16+

7-14 октябрь өчен йолдызнамә

Тылсымлы атна! Аларны зур җиңүләр көтә. Бары тик активлык күрсәтергә һәм тирән үзанализ белән шөгыльләнмәскә генә кирәк.

7-14 октябрь өчен йолдызнамә

Тылсымлы атна! Аларны зур җиңүләр көтә. Бары тик активлык күрсәтергә һәм тирән үзанализ белән шөгыльләнмәскә генә кирәк.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Күңелегез тыныч түгел, алар күптәнге комплексларының “уянганын” тоячаклар. Пәнҗешәмбе көннән башлап аларның кәефләре кисәк кенә уңай якка үзгәрәчәк, үзләрендә көч, эшлисе килү теләге, шатлык, тоячаклар. Күңеленә якын эш белән генә шөгыльләнергә кирәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үзегезне аз гына эгоист итеп тоту, файдагага гына булачак. Йолдызлар Үгезбозауларга мәхәббәт бүләк итә, бу аларның сөйкемлелелеген, күңел күтәренкелеген тагын да арттырачак. Ә менә эшлекле һәм финанс өлкәләрендә саграк булыгызАкчаны кассадан китмичә санарга киңәш ителә, өстәвенә, ике тапкыр.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Шимбә һәм якшәмбе – бик катлаулы һәм бер үк вакытта мөһим көннәр булачак. Йолдызлар аларга тискәре уйлардан арынырга, тормышка ышаныч белән карарга киңәш итә. Атна уртасында иҗади эшчәнлектә, шулай ук мәхәббәттә зур уңышлар көтә. Атна яңа кызыксынулар, интеллектуаль үсеш, белем алу һәм телләр өйрәнү өчен кулай.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Командировкаларга яки шәхси характердагы сәфәрләргә курыкмыйча чыгып китә аласыз. Урын алмаштыру аларның кәефенә һәм эшенә яхшы тәэсир итәчәк. Атнаның иң якты һәм истә калырлык көннәре – җомга һәм шимбә. Йолдызлар сезгә хыялларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк һәм ихтыяр көче бүләк итәчәк.

Арыслан (23 июль-23 август)
Тылсымлы атна! Аларны зур җиңүләр көтә. Бары тик активлык  күрсәтергә һәм тирән үзанализ белән шөгыльләнмәскә генә кирәк. Мәхәббәт өлкәсендә хәлләре бөтен кеше көнләшерлек. Эштә һәм бизнеста да, аларга шулай ук уңыш елмая, әмма көчләрен кызганмаска, тырышырга туры киләчәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Атна гыйшкы төшкән кеше белән мөнәсәбәтләр аңлашып үтәчәк. Мөнәсәбәтләргә нокта куйгач, өсләреннән тау төшкән кебек булуына үзләре дә аптырар.  Йөрәккә колак салырга кирәк. Уйлап җиткерелмәгән адымнар ясаудан сак булыгыз. Аларга акча мәсьәләсе тынгылык бирми. Акча кыскан саен кысыла, курыкмыйча туздырыргыз, дигән киңәш бирә сезгә йолдызлар.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Бу атнада сезнең өчен яңа тормыш башланырга мөмкин. Шуңа күрә аларга үз-үзләренә ышанычны саклап калу бик мөһим, чөнки шик-шөбһәләрнең дөрес булмаган юлга кертеп җибәрүе ихтимал. Йолдызлар көчне иң мөһим дип санаган юнәлешкә юнәлдерергә киңәш итә. Бу мәхәббәт тә, эш тә, яки бүтән өлкә дә булырга мөмкин.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Кеше энергетикасы – нечкә нәрсә, ул күп очракта йолдызларга һәм планеталарга бәйле. Бу атнада Галәмнең йогынтысы бик уңай булачак, бигрәк тә чәршәмбе, якшәмбе көннәрендә. Бу көннәрдә Чаяннарның энергетикасы аеруча көчле булачак. Алар вакыйгалар агышына, әйләнә-тирәдәге кешеләргә йогынты ясый алачак.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Бу атнада күз төсенә туры килә торган киемнәр киеп йөрергә киңәш ителә. Бу сизелерлек дәрәҗәдә аларның энергетикаларын көчәйтәчәк, барлык өлкәләрдә дә уңышлар җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Аларга эш урынын һәм үзенең йортын яки фатирын чүп-чардан чистартырга киңәш ителә. Кирәкмәгән әйберләрләрне чыгарып ташласагыз яки яндырсагыз яхшырак  булыр: иске әйбер урынына яңасы килер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнада эгоист, үзләре һәм үз файдасы турында гына уйлый торган кешеләр белән аралашмаска тырышырга киңәш ителә. Андыйлар белән бәхсләшеп, вакытыгызны да, нервыларыгызны да сарыф итмәгез. Җомга һәм шимбә көнне үзегез өчен кечкенә генә күңел ачу кичәсе  оештырырга, дусларыгыз белән кая да булса барып кайтырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Атна күңелле үзгәрешләр белән башланып китә. Яхшы якка үзгәрешләр турында кисәтә торган җиде вакыйга бар. Сукоярларга нәкъ менә шуларга аерым игътибар бирергә кирәк. Тормышлары бөтенләй көтелмәгән юлга кереп китәргә мөмкин. Мөһим карарлар кабул итү вакыты җитә, куркып калмагыз.

Балык (19 февраль - 20 март )
Балыклар өчен зур акча китерә торган эш елмая. Шулай ук яңа идеяләрне алга сөрү өчен уңайлы вакыты җитә. Сездән максималь активлык һәм тәвәккәллек сорала. Күмәк эш белән шөгыльләнүчеләрне зур уңыш көтә. Якыннарыгыз белән бергә күбрәк вакыт үткәрергә, аралашырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading