21-24 апрель көннәрендә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты уза. Көтелгән вакыйгага санаулы вакыт калды. "Шәһри Казан" фотохәбәрчесе чара узасы "Татнефть Арена» бинасында әзерлек эшләре белән танышып кайтты. Боз сарае танымаслык булып үзгәргән.
- Инде унынчы апрельдән без бозны эретә башладык. Соңыннан бортларны алдык, боздан арынган җирне киптердек, татами урнаштырдык. Танылган спортсменнар көч сынашучы татами бик үзенчәлекле, андый келәм Татарстанда юк, махсус заказ белән генә кайтартылды, - диде «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» коммерциягә карамаган автоном оешмасының спорт объектлары белән идарә итү департаменты җитәкчесе Айрат Латыйпов.
Шул да игътибарга лаек, быел чемпионатта 300гә якын волонтер катнашачак. Иң җаваплы, спортсменнарны татамига алып чыгу эше, Казанның "Батыр" дзюдо мәктәбе укучыларына йөкләнгән. Волонтерлар эшендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен Екатеринбург, Оренбург, Самара, Чиләбе шәһәрләреннән дә киләчәкләр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар