16+

Яңалар килә, элеккегеләр җәзага тартыла

Дөньяны шаулаткан бүгенге төп яңалыклар төрле илләрнең хакимият органнарының элеккеге һәм киләчәк әгъзаларына бәйле. Аларның берләре хакимият алмашынуга кагылса, икенчеләре җинаять җәнҗалларын ачып сала.

Яңалар килә, элеккегеләр җәзага тартыла

Дөньяны шаулаткан бүгенге төп яңалыклар төрле илләрнең хакимият органнарының элеккеге һәм киләчәк әгъзаларына бәйле. Аларның берләре хакимият алмашынуга кагылса, икенчеләре җинаять җәнҗалларын ачып сала.

Франциядә якшәмбе көнне тәмамланган муниципаль сайлаулар халык өчен дә, хөкүмәт өчен дә көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. Беренчедән, илдә 2012 елдан хакимлек иткән Социалистлар партиясенең күпчелек өлкәләрдә җиңелүе билгеле булды. Икенчедән, Парижның мэры постын ил тарихында беренче мәртәбә хатын-кыз - Анн Идальго яулады. Төркиядә узган муниципаль сайлаулар да шаккатырырлык булды. Премьер-министр Рәдҗәп Эрдоганның күптән түгел ришвәт низагына катнашы өскә калкып чыгуына карамастан, аның партиясе инде 45 процент тавыш җыйган. Бюллетеньнәрнең әле саналып бетмәвенә карамастан, Эрдоган үзенең җиңүенә ышана.
Ә Израильнең элеккеге премьеры Эхуд Ольмертка, шулай ук ришвәт алуы аркасында, төрмә җәзасы яный. 2008 елда ул, ришвәтчелектә гаепләнеп, постыннан алынган иде, кичә суд аңа хөкем карары чыгарды. Пакыстанның элеккеге Президентына исә суд тагын да кырысрак җәза билгеләгән, дәүләткә хыянәттә гаепләнүче Первез Мушарраф үлем җәзасына хөкем ителгән. Тик карарны гамәлгә ашыру әлегә кичектерелгән, аңа Дубай хастаханәсендә дәваланучы әнисе янына барып кайтырга рөхсәт иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading