Шәһри Казан

Украиннар икегә бүленде

Украинаның бүгенге хәлен, гаиләсен ташлап, башка ир-ат янына китәргә җыенган, әмма шул ук вакытта ире белән дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калырга теләгән хатын-кызның хәле белән чагыштырырлык.

Реклама

Евросоюзга (ЕС) кергән очракта ачылган мөмкинлекләр дә илнең «күңелен кытыклый», тик Россия белән дә мөнәсәбәтләрне, хезмәттәшлекне җимереп ташлыйсы килми.
Украина Хөкүмәте ЕС белән килешүгә кул куюны кичектерү карарына килгәч, узган якшәмбедә илнең зур шәһәрләрендә йөзләрчә мең кеше митингларга чыкты. Фетнәдә хөкүмәтнең карарын яклаучылар да, Украинаның Европага тизрәк кушылуын таләп итүчеләр дә катнашты. Авызларыннан: «Бездә урыс дөньясы булмаячак! Без, украиннар - үз җиребезнең хуҗалары», - дигән сүзләр яңгыраган һәм хөкүмәтне таратуны таләп иткән оппозиция вәкилләре Хөкүмәт бинасына һөҗүм итәргә дә омтылыш ясадылар.
Оппозиция өчен Украинаның ЕСга керүе 2015 елгы киләсе сайлауларда Европаның үзләренә таяныч булуы белән файдалы. Ил Президенты Янукович өчен исә Европага таба «адым ясавы» һәр яктан да мәгънәсез: беренчедән, ул Украинаның икътисады Россиягә нык бәйле икәнен аңлый һәм ике арага «кара мәче» кертергә теләми; икенчедән, ЕСга кергән очракта, Тимошенко белән урыннарын алышу янавыннан да курка. Украина халкы бу мәсьәләдә урталай бүленгән: халыкның бер яртысы Европага кушылу, икенче яртысы исә булганына шөкер итеп яшәү яклы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: