16+

“Я акыллы булырга кирәк, я хәйләкәр”: 14-21 майга йолдызнамә

14 мая 2025, 10:35
4988
0
1
Уку өчен 3 минут

Эшләр тау өстенә тау сыман өстәлеп торсалар, аларны бер системага салып карагыз.

“Я акыллы булырга кирәк, я хәйләкәр”: 14-21 майга йолдызнамә

Эшләр тау өстенә тау сыман өстәлеп торсалар, аларны бер системага салып карагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Чит кешеләрнең фикерләре сезне үз юлыгыздан тайпылдырырга мөмкин. Аларга колак салырга кирәкми. “Әйе, яхшы” , – дип әйтәсез дә, үзегезчә эшлисез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Халыкта шундый гыйбарә бар: “Я акыллы булырга кирәк, я хәйләкәр”. Эшли башлаган эшегезнең нәтиҗәсе сезнең файдага булсын өчен, акылны да җигәргә, хәйләкәр булырга да кирәк булачак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Үткәндәге вакыйгалар, кешеләр сезгә тынычлык бирмәскә мөмкин. Аларны үз тормышыгыздан алып атар өчен, алар турында онытырга, уйламаска кирәк. Уйларыгыз белән “рәхмәт” әйтеп җибәрсәгез, алар сезне бүтән борчымас.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Бик күп аралашудан туеп, качу теләгегез тууы ихтималы бар. Моның өчен үзегезне әрләмәгез. Бу нормаль күренеш. Нинди көчле батареялар, системалар да кайчандыр сүнә бит. Ялгыз калып, ял итегез, көч җыегыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бер фикер сезне шаккатырырга мөмкин: беркем дә сезнең турында минут саен уйламый һәм гаепләми. Кеше фикеренә бәйле булып яшәвегездән туктагыз. Алар үз тормышы, үз фикере белән яшәсен, ә сез үзегезнеке белән.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

“Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис” мәкаләсен Кызлар уйлап тапкан булса, ул болай яңгырар иде: 1Йөз тапкыр үлчә, туксан тугыз тапкыр уйла, илле тапкыр тикшер һәм 1 тапкыр кис». Җаваплылык чыннан да сезнең көчле ягыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Тормыш – көзге: үзегезгә хөрмәтле мөнәсәбәт телисез икән, башкаларны хөрмәт итегез. Матурлык күрергә телисез икән, үзегез ул матурлыкны тудырыгыз. Нәрсә чәчәсез, шуны урасыз бит.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Акча, дәрәҗә, исем артыннан куып, үзегезгә ошамаган эшне эшләргә кирәкми. Шул вакытны күңелегез яткан шөгыльгә юнәлтсәгез, файдасы күбрәк булыр. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Тыштан тыныч күренгән Укчылар, эчтән вулкан сыман дөрләп яналар. Ләкин ачудан түгел, ә идеялар ташкыныннан. Сезне тормозлары ватылган машина белән чагыштырып була. Бары тик алга һәм алга!

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Сездә кешеләрне бер караштан ук аңлау сәләте бар һәм сезне алдап булмый. Әйтерсең лә сезнең башыгызга ялган детекторы урнаштырылган. Моның белән артык мавыгып китмәгез, ялгыз калу ихтималы бар.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Иртә белән йокы аралаш әйтелгән “Хәзер тагын 5 кенә минут” соңыннан сезнең бөтен җирдә соңга калу сәбәбенә әверелергә мөмкин. Тормышыгызны тәртипкә салыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Эшләр тау өстенә тау сыман өстәлеп торсалар, аларны бер системага салып карагыз. Иң мөһименнән алып, вак-төякләргә кадәр исемлек төзеп карарга була. Шул исемлек буенча барсагыз, ул “тау” үзеннән-үзе җимерелер.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading