16+

Үз язмышыбыз – үз кулыбызда (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөтендөнья татарлары - Казанда Бөтендөнья татар конгрес­сының һәр съезды - көтеп алынган тарихи вакыйга. Быелгы корылтай аеруча үзенчәлекле. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилеена туры килде. Конгресс съезды эшендә 1000нән артык деле­гат һәм кунак ­катнаш­ты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Алсу Сафина, дөньякүләм танылган галим­нәр Рәшит Сюняев, Роберт Нигъ­мәтуллин...

Үз язмышыбыз – үз кулыбызда (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөтендөнья татарлары - Казанда Бөтендөнья татар конгрес­сының һәр съезды - көтеп алынган тарихи вакыйга. Быелгы корылтай аеруча үзенчәлекле. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилеена туры килде. Конгресс съезды эшендә 1000нән артык деле­гат һәм кунак ­катнаш­ты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Алсу Сафина, дөньякүләм танылган галим­нәр Рәшит Сюняев, Роберт Нигъ­мәтуллин...

Бөтендөнья татарлары - Казанда

Бөтендөнья татар конгрес­сының һәр съезды - көтеп алынган тарихи вакыйга. Быелгы корылтай аеруча үзенчәлекле. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилеена туры килде. Конгресс съезды эшендә 1000нән артык деле­гат һәм кунак ­катнаш­ты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Алсу Сафина, дөньякүләм танылган галим­нәр Рәшит Сюняев, Роберт Нигъ­мәтуллин да бар иде.

Киләчәгебез өчен җаваплы булыйк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров билгеләп узганча, чит төбәкләрдәге татар оешмалары, аларның җитәкчеләре татар рухын, милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне саклап, татар мохитен булдырырга тырыша һәм бу үзенә күрә бер батырлык.
- Төбәкләрдәге оешмалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен һәм теләктәшлеген һәрдаим тоеп тора. Ул, кайсы гына төбәккә, нинди генә илгә бармасын, шунда милләттәшләребезнең тормышы белән якыннан кызыксына, аларның иң четерекле проблемаларын хәл итәргә булыша. Милләтебезнең мондый лидеры булуы - татар халкының зур бәхете. Шуңа да халкыбыз аны якын итә, аңа ышана. Рәхмәтләребезне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә дә җиткерәм. Безнең зур эшләребез аның фатихасы белән башланды. Татар конгрессының кирәклегенә төшенү, аның бердәнбер дөрес юлын аңлау Минтимер Шәймиевнең зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге хакында сөйли. Татар дөньясы аңа Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелүне рухланып кабул итте. Бу, бер яктан, гомерен халкыбызга багышлаган олуг шәхесне зурлау булып яңгыраса, икенче яктан, Татарстанның ил күләмендәге дәрәҗәсен тагын бер кат раслау булып тора, - диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.
Ул үзенең чыгышында һәркемне борчыган тел мәсьәләсен дә күтәрде. Аныңча, бүгенге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе аеруча катлаулы.

- Татар телендә белем би­рүнең торышын гына алыйк. Бу өлкәдә соңгы елларда шактый кыенлыклар туды. Болар, әлбәттә, нигездә, мәгариф дилбегәсенең безнең кулда булмавыннан килә. Шуның аркасында шактый югалтуларга дучар булдык. Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыра алмау шулай ук бу мәсьәләне кискенләштерде. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, рәсми хисапларда милли мәктәп буларак теркәлгәннәрендә дә, татар лицей-гимназияләрендә татарча укыту кимеде. Мәктәп җитәкчеләре бу күренешне ата-аналар теләге белән аңлата. Мондый юл белән барсак, 80нче еллардагы кебек, татар мәктәп­ләре күпләп ябылу заманына кайтабыз түгелме соң? 90нчы елларда югары уку йортларында да татарча укыту оештырылган иде. Бары тик Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә генә татар төркеме сакланып калды. Татар конгрессы тырышлыгы белән, Россия ислам институтында татарча укытыла башлады. Мәчетләрдә җомга намазлары татарча укыла. Безгә кыенлыклар алдында югалып калырга кирәкми, нинди генә авыр заман килмәсен, татар кешесе үз көнен үзе күргән. Бүген дә четерек­ле мәсьәләләр булуга карамастан, халкыбыз бөтен тапкырлыгын, зирәклеген җыеп, аларны чишәргә тырышса иде. Һәммәбез моңа җаваплы карасын иде дигән теләктә торам. Милләтебезнең киләчәге һәрберебездән тора, - дип сөйләде ул.

Туган телгә ихтыяҗ булсын

Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин фикеренчә, җыр-биюгә, бәйрәмнәргә, мәдәнияткә игътибар зур булды, телгә басым ясар вакыт җитте.
- Бу уңайдан ТНВ каналының роле зур, әлбәттә. Һәр өйдә аны карыйлар. Монысы әйбәт, ә менә балалар өчен махсус телеканал җитми. Телне кечкенәдән өйрәтә башларга кирәк. Ул татар телендә генә булмасын иде. Мисал итеп, ике телдә - татар һәм рус телләрендә чыга торган китапларны атыйсым килә. Алар бездә бик популяр. Балалар бакчаларында аларны аеруча яратып кулланалар. Мәктәптә татар теле дәресе аз дибез, балалар бакчаларында бит дәресләр саны куелмаган. Нишләп ул мөмкинлекне кулланмаска? Татар тәрбиячеләрен табып эшләтергә кирәк, - дип сөйләде ул «ШК» хәбәрчесенә.
Татар халкы тарихы белгече, галим Искәндәр Гыйләҗев исә, туган телгә ихтыяҗ булдырырга кирәк, дигән фикердә тора.
- Телнең иң зур байлыгыбыз икәнен аңларга тиешбез. Татарларны, гомумән, пропагандаларга кирәк дим мин. Тарихи үткәнебезне, мәдәниятебезне, шәхесләребезне танытыйк. Шул рәвешле яшь буында кызыксыну уятыйк. Кызганыч, без татарлар үзебезнең тарихны белеп бетермибез. Шуңа өстәп, татарлар турында ялгыш фикерләр бар, бу ил эчендә генә түгел, чит илләрдә дә. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү дә конгресс эшчәнлегенә керә, - ди ул.
Танылган тарихчы-археолог Альберт Борһанов, тел гаиләдә сакланыр­га тиеш, дигән фикерне алга сөрә.
- Әни кеше гаиләдә татарча сөйләшергә тиеш. Тукайның «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән» дигән шигырь юллары бар. Элек шулай булган, хәзер дә шулай булырга тиеш. Ана сөте белән керсен ул татар теленә мәхәббәт. Күп нәрсә татар хатын-кызларыннан тора. Телне пропагандалау­да дин әһелләренең дә ролен күрсәтәсе килә. Татар халкын дин саклап калган дибез, ә бүгенге көндә хәзрәтләр арасында телне начар белүчеләр күп, - дип сөйләде ул безгә.

Татар теле - милләтебезнең бишеге

Татарстан ул - татар теле сакланырга тиешле дөньядагы бердәнбер урын. 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина үзенең чыгышында шулай дип белдерде.
- Нишләптер безнең җәм­гыять милли мәгарифтән уттан курыккан кебек курка. Соңгы елларда бу миссияне ата-­аналар җилкәсенә төшерергә тырышабыз. Татар теле ул - милләтебезнең бишеге. Без белемне туган телдә бирергә тиеш. Моның турында Йосыф Акчура да әйткән. Татар телен саклау - атнага ике сәгать дәрес бирү, җыр да бию генә түгел. Ул - белем бирү сис­темасы, җәмгыять тормышында телне тулы көченә куллану. БДИны рус телендә бирү аркасында, татар телен өйрәнү бетте. Татар дәреслекләрен чыгару ихтыя­җы бетте. Милли кадрлар әзерләү практикасы югалды. Без болар турында уйланырга тиеш. Без баланы 11 ел татар телендә укытабыз. Имтиханнарны рус телендә бирәбез. Беркем дә кешедән үз ана телендә белем алу хокукын тартып ала алмый, - дип, ул Рөстәм Миңнехановка бу сорауны Россия Президенты алдында күтәрүне һәм милли телләр турындагы законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгуны сорады. - Бу рус культурасына һәм теленә куркыныч тудырмый. Без белем процессын федераль мәгариф системасы кысаларында бирәбез.
Россия Дәү­ләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, баланың бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирергә хокукы бар, дип саный.
- Телне саклыйсыбыз ки­лә икән, зарланып, гаеплене эзләп утырудан файда юк. Конкрет чаралар, программалар ярдәмендә телгә карата кызыксыну булдырырга кирәк. Баланы туган телне белергә кирәк дип үгетләп кенә эш бармый, теләк булдыру мөһим. Берничә телне белгән өчен бәлки хезмәт хакын өстәмә түләргә кирәктер. Бердәм дәүләт имтиханына килгәндә, укучының аны туган телендә бирергә хокукы бар дип саныйм. Моның буенча федераль закон булырга тиеш. Бу закон проекты бездә бар. Кабул ителгән очракта, ул 30дан артык телгә кагылачак. Бәлки безнең төбәкләрнең әзерлекләренә карап, моны аларга үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирергәдер, дигән фикерләр бар, - диде ул.

«Милли шура» төзелде

Бөтендөнья татар конгрессы съездында оешманың уставына үзгәреш­ләр кертелде. Ул беренче чиратта конгресс идарәсе структурасына җитди үзгәрешләр кертү белән бәйле. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, һәрдаим эшләүче орган буларак, совет булдырырга тәкъдим итте. Совет «Милли шура» дип аталачак. Аның рәисе итеп премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев билгеләнде. Беренче урынбасары - «Милли шура» башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров булачак.
Совет биш елга сайланып, үз эченә 75 кешене алырга тиеш. «Милли шура» президиумы 15 кешедән торачак.
Шулай ук «милли шура»ның башкарма комитеты да булдырылачак. Ул конгресс программаларының үтәлешен оештырачак, хисап эшләрен алып барачак, җирле оешмаларга оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәчәк һәм башка эшләр белән шөгыльләнәчәк.
Татар җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин «ШК»га белдергәнчә, дәүләтнең көчен, акылын, мөмкинлекләрен туплый торган шушындый җитди бер совет күптән кирәк иде.
- Татарлар белән эшләү актив бара, бу эш тагын да киңәйде, җаваплылык көчәйде. Конгрессның төп максаты - халыкны туплау, бер юнәлешкә кертү. Бу зур эш, аны башкарма комитет кына ерып чыга алмый. Вазгыять тә кыенлашты. Аңардан өстен бер координацион үзәк кирәк иде. Ул оешты, аның кирәклеге һәм мөһимлеге бәхәссез.
Съезд ахырында резолюция һәм татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading