарга өлгерә. Шуңа да карамастан, әлеге мәсьәлә буенча административ эш кузгатыла.
Барменнар да ялганны эчертә
Суррогат, ягъни ялган аракы ил җитәкчелегенең дә баш бәласенә әйләнде. Беренчедән, кешеләр күпләп үлә, икенчедән, ялган аракы, кибет киштәләрендә легаль «кардәшен» кысрыклап, ил һәм төбәкләрнең казналарын саегайта. Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, 2015 елның беренче яртыеллыгында республикада легаль аракы сату күләме алты процентка кимегән. 2012 ел белән чагыштырсак, сату 40 процентка төшкән, ил буенча бу күрсәткеч хәтта 50 проценттан да арткан. Ил бюджеты 2,6 миллиард сум югалта бара, шуның 900 миллионы Татарстанга туры килә. 2012 елга кадәрге статистиканы карасак, алкогольнең сатылу күләме ел саен 1-2 процентка гына кими барган. Аның каравы, штрафлар хисабына казнага акча бераз тамгалый булса кирәк: бу елның җиде аенда 14 миллион сум күләмендә штраф салынган (былтыр шушы вакыт эчендә 6 миллионны «чәпәгәннәр»). Дөньякүләм икътисади аңлашылмаучанлык аркасында, импорт (читтән кертелгән) алкогольнең бәясе артты, бу да сатылуның кимүенә бер сәбәп.
- Кимү дәүләтнең яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спортка җәлеп итүенә дә бәйле. Халыкның эчү культурасы да арта, кемдер аны бөтенләй ташлады. Шуңа да легаль базардагы 40 процент югалту тулысынча легаль булмаганына күчкән, дип әйтеп булмый. Аракы гына түгел, ялган шампан шәрабе, коньяк, виски да еш очрый. Аларны биш литрлы шешәләрдә дә саталар. Моңардан кайбер җәмәгать туклануы урыннары бик оста файдалана. Барменнар, әйтик, коньякны зур савытларда алалар да өлешләп саталар. Гадәттә, бу эш төнлә башкарыла, шуңа да күзәтчелек органнары барлык кафе-рестораннарны берьюлы тикшереп чыга алмый, - диде Игорь Марченко.
Ялган аракы буенча югарыда әледән-әле җитди сөйләшүләр алып барыла. Күптән түгел Россия Президенты катнашында узган киңәшмәдә алкоголь базары өлкәсендәге хилафлыкларны наркотик матдәләр өлкәсендәге кагыйдә бозуларга тиңләргә тәкъдим ителде. Шулай ук хөкүмәт комиссиясе төзергә карар кылынды. Хәзер ялган аракының законсыз әйләнеше белән көрәш стратегиясен әзерләү буенча эш алып барыла.
- Бу елның февралендә ярты литр аракының минималь бәясе 220 сумнан 185кә төшерелде. Үзегез күреп торасыз, кибет киштәсендә андый бәя юк. Җитештерүчеләрнең фирма кибетләрендә 185 сумга очратырга була әле. Калган очракларда, арадашчыдан арадашчыга күчеп, кибеткә барып җиткәнче, аракы бермә-бер кыйммәтләнә, - дип аңлатты Игорь Марченко.
Республикада атна саен 6-7 кеше ялган аракы эчеп вафат була, дип шаккатырды Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең җитәкче урынбасары Алмас Имамов. Баксаң, дарулардан соң, ялган аракы белән агуланучылар икенче урында бара икән. 2015 елның җиде аенда 217 кеше, ялган «яшел елан» эчеп, гүр иясе булган. 2014 елда Татарстан буенча 1500 кеше «шайтан суы» эчеп зыян күргән (шуларның 40ы - балалар), 350 кеше бакыйлыкка күчкән. Кукмарада быел бер гаилә, аракы дип белеп, тәрәзә юа торган сыекчадан зыян күргән. Алмас Имамов суррогат алкоголь тозагына иң күп эләгә торган районнарны да телгә алды: Минзәлә, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әгерҗе һәм Мамадыш.
Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов фикеренчә, ялган Чистай «малайлары»на каршы көрәштә авыл җирлекләре рәисләре һәм участок полиция хезмәткәрләре активрак катнашырга тиеш. Ярты ел эчендә биш кеше, район хастаханәсенә эләгеп, дүртесе күзләрен мәңгегә йомган, берничәсе комадан да чыга алмаган. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ялган аракыны легаль продукция ярдәмендә генә кысрыклап чыгарырга мөмкин. Бу уңайдан Аксубай районында алкоголь сатарга лицензиясе булган эшкуарларга ассортиментны баетырга, эконом-класстагы аракының барлык төрдәгесен (0,1-1 литрлы шешәләрдә) сатарга кушылган.
Лениногорск шәһәренең «Фарм плюс» даруханәсендә 95 процентлы этил спиртын табиб рецептын сорамыйча гына сатып ятканнар. «Ларек №1» сәүдә ноктасында «Березовые почки» косметик лосьонын да теләсә кемгә тоттырганнар. Өстәвенә, әлеге кибет белем бирү йорты янында урнашкан. Даруханәләрдә сатыла торган «фанфурик»ларда этил спирты да, очсыз да булганга, аларны алкогольгә бәйлелеге булган кешеләр рәхәтләнеп ала.
Ялган аракыга да бәя арткан
Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин сүзләренчә, 2015 елның җиде аенда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан меңнән артык тикшерү, 300 меңнән артык машина энә күзе аша үткәрелгән. Җиде ай эчендә кулга алынган 177 меңнән артык литр хәмернең (2014 елда - 201 мең литр) 116 мең литры аракыга, 10 меңнән артыгы сыра һәм шәрабка, 8 мең литры текило, виски, ром һәм коньякка туры килә. 116 мең литр аракының 32 меңе Казахстанныкы дип тәкъдим ителгән. Шулай ук эчке эшләр органнары аракы җитештерү, тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел оешманы да кулга алган.
- Татарстанның Казахстан белән чиге юк, ул аракы безгә Казахстан белән чиктәш булган төбәкләрдән килә. Казахстанныкы дигән аракыны аннан да, башка төбәкләрдән дә ясап җибәрүләре ихтимал. Ялган аракы кибеттә сатыла торган легаль аракыдан очсызрак. Бөтен нәрсәгә, шул исәптән аракыга бәя арткач, ялган исерткечләрнең дә бәясе бераз күтәрелгәндер, - дип гөманлады Ринат Акчурин.
Быел Татарстанда «Чистай малайлары»на кагылышлы берничә закон үз көченә керде. Беренчесе буенча сәүдә урыннарында хәмерне көндезге уннан кичке унга кадәр генә сатарга рөхсәт ителә. Әмма кайбер эшкуарлар кояш баегач та сату итүдән тайчынып тормый, быел 400дән артык шундый очрак теркәлгән. Икенчесендә - аракыны күпкатлы йортларда, аларга терәп төзелгән янкормаларда сату тыела, әмма бу канун кафе, ресторан һәм азык-төлек кибетләренә кагылмый. Әгәр азык-төлек кибетенә керү йортның ишегалды ягыннан икән, анда көндез дә алкогольнең эзе булмаска тиеш. Аерым бинада урнашкан барларда төнлә алкоголь сату ярый. Әлеге закон көченә кергәч, Татарстандагы 229 барның 167се азык-төлек кибете яки кафега әйләнгән.
Игорь Марченко «Халык контроле» порталында хәмергә кагылышлы зарларның аз булуына көенә. Җиде айда анда һәм «кайнар элемтә»гә (278-92-79, тәүлек буе эшли) 150 мөрәҗәгать кенә кабул ителгән. Әйдәгез, активрак булыйк, Марченконың да кәефен күтәрик, файдалы эш тә эшлик, дуслар! «Кайнар элемтә»гә Чистай «малайлары»ның төннәрен лицензиясез сатылуы турында шалтыратулар кабул ителә. Көмешкә яки Казахстанныкы дигән ялган алкоголь продукциясен күрсәгез, шулай ук инспекция номерын җыярга ашыгыгыз. Дөрес, закон буенча, көмешкә куу тыелмаган, ә менә сатарга ярамый. Үзеңә дип әзерләргә мөмкин, тик, күршеңә сатсаң, бу инде закон бозу дип санала.
- «Кайнар элемтә»гә шалтыратканда, кагыйдә бозу турында исем-фамилияне әйтмичә дә хәбәр итәргә була. Ишетеп беләм, эшкуарлар, авыл җирлекләренә атнага бер килеп, багажниктан суррогат алкоголь чыгаралар да халыкка саталар, - диде республиканың алкоголь инспекциясе җитәкечесе.
Татарстанда алкоголь энергетик эчемлекләрне сатуны тыя торган закон да кабул ителде. Дәүләт алкоголь инспекциясе, республикада энергетикларны күмәртәләп сату компанияләрен җыеп, бу эшне туктату кирәклеге турында әйткән. Игорь Марченко ышандырганча, шуннан бирле Татарстанга бер генә шешә алкоголь энергетик эчемлекнең аяк басканы булмаган. Тикшерүләр күрсәткәнчә, сатуда да алар бик аз калган.
Ялган исерткеч эчемлекне ничек ачыкларга?
- артык очсыз (ярты литр аракының рәсми минималь бәясе - 185 сум);
- шешәдә акциз яки махсус маркасы юк;
- лицензиясе булмаган сәүдә объектында сатылса;
- интернет-сайт яки кулдан сатылса;
- өч яки биш литрлы пластик баллонда тәкъдим ителсә.
Үткәнгә карап
1985-1987 еллардагы «коры закон» нәрсәгә китерде?
- җинаятьчелек 70 процентка кими;
- психиатрия хастаханәләрендә бушаган ятаклар башка төрле чирләр белән авыручыларга тапшырыла;
- уртача гомер озынлыгы, аеруча ирләрдә, арта: 1984 елда 62,4 яшьтән, 1986 елда 65 яшькә кадәр;
- халык сөт, минераль суларны күбрәк эчә башлый;
- 1986-1987 елларда хезмәт җитештерүчәнлеге ел саен бер процентка артып, бу казнага тугыз миллиард сум китерә;
- эшкә чыкмый калган көннәр сәнәгатьтә 36 процентка, төзелештә 34 процентка кими;
- 1985-1990 елларда бюджетка алкоголь сатудан 39 миллиард сумга азрак керә. Әмма алкоголь сатудан кергән һәрбер сумның 4-5 сумлык зыян китергәнен исәпкә алганда, илнең, ким дигәндә, 150 миллиард сумы янда кала;
- хатын-кызлар, иртәгәге көнгә ышаныч белән карап, күпләп бала таба башлый. 1987 елда дөньяга килгән балалар саны соңгы 25 елның иң югары күрсәткеченә әйләнә.
Комментарийлар