Хисләрегезне кулда тотырга кирәк булыр, тирә-юньдәгеләргә зыян китермәсен.
Кучкар (21 март – 20 апрель) Атнагыз тыныч дулкында узар. Эш буенча бер кызыклы тәкъдим ясарга мөмкиннәр. Бу адым сезнең өчен бик билгесез тоелса да, артка чигенмәгез. Нәтиҗәсе бик уңышлы булыр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Бу көннәр бик тыгыз үтәчәк. Алдан эшләнмичә калган эшләр үзләре турында искә төшерер, яңалары да өстәлер. Төп максат - әлеге зур “өемне” бушату. Ял турында онытып торырга туры килер.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Язгы кояш үзе турында искә төшерә башлады. Димәк, тиздән яз җитә. Яз - яңарышлар вакыты. Сез дә тормышыгызны бераз булса да үзгәртегез: я тышкы яктан, я эчке яктан.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Тормыш сезне ярата, ә сез аны. Сезнең арада бертигез мәхәббәт. Шуңа тиздән ул сезгә бик теләгән бүләк алып килер. Сездән исә бары якты йөз һәм рәхмәтле булу көтелә.
Арыслан (23 июль – 23 август) Ниһаять, җылы көннәр килде. Димәк сез үзегезнең кәефегез юклыгын салкын бураннарга аударып калдыра алмыйсыз. Мондый һава торышында моңсуланып йөрү урынсыз. Күбрәк елмаегыз!
Кыз (24 август – 23 сентябрь) “Кем эшләми, шул ашамый” - татар халкында иң таралаган мәкаль. Бу көннәрдә ул сезнең өчен аеруча мөһим булыр. Кул сызганып эшләп алырга кирәк. Сезнең эшне сездән башка беркем дә эшләми.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Барысы да тыныч, үзгәрешсез бара сыман тоелырга мөмкин. Күңелсезләнеп калмагыз. Бу давыл алдыннан көч җыю гына. Тиздән бер-бер артлы үзгәрешләрдән башларыгыз әйләнер.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Үткәннән хәбәр буларак, көтелмәгән бер кеше белән очрашырга мөмкинсез. Хатирәләр сезне үткән вакытларга алып китәргә мөмкин. Тик анда озакка калмагыз. Киләчәккә атлар өчен, үткәнне җибәрергә кирәк.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь ) Авыр сорауга җавапны табарга гаиләгез булышыр. Оялып, “үзем булдырам” дип торырга кирәкми. Бергә сез һичшиксез бөтен авырлыкларны кичеп чыгачаксыз. Алар сезне, сез аларны кадерләгез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кәеф яз көне һава торышы кебек уйнарга мөмкин: я елмаеп кояш чыга, я яңгыр сибәли, я көтмәгәндә буран котыра. Хисләрегезне кулда тотырга кирәк булыр, тирә-юньдәгеләргә зыян китермәсен.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сукоярлар һәрвакыттагыча күтәренке кәефтә. Сезнең бар әйбердән дә уңай яклар таба белүегез башкаларны гаҗәпләндерә дә, шул ук вакытта сокландыра да. Тиздән бу сәләтнең серен сорый башларлар.
Балык (19 февраль – 20 март) Елмаю да сәдака булып тора диләр. Сезнең елмаюыгыз кешенең кәефен күтәрергә мөмкин, җылы сүзегез кемнеңдер күңел ярасын төзәтә ала. Сездә үзегез уйлаганнан да күбрәк көч бар. Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар