16+

Ышанасызмы, чынлап көрәштеләр!

«Раниска скутер биреләсен белә идек. Җиңә инде, дип карап та тормадык. Көрәшкәннәр икән бит! Ренас җиңгән».

«Раниска скутер биреләсен белә идек. Җиңә инде, дип карап та тормадык. Көрәшкәннәр икән бит! Ренас җиңгән».

Лаеш районының Татар Сараланы авылындагы җыеннан кайтканнан бирле, андагы көрәш турында язышып ятабыз әле. "Көрәштә көрәштеләр", - дип "шок" булды халыкка. Еш кына Сабантуйлардагы көрәш турында сорашканда таныш-белеш: "Әй.Әкияттә кунакта инде",  - дип кенә җавап бирә бит хәзер. Моңа ияләшеп тә беттек...
"Яхшы көрәшкәннән соң, чын көрәш булганнан соң, Сабантуй да башка төрле шул. Сәлахов белән Төхвәтуллин көрәште! Ранис Галимуллин белән Ренас Кәлимуллин да көрәште! Муса да барысы белән дә көрәште. Абсолютта да көрәштеләр! Көрәшмәсәләр кызыгы булмый иде. Болай бөтенләй башка төрле атмосфера".
"Раниска скутер биреләсен белә идек. Җиңә инде, дип карап та тормадык. Көрәшкәннәр икән бит! Ренас җиңгән".
Әллә ничә кешедән шундый фикерләр килде. Еш карасаң, әкияткә дә ияләшәсең). Хәзер Сабантуйларда көрәштә көрәшүләре дә сенсация кебегрәк кабул ителә шул... 
Ранис Ренаска җиңелсә дә, скутерлы булды. Сәбәбен белмәүчеләр аздыр инде: ул күптән түгел көрәштән китәчәге турында хәбәр итте. Лаеш районы данын яклап көрәшкәне, матур көрәш күрсәткәне өчен скутер белән бүләкләделәр аны. Данын күтәрделәр, хөрмәтләделәр лаешлылар үз көрәшчесен. Бөтенләйгә хушлашмыйбыз әле Ранис белән. Алдагы елларда да Сабантуйларда келәмдә күрербез, дип ышанабыз.
Р.S. Әллә ни яңалык түгел инде, кайбер танышларның миңа язган фикерләрен генә тупладым. Көрәшне җентекләп күзәтүчеләр, бөтен нечкәлеген белүчеләр бераз канатланып кайтты кичә. Алар канатланды дип мин дә канатландым. Халыкны шатландырырга күп тә кирәкми инде үзе, яхшы көрәш җитә! "Ешрак шулай кылансыннар иде", - дип калдылар. Канатланучылар сүзен җиткереп, үземнекен дә кушып, сезгә тапшырдым. Гаеп итмәссез, яме.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Рудия Габдуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading