Шәһри Казан

"Шәһри Казан"да Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында «Чор һәм шәхес» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Анда фотохәбәрчеләр Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Шамил Абдюшевның төрле елларда республика тормышында булган иң җете вакыйгаларны чагылдырган 80 эше урын алды.

Авторларның исемнәре республика матбугатын укып баручыларга яхшы таныш. Илдар Мөхәммәтҗановның - 30, Шамил Абдюшевның, һич арттырусыз, 40 еллык тәҗрибәсе бар бу өлкәдә.

- Шәхсән миңа, сүз белән аңлатуга караганда, сюжет белән әйтеп бирү үтемлерәк тоела. Фотода һәркем үзе теләгәнне күрә. Кайчагында башкалар искәрмәгәнне күрсәтәсе килгән чаклар да була. Иң мөһиме, фото ул тарихта истәлек булып кала, - ди мәктәп елларыннан ук кулыннан фотоаппаратын төшермәгән Илдар Мөхәммәтҗанов.

Кайчандыр сөт һәм сөт продуктлары технологы белгечлеге буенча техникумда укып йөргәндер бу егет дип башка да китермисең аның эшләрен караганда. Фотоархивында күбрәк Дәүләт Советы, хөкүмәт эшлеклеләре белән бәйле кадрлар өстенлек итә. Һөнәренә зур әзерлек - башта училище, аннары СССР Журналистлар берлеге каршындагы фотоүзәктә укып килгән кеше буларак, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белә ул.
- Фото эшендә ­кумирым танылган фотохәбәрче мәр­хүм Исмәгыйл Ишмөхәммә­тов иде. Үзем исә динамика яратам. Спорт ярышларында булырга, андагы иң хәлиткеч мизгелләрне «тотып алыр­га» тырышам, - ди журналистларның «Бәллүр каләм» иясе (2007) Шамил Абдюшев.

Текстиль сәнәгате институтын алтынчы курста юкка гына ташлап китмәгән Шамил Абдюшев та. Нәкъ шул вакытта фотоаппарат бүләк иткән аңа әтисе. Шушы фотоаппарат аны армиядә дә, аннан кайт­кач та иң кирәкле кеше итә. Тора-бара КФУда фотожурналистика серләренә тирәнтен төшенә. Ә инде ишектән кусалар, тәрәзәдән керү серләрен һәр журналистка тормыш үзе өйрәтә.

Күргәзмәгә эш көннәрендә керү бушлай.

Реклама

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы һәм видеосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: