16+

Киеменә карап каршы алалар, ашавыңа карап озаталар

Авыл балалары да, мәктәптә туклану мәсьәләсендә, шәһәрдәге яшьтәшләре белән бер үк дәрәҗәгә ирешә бара.

Авыл балалары да, мәктәптә туклану мәсьәләсендә, шәһәрдәге яшьтәшләре белән бер үк дәрәҗәгә ирешә бара.

- Башкала мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан тыш, республиканың Балтач, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Арча, Кайбыч районнары мәгариф учреждениеләренә дә хезмәт күрсәтә башладык, - ди Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Гүзәл Ананьева.

Уку елы чорында мәгариф учреждениеләре өчен азык-төлек әзерләү буенча 319 предприятие белән 885 миллион сумлык килешү төзелгән.

- Мэр Илсур Метшинның: "Балалар төрлечә укырга, төрлечә киенергә мөмкиннәр, ләкин, һәммәсе дә бердәй сыйфатлы тукланырга тиешләр", - дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Мәгариф учреждениеләренә ризыклар әзерләгәндә 75 процент җирле продукция кулланыла. Сыйфатка нык игътибар бирәбез, продукция департаментның лабораториясе аша уза. Сыйфатсыз 242 мең килограмм чимал һәм азык-төлек товарлары бракка чыгарылды. Начар продукция җибәргән предприятиеләргә биш миллион сум штраф салынды, чөнки алар килешүдә күрсәтелгән йөкләмәләрен боздылар, - ди Гүзәл Ананьева.

Департаментның 900 кешелек коллективы, Казнның һәм республиканың берничә районындагы мәгариф учреждениеләрен колачлап, 180 мең балага ризык әзерли.
-Аш-су әзерләүчеләребез бик тырышлар, үз эшләренең осталары. Тик, аларның 50 проценты пенсия яшендәгеләр. Ике елдан укучы балаларның саны 17 меңгә кискен артып китәчәк. Безгә пешекчеләр кирәк. Армиягә альтернатив хезмәт рәвешендә пешекчеләр җәлеп итәргә исәп бар,- дип өметләнә департамент җитәкчесе.

Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе мәктәпләр яннарындагы зур булып үскән агачлардан да зарланып алды. Агачларның ни зыяны тигән? Ботаклар машиналар өстенә беркетелгән суыткыч аппаратларын ватырга мөмкин икән шул. Мэр Илсур Метшинның мәктәпләргә илтүче юлларны тәртипкә китерергә чакыруы да бик вакытлы димәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading