16+

Заманчалашкан машина йөртүчеләр

«Таныклыгыгызны күрергә мөмкинме?» Шушы сорау белән башлыйлар үзләрен туктаткан юл полициясе хезмәткәре белән сүзне бүгенге көндә үз хокукларын яхшы белгән машина йөртүчеләр. Канун вәкиле исә, шоферның беренче соравы буенча, таныклыгын чыгарып күрсәтергә бурычлы. Машина сөючеләрнең күбесе, юл патруле хезмәткәрләре белән аралашканда, үзләрен иркен тота хәзер, сырлы-сырлы, аклы-каралы таяк болгауларын күрүгә...

Заманчалашкан машина йөртүчеләр

«Таныклыгыгызны күрергә мөмкинме?» Шушы сорау белән башлыйлар үзләрен туктаткан юл полициясе хезмәткәре белән сүзне бүгенге көндә үз хокукларын яхшы белгән машина йөртүчеләр. Канун вәкиле исә, шоферның беренче соравы буенча, таныклыгын чыгарып күрсәтергә бурычлы. Машина сөючеләрнең күбесе, юл патруле хезмәткәрләре белән аралашканда, үзләрен иркен тота хәзер, сырлы-сырлы, аклы-каралы таяк болгауларын күрүгә...

Юл патруле хезмәткәре, таныклыгын күрсәтү зарурлыгыннан тыш, туктату сәбәбен анык итеп аңлату, машина йөртүче белән әдәпле итеп сөйләшү, тыныч һәм сабыр булу, үзенә дорфа эндәшсәләр дә, дорфалык белән җавап бирмәү; административ җаваплылыкка тарткан очракта, юл кагыйдәләрен бозучыга аның бурычларын һәм хокукларын аңлату кебек гамәлләрне дә башкарырга тиеш. Болар барысы да РФ Эчке эшләр министрлыгының 1999 елның 20 апреле көнне кабул ителгән боерыгында акка кара белән язылган.
Соңгы елларда кешенең шәхес буларак хокуклары үтәлүгә игътибар арту һәм һәммәбезнең үз хокукларыбызны яхшы белә башлавыбыз белән барысы да үзгәрде. Мисал өчен, элек тизлекләрен арттырып баручылар, куаклар арасыннан таягын болгый-болгый абына-мәтәлә каршыларына йөгереп чыккан ДАИчыны күрүгә, шып итеп туктыйлар һәм калтыранган куллары белән акча әзерли башлыйлар иде. Хәзер әлеге ситуациядә машина йөртүче андый юл патруле хезмәткәре яныннан выжылдап узып кына китә, чөнки махсус машинасыз ДАИчы ДАИчы түгел дигән канун бар. Андый очракта безнең бердәнбер дөрес гамәлебез - якындагы ДАИ посты янына туктап, юлда полиция формасы кигән ниндидер шикле кеше күрдем, дип хәбәр итү яки, өйгә кайткач, җирле ДАИ башлыгы исеменә, хәлне аңлатып, гариза язу. Кем белгән, махсус буяулы һәм утлы машинасы булмаган (куаклар артында машинасы торса да, без аны күрмибез бит) ул форма кигән зат «погонлы убырдыр» бәлки? Хәер, хәзер юл патруле хезмәткәрләре үзләре дә куаклар артында утыру гадәтеннән баш тарттылар бугай инде.
Әйткәнемчә, машина йөртүчеләрнең күбесе үзләренең Конституциядә һәм Гражданнар Кодексында теркәлгән хокукларын яхшы беләләр һәм, шул ук юл полициясе хезмәткәрләре ул хокукларны бозарга җөрьәт итсә, дәлил булсын өчен, машиналарына видеокамералар да беркетәләр. Бу эш - юлларда ришвәтчелек чәчәк атмасын өчен дә нәтиҗәле чара.
Интернет челтәрендә юл патруле хезмәткәрләре белән аралашуны төшергән видеоязмалар бихисап. Ул язмалардан күренгәнчә, гадәттә, видеога төшергәннәрен күргән «юл хуҗалары» үзләрен бик җыйнак тоталар, әдәпле итеп сөйләшергә тырышалар. Элегрәк еш күзәтергә мөмкин булган ихтирамсыз мөнәсәбәт, боерык тоны белән сөйләшү, басым ясаулар юк. Машина йөртүче үзен туктатканда, аралашу барышында, салон эчендә һәм багажникта тикшерү яки тентү үткәрү гамәлләрендә хокукларын бозуны сизеп алып, ДАИчының бурычларын һәм үзенең хакларын саный башласа, юл патруле хезмәткәре андый белдекле шофер белән бәйләнешеп тә тормый, күп очракта, «Хәерле юл» теләп, юлын дәвам иттерүен генә сорый.
Машинага беркетелгән видеокамера язмаларыннан күренгәнчә, машина йөртүчеләр, юл патруле хезмәткәрләре белән аралашканда, канунда язылган шушы моментларга басым ясыйлар: инспекторның әдәпле сөйләшүе һәм сорагач та, таныклыгын күрсәтүе, туктату сәбәбен анык итеп аңлату һәм төпле дәлилләре булу, беркетмәне шаһитлар барында төзү, машина эчен тикшергәндә яки тентү ясаганда, махсус рөхсәте һәм шулай ук шаһитлар булу. Болардан тыш, кайбер артык белдеклеләренең радарның номерлары аның документындагы номеры белән тәңгәл килүе, тәрәзәнең караңгылыгы дәрәҗәсен үлчәүче приборның һәм алкотестерның сертификатлары булуы кебек ваклыкларга бәйләнеп утырган видеолар да бар.
Тик алай артыгын кылану да кирәк түгел. Юлларда ДАИ инспекторларының тәртипсезлеге белән көрәшергә алынгансың икән, үзең дә гадел, намуслы бул, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары, җәяүлеләр белән исәпләш, юл кагыйдәләрен бозма. Һәрбер гамәл каршы гамәл тудырганын онытырга ярамый - «батыр» машина сөючеләргә моны да истән чыгармаска киңәш итәр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading