Шәһри Казан

Юллама

Көннәрдән беркөнне Мөнирәгә ахирәте Нәфисә шалтыратты: - Әлү, ахирәт, ирең белән икегез дә отпускыда икән, дип ишеткән идем. Карале, берәр җиргә ялга-мазарга барырга планыгыз юкмы? - И-и, ахирәт, барыр идек тә, кесә ягы такыррак шул, - дип көлде Мөнирә. - Менә шуңа әйтәм дә шул, - дип гөрелдәде теге баштан...

Көннәрдән беркөнне Мөнирәгә ахирәте Нәфисә шалтыратты:

- Әлү, ахирәт, ирең белән икегез дә отпускыда икән, дип ишеткән идем. Карале, берәр җиргә ялга-мазарга барырга планыгыз юкмы?

- И-и, ахирәт, барыр идек тә, кесә ягы такыррак шул, - дип көлде Мөнирә.

- Менә шуңа әйтәм дә шул, - дип гөрелдәде теге баштан Нәфисә. - Минем хезмәттәш Сочига барырга юллама алган иде. Кире уйлаганнар. Шуны, «яндырып» әрәм иткәнче, ярты бәясенә генә сатам, ди...

Мөнирәнең күзләре очкынланып китте.

- Дөрес, путевка ике кешелек. Ирең белән бергә була инде. Аның ише җиргә аларны сөйрәп барсаң, гел дә ял итмичә кайтуың да бар. Тик шулай да, Мөнирә, мондый шансны ычкындыра күрмәгез, - дип төгәлләде сүзен ахирәте.

Ычкындырамы соң, һич ычкындырмый. Мөнирә эшне кызу тотты. Шунда ук, ду китереп, Сәлимне уятты. Тегесе махмырдан авырткан башын тотып, кире якка борылып ятмакчы иде:

- Җыена башла, өч көннән Сочига китәбез, - дип, ирен телсез калдырды.

- Нинди акчага бармакчы буласың анда?

- Бакча тулы бәрәңге, шуны сатарбыз әнә. Безнең икебезгә генә кыш чыгарга ике капчыгы җитәр.

Мөнирә үзе, путевка юлларга дип, Нәфисәләргә җыенды, кулына көрәк, чиләк, капчыклар тоттырып, Сәлимне бакчага озатты. Ишектән чыгышлый:

Реклама

- Алган бәрәңгеңне шунда ук сата торсаң да була. Күрше Гарифлар быел бәрәңге вак, булганы да черек, бераз сатып алмыйча булмас, дигәннәр иде. Бер бакча аша Бануларның да берәр капчык өстәмә бәрәңге кирәк булыр, дигән сүзләре бар иде. Автобус тукталышында бәрәңге алабыз, дигән бер-ике белдерү дә күргән идем. Тик ишетсен колагың, арзанга җибәрә күрмә...

«Баш төзәтергә бер ярты алырлык акча юк, ә ул Сочига чыгып китмәкче», - дип сукрана-сукрана, Сәлим бакчага юнәлде...

Өч-дүрт капчык бәрәңге казып алгач, күршесе Гарифка сүз катты ул.

- Күпмегә сатасың соң? - дип кызыксынды тегесе.

Менә монысын уйлап бетермәгән иде шул Сәлим.

- Ике чиләге күпме?- дип кабат сорады Гариф. Сәлим, ике дә уйламыйча:

- Әйдә, чурт с ним, бер «ярты»га җибәрәм, - диде.

Аныңча «ярты» арзан түгел иде (бигрәк тә баш чатнап авырткан чакта). Чөнки хатыны, шул бәягә аракы эчеп, тәмам бөлдереп бетерәсең инде, дип зарлангалый бит.

Гариф бәрәңгене ике капчык алды. Сәлим бер яртыны ачып баш төзәткәндә, икенче сатып алучы да килеп җиткән иде инде. Ул бар булган бәрәңгесен аракылата гына сатты. Җүн бәягә булгангамы, ахыр­дан килгән кешеләр Сәлимгә хәтта көрәкне дә тоттыр­мадылар. Бәрәңгене үзләре казып алдылар.

Мөнирәсе путевка тотып бакчага килгәндә, Сәлим бәрәңге сабак­лары өстендә чалкан ятып:

- Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да, - дип җыр суза иде инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: