16+

Юлларда сак булыгыз: 31 июль – 7 августка йолдызнамә

Гаиләгез, якыннарыгыз белән булыгыз. Алар белән серләшү дә күңелегезгә сары май булып ятар.

Юлларда сак булыгыз: 31 июль – 7 августка йолдызнамә

Гаиләгез, якыннарыгыз белән булыгыз. Алар белән серләшү дә күңелегезгә сары май булып ятар.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эш, шәхси мөнәсәбәтләр, сәламәтлек өлкәсендә дә бар да яхшы булачак. Бу атнада сез үзегездә гадәттән тыш көч, дәрт сизәчәксез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Вакытыгызны бушка уздырмагыз – китаплар укыгыз, мавыктыргыч кинолар карагыз, яңа белем өстәгез. Ерак юл көтелә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Физик һәм рухи сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк ял итегез. Карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр, йоклап калмагыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сөйгән ярыгызга күбрәк игътибар бирегез. Өйдә үз вазифаларыгыздан баш тартмагыз. Ялкаулык тагын да катлаулырак мәсьәләләр китереп чыгармасын.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Даими физик күнегүләр организмыгызны бик тиз тәртипкә китерергә ярдәм итәр. Шул ук вакытта рухи ял турында да онытмагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Акча мәсьәләсендә сезгә уңыш елмаячак. Ләкин бу керемне теләсә кая туздырырга дигән сүз түгел. Тырышуыгызның бушка китмәвен аңларсыз.

Үлчәү (24 ментябрь – 23 октябрь)
Кеше сүзенә колак салмагыз. Көнләшеп, сезгә начарлык теләп, әйтелгән сүзләр булырга мөмкин. Якын дустыгыз бер мәсьәләне хәл итәргә булышыр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Атна ахыры көтелмәгән романтик очрашу бүләк итәргә мөмкин. Гашыйк булганыгызны сизми дә каларсыз. Тик бу кемнедер рәнҗетү хакына булмасын иде.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Юлларда сак булыгыз. Ашыккан,  яисә ачуланган вакытта җаваплы мәсьәләләрне хәл итмәгез. Якыннарыгыз белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Йолдызлар сезгә бу атнаны үзегезгә багышларга куша. Җәй беткәнче су коенып булса да калыгыз инде. Алайса, гел эш-эш, дип йөгерәсез дә йөгерәсез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кул эшләре башкарудан рәхәтлек табарсыз. Гаиләгез, якыннарыгыз белән булыгыз. Алар белән серләшү дә күңелегезгә сары май булып ятар.

Балык (19 февраль – 20 март)
Уңышлы чор. Гаиләдә дә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итә.  Иҗат өлкәсендә эшләүче Балыклар бу атнадан баштан аяк үз шөгыленә чума алачак. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading