Җәмгыятьнең сәламәтлеген кайгырту максаты белән кабул ителгән кануннар аракының бәясен бермә-бер арттыру гына түгел, составында алкоголь булган теләсә кайсы эчемлекне иркенләп сатуга каршы көрәш игълан итте. Беренче эш итеп, алкоголь урам чатларындагы һәм йорт ишегалларындагы кибетчекләрнең киштәләреннән юкка чыгып, башка файдалырак товарларга урын бушатты.
Аңа өстәп, яше тулмаганнарга исерткеч эчемлекләр саткан өчен штрафлар 10 тапкыр артты, хәзер ул 3-5 мең урынына 30-50 мең сум (юридик затларга 500 мең). Штрафлардан һәм җинаять җаваплылыгыннан шүрләп, ниһаять, хәзер зур кибетләр дә кичке уннан соң алкоголь сата торган бүлекләренә йозак элеп куялар.
Бу чаралар бик файдалы, әлбәттә, әмма алкогольны сатуны чикләүче кануннарны кабул иткәндә, депутатларыбыз тагын Россия халкының, аеруча да эшмәкәрләрнең бик хәйләкәр һәм уңган булуларын исәпкә алырга онытканнар. Канун гамәлгә кергәннән соң ук, алкоголь продукциясе төп керем чыганагы булган эшмәкәрләр ул тыюларны әйләнеп узуның дистәләгән ысулларын уйлап чыгарганнар. Һәм бүгенге көндә шул алымнарга нигезләнеп, Россиянең күпчелек шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да алкогольны урам кибетләрендә дә, төнге вакытта да иркенләп сатып яталар.
Беренче ысул. Иң җайлысы. Төнге вакытны алкогольның дошманына әверелдергән канун гамәлгә кергәч, кибет кассаларына 22.00 сәгатьтән соң, «градуслы» шешәләрне сугуны тыючы программа кертелде. Әмма кассаны алдауның бер кыенлыгы да юк икән. Сатучылар товарның штрих-кодын күчереп язып ала да иртә белән касса аша суктыра. Шулай да сатучылар бу эштә сак кыланалар - сатып алучының махсус тикшерүче яки канун вәкиле булып чыгуы бар бит. Шуңа күрә андый «ярдәм кулын» күп очракта танышларга яки даими клиентларга гына сузалар.
Бервакыт бер азык-төлек сәүдә үзәгендә шундый күренешкә дә тап булдым. Кичке ун туларга ярты сәгать вакыт кала, микрофоннардан тиздән «ярымкоры канун» сәгате сугачагын игълан иттеләр. Янымдагы берничә кеше продукция тутырган арбаларын ташлап, кулларына аракы тотып, чыгу ягына таба ашыктылар. Кибеттә алкоголь эчемлекләрне генә сугу өчен махсус касса да булдырганнар икән. Шулай итеп, сатып алучыларны вакытында кисәтү һәм чиратсыз касса ясау юлы белән кибет кереме турында кайгырта.
Икенче ысул. Кибет түгел, ашханә. Канун гомуми туклану пунктларына төнлә алкоголь сатуны тыймый. Шуны исәптә тотып, гади урам сәүдә нокталары да документта ашханәгә яки бистрога әйләнә дә куя. Гомуми туклану пункты статусы алу өчен кибет өстәлләр, кул юу бүлмәсе, бәдрәф һ.б. белән җиһазландырылырга тиеш, әмма гамәлдә сәүдә департаменты рөхсәт лицензияләрен сүзгә ышанып кына бирә икән. Беркемнең дә барып тикшереп йөрмәве кайбер бернинди тиешле уңайлыкларсыз урам кибетчекләренең дә гомуми туклану пунктларына әверелүенә китергән.
Өченче ысул. Сату түгел, арендага бирү. Күп шәһәрләрдә хәзер алкоголь продукциясен арендага бирү белән шөгыльләнүче оешмалар да барлыкка килгән. Төнлә бик эчәсе килгән кеше шундый оешмага бара да, «шайтан суы»н, янәсе, вакытлыча гына үземә алып торам, дип килешү төзи һәм шешәнең бәясенә тиң сумманы аслам итеп калдыра. Килешүнең вакыты иртә белән чыга, арендалаучы товарны шул сәгатькә кайтармый икән, аның аслам итеп калдырган акчасы арендага бирүченең кесәсенә генә шуа.
Алкогольны заказ бирүчегә курьер алып килеп бирү ысулы да көйләнгән. Имеш, кешенең шәхси запаслары берәр складта саклана һәм курьер аның соравы буенча товарны китереп тапшыра гына.
Дүртенче ысул. Юмарт бүләк. Күп кибетләрдә хәзер төнлә шырпы капларын, пакетларны 50шәр сумнан, зажигалкаларны 200әр сумнан саталар. Бу кыйбатлану тиктән генә дип уйлый күрмәгез, аларның бәяләре үз-үзләрен аклый, чөнки ул вак-төяккә өстәп, саллы гына бүләк тә каралган. Мисалга, шырпы кабы өчен бер шешә сыра, ә зажигалка өчен ярты литр «Чистай малае». Канун бит бүләк итүне тыймый.
Бишенче ысул. Тапкыр сатып алучы. Кичке уннан соң үзләренә алкоголь саттыруны мәҗбүр итү алымын кулланучы үзе уйлап тапкан. Ул киштәдән аракыны ала да бер йотым эчеп куя, нәтиҗәдә сатучының товарны сатмый хәле калмый.
«Ярымкоры канун»ны әйләнеп узуның киң таралыш алган бу тапкыр ысуллардан тыш, башка төрле хәйләсезрәк алымнар да бар. Мисал өчен, интернет-кибетләр. Алар алдан түләп кую юлы белән эш йөртәләр яки алкогольны төнге кафе-барлардан китереп бирү хезмәтен тәкъдим итәләр. Кайбер шәһәрләрдә такси фирмалары да бу керемле бизнес белән мавыгып киткән. Таксистлар «акбаш»ларны багажникларына салып йөриләр һәм төнлә клиентларына тәкъдим итәләр икән.
«Алкоголь» һәм «керем». Бу ике сүз безнең илдә эшмәкәрләрнең аңында күптән синонимнарга әверелделәр һәм ул тыгыз бәйләнешне өзмәс өчен алар әллә нинди хәйләләргә барырга әзер. Депутатларыбызга алкоголь продукциясен сатуны чикләүче канунга төзәтмәләр кертү турында уйлый башларга вакыт җитте, минемчә. Канун төнге вакытта алкогольны сатуны гына түгел, аны теләсә кайсы формада таратуны да тыйса, ул файдалы гына түгел, нәтиҗәле дә эшли башлар иде бәлки.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар