Күркәм генә бер мәҗлестә, сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә сәхнә тутырып җырлаучы артистларга кагылып алды. Әйдәгез әле, җәмәгать, башкару осталыклары турында әйтүне җыр сәнгате белгечләренә йөкләп, җырчыларның тышкы кыяфәтләренә, сәхнәдә үзләрен ничек тотулары турындагы уй-фикерләрне, тамашачылары булган әлеге иптәшләрнең сүзләрен тыңлап карыйк. Алдан ук гафу үтенеп, шуны да әйтим: бу...
Күркәм генә бер мәҗлестә, сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә сәхнә тутырып җырлаучы артистларга кагылып алды. Әйдәгез әле, җәмәгать, башкару осталыклары турында әйтүне җыр сәнгате белгечләренә йөкләп, җырчыларның тышкы кыяфәтләренә, сәхнәдә үзләрен ничек тотулары турындагы уй-фикерләрне, тамашачылары булган әлеге иптәшләрнең сүзләрен тыңлап карыйк. Алдан ук гафу үтенеп, шуны да әйтим: бу кемнәрнедер гаепләү, гайбәтләрен сату, аларга тап төшерү теләгеннән түгел, ә бәлки халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп, күркәм сыйфатларга әверелгән гореф-гадәтләребезнең, әдәп-әхлаклы, оят-намуслы булу кебек милли кыйммәтләребезнең язгы боз сыман юкара баруларына борчылудан дип кабул итегез.
Сүзне йөзеннән ягымлы елмаю китмәгән, башына бөркәнгән ап-ак яулыгының челтәр-чуклары маңгаена эленгән, утырма якалы итеп зәвык белән тегелгән яшькелт күлмәкле зифа гәүдәле нәзакәтле ханым башлады. Ул сөрмә тарткан зәңгәр күзләренең игътибарлы карашын телевизор экранына төшергәли. Анда татарча концерт тапшыралар. Артистлар берсен-берсе алмашып, үзләренең җыр-моңнары белән, тамашачыларның күңелләрен күрергә тырыша.
Әнә халыкның хөрмәт иясенә әверелгән җырчы, сәхнәне иңләп-буйлап, йөри-сикергәли, залга җыр очыра. Яртылаш шәрә.
- И бәгырькәем, - ди табындагы олы яшьтәге ханым. - Ул имчәкләреңне чит-ят күзләрдән яшереп чыксаң соң. Җырың матур, үзең матур. Кыяфәтең генә безнеңчә - татарча түгел.
- Хөкүмәтнең зур бүләкләренә ия кешегә ни кыланса да килешә дип уйлыйдыр ул, - ди янәшәсендә утырган ир, галстугын төзәткәләп.
Әңгәмәгә башка кунаклар да кушыла. Кунаклар үзара сөйләшкән арада, сәхнәдә күлмәгенең уң ягын култык астына кыстырып куйган, сөякләре тырпаеп торган ялангач иңбашлы, кулына терсәгенә кадәр кара перчатка кигән хатын пәйда булды. Әллә каушаудан, әллә башка сәбәптәнме, микрофон тоткан кулының беләк тиресе, бауга элеп куйган чүпрәк сыман, җыр буе дер-дер килеп торды.
- Адәм мәсхәрәсе. Нәрсә дип үзенең шыксыз арык гәүдәсен күрсәтер өчен, тамашачылар каршына чыккан соң ул, Ходаем? - диде арада берсе.
- Беләсегез килсә, шәрәлекне беренчеләрдән булып ул сәхнәләштерде. Мини юбкасын да башкалардан узып кыскартты. Мескен юбка чүпрәк кисәгенә әйләнеп калды. Күлмәгенең арт өлешен кисеп, сыртын ялтыратып йөрүче дә ул булды.
Сүз дәвам итте:
- Хәзер тизрәк «культуралы» артист буласы килгән авыл кызлары аның үзеннән дә уздырып үзләштерде бу әхлаксызлыкны.
- Кызганыч, бүген 5-6 яшьлекләр дә халкыбызга ят әдәпсезлекләрне кабатлый.
- И шатлана булса кирәк әти-әниләре. Бит, аларның да кызлары, зур артист апалары кебек, әле бил-кендеген, әле иңбашын ачып, бисмилласыз тәнен күрсәтә башлады ич.
- Әти-әниләре ничек, баласы да шундый.
- Шуңа күрә, бүгенге сәхнәне җырчылар түгел, җырлаучылар басып алды.
- Ләкин без моның белән килешмәсәк тә, әледән-әле аларны тәнкыйтьләп торсак та, бүген нәкъ шул җырлаучылар, йолдызлы профессиональ артистларыбыз бара алмаган иң ерак өлкәләрнең иң ерак татар авыл-шәһәрләренә үз акчаларына барып, чыгышлар ясыйлар, булдыра алган кадәр тырышып, концертлар күрсәтәләр. Читтәге милләттәшләребезне республикабыз тормышы белән таныштырып, аларны Татарстан белән бәйлиләр. Алар безнең вәкаләтсез вәкилләребез. Бу үзе батырлык түгелме? Бу минем шәхси фикерем. Ялгышсам, гафу итегез.
Сәхнәне кыска юбкалы, бил-кендекләре ялангач егет-кызлар биләп алды. Алар ду килеп, безгә таныш булмаган шайтан көенә биергә кереште. Сәхнәдә пәри туе башланды. Егетләрнең өскә чөеп җибәрүләреннән кызларның яшерен-серле җирләре ачылып китте. Алар тилгән күтәреп алган бәпкәләргә охшап калды.
Биючеләрне такмак җырлар белән дәртләндерүче җырчы кыз, үзе дә күлмәк итәкләрен чеметеп тоткан хәлдә, биючеләргә кушылып зыр-зыр әйләнде. Аның коеп куйган сыман тылсымлы гәүдәсенә сыланып торган күлмәгенең энҗе-укалары чагылышы диварларда ялт-йолт килеп торды. Күзләренең якты нурлары тамашачыларның елмаюлы йөзләрендә уйнады. Ул үзенең ягымлы карашлары белән халыкны әсир итте. Аның яртылаш ачык мөлдерәп торган күкрәкләре бер генә ир затын да битараф калдырмагандыр.
Һәр чыгышны кебек, халык бу биюче егет-кызларны, җырчы туташны да алкышлап озатып калды.
- Безнең әби-әниләребез дә, - диде галстуклы әфәнде, гаепле кеше сыман башын түбән иеп, - шушы дөньяда яшәп, гомер кичергәннәр. Алар да, сәхнәдәге чибәркәйләр кебек, яшь тә, матур да булганнар. Әмма зифа буйларын никахлы хәләл җефетләре өчен саклаганнар. Кадерле булып, сый-хөрмәттә яшәгәннәр.
- Намуслы горур булганнар.
- Ә хәзер шәһәрнекеләр генә түгел, авыл кызлары да эчә, тарта, сөяркәләр булып төн үткәрә.
- Чит халыкларның әдәпсез гадәтләре рухи-әхлакый, милли-дини яшәешебезне тарката, милләтебезне эчтән какшата.
- Акыллы кеше башкаларның артыннан ияреп йөрмәс. Үз юлы белән барыр. Әби-бабаларының күп гасырлар буена сынау үткән тәртип-тәрбиясен чит халыкларның әдәп-әхлаксыз гадәтләренең колы булмас. Тере тавыш димәс. Үз тавышы белән җырлый, - дияр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар