Шәһри Казан

Ә син балаңны мәктәпкә чаклы озатасыңмы?

Россиядә көчләүдән зыян күргән кешеләрнең һәр бишенчесе - балигъ булмаган бала. Узган елда илдә көчләү аркасында 2139 бала һәлак булган. Татарстанда балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрнең саны 2012 елда - 2768гә җиткән. Бер-бер артлы республиканың башта Чаллы, аннары Алабуга шәһәрләрен яңгыраткан ике охшаш вакыйга каннарны өшеттергеч бу эпидемиянең быел да...

Реклама

Бер кочак сәбәпләр бәйләме
Ике атналык аерма белән эшләнгән ике җинаять Татарстанга бәйлелекләре белән генә түгел, корбаннарының 8 яшьлек кыз балалар булуы белән дә, аларның җинаятьчеләрнең тозагына мәктәпкә бару юлында эләгүләре белән дә охшаш. Вакыйгаларның азаклары гына аерыла. Чаллы кызы Василиса Галицынаны көчләгән һәм үтергән җинаятьче Фәррух Ташбаев инде кулга алынып, гаебен таныды. Ә Алабуга кызы Анастасия Пашуткинаны көчләп, чокырга ташлап калдырган җинаятьчене ачыклау эше әлегә дәвам итә. Ә могҗиза белән генә исән калган кызчык Казанның балалар хастаханәсендә әкренләп терелеп килә. Физик яктан кыз сәламәтләнер, Алла боерса, тик менә мәхлук җимергән эчке дөньясы гына мәңге сафлана алмас, мөгаен.
Бер-бер артлы кылынган бу ике җинаять тыныч кына Универсиадага әзерләнеп ятучы Татарстанны матбугат чараларында һәм экраннарында «бала көчләүчеләр оясына» әйләндерде дә куйды. Тик яңалыкларны күзәтеп барсак, көн саен диярлек Россиянең берәр шәһәрендә мәктәп баласына карата җенси характердагы җинаять кылынганлыгы турындагы хәбәрләрне күрергә була. Андый очракларның ешлыгының сәбәпләре нидә соң? Кануннарның җитешсезлегенә сылтап, хөкүмәтне гаепләргәме, әллә барысы да кеше факторына, җәмгыятьнең усал булуына бәйлеме? Һәм иң мөһиме - андый төр җинаятьләр һәм ул җинаятьчеләр белән ничек көрәшергә?
Сәбәпләргә килгәндә, алар бик күп. Психиатрлар бу хәлне илдә агрессияләре ташып торган ир-атлар күп булуы белән аңлата. Буйдак, даими җенси партнеры булмаган ирләр, чит илдән килгән күпсанлы мигрантлар табигый ихтыяҗларын гадәти юл белән канәгатьләндерә алмаулары аркасында, каршылык күрсәтү көчләреннән килмәгән кыз балаларга күз ата, ди. Хөкүмәт кабул иткән кайбер кануннар да балаларның көчләүчеләрнең корбаннарына әверелүенә күпмедер дәрәҗәдә этәргеч ясый. Шуларның берсе - күп урта мәктәпләрнең ябылуы һәм балаларның күрше авыллардагы, күрше районнардагы мәктәпләргә йөреп укырга мәҗбүр булуы икән. Медведевның илне җәйге вакытка күчерүе дә сәбәпләр исемлеген дәвам итә. Шушы, дөресен генә әйткәндә, бер кирәксез ике канун аркасында, балалар кыш көне иртән дөм-караңгыда күрше авыл мәктәбенә атларга мәҗбүр. Сайлап ал, рәхим ит, дип, балаларны педофил кулына үзебез үк тапшырган кебек килеп чыга. Тагын бер сәбәп - сабыйларны көчләүче җирбитләргә карата тиешле һәм чынлап та лаеклы җәзаның һаман да кабул ителмәве.
«Пешмәгән» канун
Узган елның 29 февралендә Медведев педофилларны кастрацияләү турында канунга кул куйган иде. Канун балаларга карата кылынган җенси характердагы җинаять өчен төрмәдә утырган педофилның тоткынлык срогы бетеп, аны иреккә чыгарганда кастрация ясау, ягъни химик юл белән җенси теләк хисен тулысынча басуны күз алдында тота. Әмма бу эшне мәҗбүри итү дигән башта йөргән сүзләр сүздә генә калды, гамәлдә исә җинаятьчегә сайлау хокукы калдырылды. Янәсе, педофил ирлек көченнән үз теләге белән баш тартырга тиеш. Әмма шушы бер ел эчендә әле берәү дә андый адымга бармаган.
Василиса Галицынаны көчләп үтергән Ташбаевка халык суды үлем җәзасы яки гомерлек тоткынлык дәгъва итә. Беренчесе бездә күптән тыелган, әмма нишләп әле халык сүзенә колак салып, икенче вариантны кулланмаска? Россиянең күпчелек халкы бала көчләүчеләрне гомерлеккә рәшәткә артына утырту яклы, чөнки статистика буенча, андый җинаять кылган затларның 97 проценты азат ителгәннән соң, тагын шул җинаятькә бара.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: