16+

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер дә, әмма...

Казанның Универсиада сулышы белән яшәгән көннәре артта калды. Хәер, нишләп әле Казанның гына? Бу көннәрне бөтен дөнья халкы түземсезлек белән көтте һәм уеннарны зур ләззәт белән күзәтте. Рәсми чыганаклардан алынган саннарга караганда, быелгы җәйге Универсиадада 11759 студент спортчы чыгыш ясады, алар өчен җан атарга ярышлар узган стадионнарга барлыгы 770 мең...

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер дә, әмма...

Казанның Универсиада сулышы белән яшәгән көннәре артта калды. Хәер, нишләп әле Казанның гына? Бу көннәрне бөтен дөнья халкы түземсезлек белән көтте һәм уеннарны зур ләззәт белән күзәтте. Рәсми чыганаклардан алынган саннарга караганда, быелгы җәйге Универсиадада 11759 студент спортчы чыгыш ясады, алар өчен җан атарга ярышлар узган стадионнарга барлыгы 770 мең...

Узган ел Германия хастаханәсендә дәваланганда, табиблар, пациентлар, Россиядән икәнемне белгәч: «О-о-о, Мәскәү, Мәскәү!» - дип, авызларын ералар иде. Ярым-йорты немецчам белән аларга үземнең Татарстаннан, Казаннан икәнемне аңлатырга тырышсам да, күбесе мине аңламады. Кайсыберләре Татарстанны Казахстан белән бутасалар, икенчеләр Казанны «Казантип» (Украинаның Кырым ярымутравында ел саен үткәрелә торган халыкара музыка фестивале) дип кабул иттеләр. Аларга Казанның Мәскәүдән якынча 800 километр ераклыкта урнашкан уртача зурлыктагы шәһәр булуы, аның киләсе елга Универсиада уеннарын кабул итәчәге турында сөйләп маташуым да әллә ни файда китермәде. Араларында спорт җанатарлары булса, хәзер Казанның кайдагы һәм нинди шәһәр икәнлеген аңлаганнардыр инде. Алла боерса, Германиягә әле тагын барасы бар, ул юлы каян килүемне төшендереп азапланасы булмас, дип өметләнәм.
Казанда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада иң масштаблы булуы белән дан казанды. Аның ут эстафетасы Универсиада уеннары тарихында иң озыны булды. Ул 2012 елның 20 маенда Парижда старт алып, быелның 6 июлендә бәйгене ачу тантанасында тәмамланды. Шушы елдан артык вакыт эчендә ут дөньяның 54 эре шәһәрендә булып, 150 мең километр юл узды. Казандагы Универсиаданың ачылу һәм ябылу чараларының масштабын чит ил ММЧлары да Олимпиада уеннарыныкына тиңләде. Дөньяда беренче тапкыр Казан «Мәдәни Универсиада» да уздырды, кунаклар «Сабан туе» бәйрәмен дә тамаша кылып, бик канәгать калдылар. Универсиада уеннарының тарихында беренче мәртәбә, бәйгедә 160 илдән килгән спортчылар катнашты, чара дөньяның 110 илендә трансляцияләнде. Ярышларда 67 яңа Универсиада рекорды куелды.
Һәм, әлбәттә, Россия җыелма командасының медальләрнең гомуми саны һәм алтын медальләр исәбе буенча абсолют рекорд куюы да үзенчәлекле булды. 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза - барлыгы 292 медаль, бу саннарны янә-янә кабатлап та туймассың! Кытай - икенче (26-29-22), Япония өченче (24-28-32) урыннарны яулады. Үз илләрендә үткәрелгән Универсиадада откан медальләр саны буенча рекорд моңарчы Кытайныкы иде. 2011 елда Шэньчжэнь шәһәрендә узган студентлар уеннарында кытайлылар барлыгы 145 - 75 алтын, 39 көмеш һәм 31 бронза медаль яуладылар. Безнекеләр бу рекордны ике тапкырга артык исәп белән узып китте.
Путин кемгә «Виагра» татып карарга киңәш иткән?
Шушы күрсәткечләр ахыр чиктә берникадәр бәхәсләр, әйткәләшүләр дә китереп чыгарды. Универсиада тәмамлану белән үк «үз ояларыннан уянып чыккан» ризасызлар, тәнкыйтьчеләр тавыш куптарырга, тырнак астыннан кер эзли башларга тотындылар. Аларның белдерүләренә караганда, Россия җыелма командасының быелгы Универсиададагы уңышы - студентлар арасында инде «дары исен иснәргә өлгергән», Олимпиадада һәм дөнья чемпионатларында чыгыш ясаган тәҗрибәле спортчыларның да булуында гына. Ә башка илләрнең командалары составында бары тик «яшел», зур спорт дөньясына әле беренче адымнарын гына ясаучы студент спортчылар булган, янәсе. Бу турыда гади халык кына сөйләп калмады, ул хакта кайбер эре басмаларның журналистлары да үзләренең кискен каршылыклы фикерләрен белдереп язып чыктылар.
Әлеге темага чит ил журналистлары «авыз чайкаса», моны аңлап булыр иде әле. Җиңелүнең сәбәпләрен актарганда һәрчак гаепне җиңгән яктан эзлибез бит. Тик бу турыда үз илебез халкы авыз күтәреп, сөйләп торганда, бу бернинди дә кысаларга сыймый инде. Һәркемнең күңелендә үз иле өчен бер тамчы гына булса да ватанпәрвәрлек, иленең геройлары өчен горурлык хисе булырга тиеш. Хәер, ничә кеше - фикер дә шулкадәр үк. Сүз иреге бит илдә! Кем әйтмешли, теле булгач, әйтә инде, булмаса, әйтмәс иде. Килешмәгән, ярамаган сүзләр әйткәннәре өчен кешеләрнең телләрен кисү кыргый заманнары артта калды, демократиядә яшибез. Тик барыбер ил өчен шундый шатлыклы күрсәткечләр, данлы җиңү мохитендә арабызга «бөтен көтүне нәҗесләүче» затлар кереп кысылуы бер дә күңелле түгел.
Каршы фикерләрен белдергән затларга Президент Путин да үзенең кискен һәм туры җавабын әйтте. «Шундый зур, якты уңышлар булганда, һәрчак гаеп эзләү, төпченүләр башлана. Андый кешеләргә спорт белән шөгыльләнә башларга киңәш итәр идем. Сәламәтлекләре какшаган булса, табибларга мөрәҗәгать итсеннәр. Ахыр чиктә, «Виагра» (ирлек көчен арттыручы дару) булса да эчеп карасыннар, бәлки, шуннан соң тормышлары көйләнер», - диде ул.
Президентның җавабына артык аңлатмалар өстәп маташу урынсыз, шулай да, тәнкыйть учагын кабызган кешеләрне тулысынча канәгатьләндерер өчен, аларның игътибарына «Комсомольская правда» газетасы бастырган исемлекне тәкъдим итәргә була. Анда быелгы Универсиадада катнашкан чит ил студент спортчыларының моңа кадәр зур спортта нинди уңышларга ирешкәнлеге, нинди дәрәҗәләр яулаганлыгы күрсәтелгән. Мисал өчен, Казандагы уеннарда Кытай җыелма командасы өчен чыгыш ясаган Джонг Ун Хонг - 2008 елгы Олимпиада чемпионы, кореялы Ян Хак Сон 2012 елгы Олимпиада уеннарында алтын медаль яулаган, италияле Елена Герно белән мексикалы Паола Санчес - дөнья чемпионаты призерлары. Андыйлар бик күп, тулы исемлектә 50ләп төрле ил спортчылары күрсәтелгән.
Бу дәлилләр башка ил командаларының да шактый көчле составта чыгыш ясаганлыкларын исбатлап килә. Шуны да әйтергә кирәк: кайсы ил генә булмасын, дөньякүләм спорт чарасын үзендә кабул иткәндә, ул аңа әзерләнү өчен бөтен көчен җигә. Спортчылар әйтмешли, туган җирдә спорт мәйданы да куәт өсти. Үзләренең стадионнарын, газиз спорт объектларын, җиһазларын биш бармаклары кебек белү, күнекмәләрне шуларда үтү һәм меңләгән ватандашларының җан атып, көч биреп торуы, гадәттә, беренче урынны яуларга булыша да. Шуңа күрә монда тырнак астыннан кер эзләүләр, телгә салынулар урынсыз-кирәксез.
Көнчелексез буламыни соң?!
Россия спортчыларының шундый аңнарны чуалтырлык уңышлары гына түгел, Универсиаданың Татарстанда уздырылуы да көнчелек хисләре, кискен фикерләр тудырмыйча калмады. Илнең башка шәһәрләренең гади халкы гына түгел, күп сәясәтчеләр, түрәләр дә Мәскәүнең, имеш, Татарстанга күп акча түгүенә, аны баетып ятуына гел төрттереп торалар. Кызганыч ки, алар Татарстанның Мәскәүгә алганына караганда күбрәк биргәнен оныталар.
Универсиада үткәрү Казанга, дөрестән дә, байтак файда китерде. 5 ел эчендә бездә 29 яңа спорт объекты калкып чыкты, юллар төзекләндерелде, юл чишелешләре, парковка урыннары ясалды, маршрут транспорты, аэропорт, күп биналар яңартылды, шәһәр яшеллеккә күмелде. 2014 елда Сочида узачак Олимпиада өчен төзелеп баручы объектларны соңыннан башка шәһәрләргә күчерергә планлаштыралар, ә Казанда булдырылган бөтен уңайлыкларның үзебездә калуы тагын да куаныч өсти. Казанның Европа стандартындагы шәһәргә охшап калуы күңелләрне «кытыклый» торгандыр шул.
Мәскәү, дөрестән дә, Казанга саллы гына сумма акча бүлеп бирде, әмма республика хөкүмәтенең һәм үзебезнең халыкның тырышлыгыннан башка бу грандиоз чараны уздырып җибәрү генә түгел, аны шундый нәтиҗәле һәм һәркемнең күңеленә һуш килерлек итеп үткәрү мөмкин булмас иде. Күпләр хәзер Казанны шул кыска вакыт эчендә танымаслык итеп үзгәрткән өлгерешкә таң кала. Җиңнәрне сызганмыйча һәм бөтен көчне салмыйча эшләгән очракта, мондый уңышларга ирешү 15-20 ел эчендә генә мөмкин булыр иде бит.
Казанда алып барылган төзелеш эшләре барышында ришвәтчелекнең күзәтелмәвенә дә аптыраучылар булды. Моңа бары тик төзелеш оешмаларының дәүләт биргән акчадан «чеметеп» калу хакына түгел, ә намус белән, идея өчен хезмәт итүләре аркасында гына ирешелде. Сочида төзелеп ятучы объектлар тирәсендә миллионлаган сумнардагы ришвәтчелек очраклары турында гел ишетеп торабыз. Казанда, киресенчә, акча җитеп бетмәгән чакларда, төзелеш өчен җаваплы җитәкчеләрнең акчаларны үз кесәләреннән чыгарып биреп торган очраклар да булган. Бу турыда «Казан-Арена»ны торгызуда катнашкан бер танышым сөйләгән иде. «Эләктереп калу» дигән әйбер аларның уенда да булмаган.
Татарстанның бу эшкә шулай җаваплылык белән якын килүе һәм халкыбызның бөтен тән һәм җан белән бирелеп, эшне вакытында һәм җиренә җиткереп эшләп чыгуы гына шундый уңыш бирде. Алга таба без ул уңышның җимешләрен татыячакбыз - Татарстанга туристлар агымы да артачак, республиканың башка күп чит илләр белән үзара мөнәсәбәтләре дә җайга салыначак дип көтелә. Ә тәнкыйтьләүчеләр белән көнләшүчеләр исә, тырнакларын кимереп, бер читтә торсыннар. Аларга нидер аңлатып яту, фикерләрен үзгәртергә тырышып маташу файдасыз, чөнки андый затлар һәрчак булган, бар һәм булачак...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading