16+

Кемгә - акча, кемгә - мәхәббәт. 2022 елга йолдызнамә

Менә-менә 2022 елга аяк басабыз.Үгез елына алмашка тагын да көчле хайван – Юлбарыс елы килә. Көнчыгыш календаре буенча су юлбарысы елы 1 февральдә башланып, 2023 елның 21 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Иң мөһиме – тыныч кына узсын, дип телик.

Кемгә - акча, кемгә - мәхәббәт. 2022 елга йолдызнамә

Менә-менә 2022 елга аяк басабыз.Үгез елына алмашка тагын да көчле хайван – Юлбарыс елы килә. Көнчыгыш календаре буенча су юлбарысы елы 1 февральдә башланып, 2023 елның 21 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Иң мөһиме – тыныч кына узсын, дип телик.

Киләсе ел рухи яктан үсеш, иҗадилык һәм стандарт булмаган фикерләүләр вәгъдә итә. Шул ук вакытта Юлбарыс сездән төгәллек һәм карарларны тиз арада кабул итүне таләп итәчәк.
Ел символы – су юлбарысы. Аңа хас булган көчне һәм суга хас агым көчен үзендә дөрес итеп куллана белүчеләр бу елда, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Су ярдәмендә без күреп ияләшкән әйберләргә карата да фикеребез үзгәрәчәк.
Планеталар өчен Меркурий җавап бирә. Ул безгә материаль яктан тотрыклылык, авыр һәм төрле яклы мәсьәләләрнең уңай чишелешен вәгъдә итә. Тормышта үз урыныңны табарга тырышу, үз өстеңдә ныклап эшләү дә юлбарыска ошаячак.

Күсе елында тууычылар өчен 2022 ел ачышлар елы булачак. Планлаштырылган барлык эшләрегез тормышка ашыр, ләкин тырышырга туры киләчәк. Сез, күп очракта, кирәкле вакытта кирәкле урында булачаксыз. Шәхси тормышыгызда да, эштә дә зур гына үзгәрешләр көтелә. Куркырга кирәкми, һәр очракны да дөрес кабул итәргә һәм рәхмәтле булырга өйрәнегез. Алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү өчен, нык кына тырышырга туры киләчәк. Китереп биргәнне көтеп утырмагыз. Каршылыклар да булмый калмас. Ләкин бөтен дөнья сезгә каршы борылыган дип уйларга ашыкмагыз, яңа мөмкинлекләргә ачылган юлларны үзегезнең үк ябып куюыгыз да бар. Мәхәббәт өлкәсендә дә уңышлы ел көтелә. Финанс өлкәсендә исә, елның икенче яртысында көтелмәгән, ләкин файдалы чыгымнар булуы бар. Шулай кирәкмәгән әйберләргә акча тотудан тыелырга тырышыгыз. Сәламәтлек ягыннан да зур авырлыклар булмас. Шулай ук сезне юкка чыгара алырлык начар гадәтләрдән тыелып торыгыз.

Үгез елында туганнарга үзсүзлелек һәм максатчанлык хас. Шуңа күрә җитди проектларга алынудан курыкмагыз. Юлбарыс ашыгып карар кабул итүне, ыгы-зыгыны яратмый. Ләкин озак уйлап торырга вакытыгыз да булмаячак. Алтын урталыкны табып эшләргә өйрәнергә туры киләчәк. Эшегез дә тәртип буенча барганда, уңышка ирешерсез. Эш сөючән булуыгыз һәм оештыра белү сәләте үсәргә ярдәм итәр. Баш тарта алмаслык тәкъдим булуы да ихтимал. Шулай да кайбер очракта сак эш итәргә киңәш ителә. Шәхси тормышта әллә ни үзгәрешләр булмаса да, ялгыз «үгезләргә» парлы булу турында уйларга киңәш ителә. Финанс яктан зур югалтулар көтелми, ләкин зур табышлар да булмаячак. Кредитлар алудан да сакланыгыз. Сәламәтлеккә килгәндә, эш эш белән, ләкин ял турында да онытмагыз. Сәламәт яшәү рәвешенә һәм дөрес туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Начар гадәтләрдән бөтенләй баш тарту да файдага гына булыр.

Юлбарыс елында туганнарга 2022 ел аеруча уңышлы булачак. Су юлбарысы сезнең ышанычлы дустыгыз булачак, шәхси тормыштагы кыенлыкларны хәл итәргә дә, эштә килеп туган авырлыкларны җиңәргә дә, гаиләдә гармония булдырырга да ярдәм итәчәк. Ел символы сезне уңышсызлыклардан саклаячак. Юлбарыслар актив һәм курку белмәс булсалар да, күп кенә сорауларда эчке сиземләүгә таянып эш итү төрле күңелсезлекләрдән сакланырга ярдәм итәр. Үз-үзегезгә ышаныч максатка тиз арада ирешергә ярдәм итәр. Шул ук вакытта үзегезне кулда тотарга, юк-бар ачуланышмаска тырышыгыз, сугышулардан аеруча сакланыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә – гаилә кору, туй уздыру, бала табу өчен дә уңышлы ел көтелә. Акча мәсьәләсенә килгәндә, сезгә тырышып эшләгәнгә генә түгел, ә көтелмәгән җирдән дә акча килеп керүе бар. Бу хакта беркемнең дә белмәве хәерле булыр. Гомумән, акчага бәйле серләрегезнең чишелмәве хәерле. Ел символы моны ошатып бетермәскә мөмкин. Юлбарыс елында туганнарга эштә уңыш елмаер. Үсешкә ирешергә теләсәгез, курыкмагыз. Җитәкчелек белән бу хакта сөйләшергә кирәк. Әгәр эш урыныгыз ошамый икән, аны үзгәртүдән курыкмагыз. Сәламәтлек ягыннан, юлбарыслар нык сәламәтлек һәм егәрлекләре белән аерылып тора. Кайвакыт диванда ятып торуны өстен күрсәгез дә, ялкаулыкка бирешмәгез.

Бик мөлаем һәм йомшак кына күренгән Куян (Мәче) елында туганнар көчле рухлы булуы белән аерылып тора. Алар үз дигәненә ирешкәнче тырыша торганнардан. 2022 ел символы куян елында туганнарны да хезмәт сөючән булганнары өчен яратачак. Ләкин артыгын кыланырга кирәкми. Киләсе елның төп кагыйдәсе: эш – нәтиҗә – бәя. Куян елында туганнар өчен, юлбарыс елы язмышларында хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Хыялланырга курыкмагыз. Барлык башлангычларыгыз да нәтиҗәле булыр, ләкин вакытны ашыктырмагыз. Киләсе елда сез игътибар үзәгендә булырсыз, үз адресыгызга күп кенә мактау сүзләре дә ишетерсез. Шулай да артык канатланып китеп, барлык кешеләргә дә ышанып бетмәгез. Сезнең гадилектән файдаланырга теләүчеләр дә булыр. Идеаль мөнәсәбәтләр телисез икән, партнёрыгызны тыңларга өйрәнегез. Яз айларында ялгыз куяннар мәхәббәт дөньясында яши башлар. Көз гаилә кору өчен яхшы чор булыр, гаиләлеләрдә ишәю дә көтелергә мөмкин. Финанс ягыннан караганда, куяннарга бар нәрсәне дә контролҗдә тотарга кирәк. Юрганга карап аякны сузарга кирәк, дигән сүзләр бу елда сезнең өчен аеруча актуаль булырга мөмкин. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәшт ителә. Хроник авырулары булганнарга һич кенә дә шаярырга ярамый. Сәламәт яшәү рәвешен арткы планга калдырып ялгышмагыз.

Аждаһа елында туганнар ел 2022 ел тотрыклы булыр, үз көенә тыныч кына узар. Ниндидер зур яңалыклар көтмәгез. Ел символы сезгә карата уңай мөнәсәбәттә булыр, шуңа аны котырмавыгыз хәерле. Юлбарыс яхшы нәтиҗә таләп итә, шуңа күрә сезгә дә нык кына тырышырга туры киләчәк. Аждаһа елында туучылар да эштә яхшы күрсәткечләргә ирешер. Кайвакыт энергиягез артык ташып торыр, аны тигез итеп бүләргә өйрәнегез Елның икенче яртысында арып киүегез бар. Аждаһалар бик гадел, алар ялганга, икейөзлелеккә түзә алмый, шуңа күрә үзләренә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә артык таләпчән. Юлбарыс сезнең бу сыйфатны яратачак. Хисләрегезгә артык бирмәгез, акыл белән эш итәргә өйрәнегез. Һәр өлкәдә дә сездәни төгәллек сорала. Бу аеруча бизнеска бәйле. Әгәр сез җитәкчелек итәсез икән, үзегезне артык өстен куймагыз. Тормыш бер мизгел эчендә үзгәреп куярга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, ялгызларга гаилә корганчы яхшылап уйларга киңәш ителә. Ләкин конфликта керүдән тыелыгыз. Финанс өлкәсендә кыенлыклар көтелми. Яхшы эшләгәннәр, акчасын да яхшы алыр. Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Вакытында табылган авырулар хәлне катлауландымаска ярдәм итәр.

Елан елында туучылар өчен бик актив һәм нәтиҗәле ел көтелә. Хыялларына чыналап ышанганнар аларның чынга ашуына да ирешер.Иң максатчаннарны язмыш бүләге дә озак көттермәс. Эчке сиземләвегезгә ышаныгыз. Еланнар хисләрен кулда тота белә. 2022 елда бу сыйфатыгыз сезгә файдага гына булыр. Елан сезнең алда күп мөмкинлекләр ача. Кайсы гына юлны сайласагыз да, уңышка ирешерсез. Эштә дә иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтегез. Җитәкчелек сезнең тырышлыкны күреп алыр. Финанс ягыннан караганда, керем дә чыгымга караганда күбрәк булыр. 2022 ел яңа танышулар елы буларак та истә калыр. Арагызда элеккә мәхәббәтен яңадан очратучылар да булыр. Икенче ярым миңа нәрсәдер тиеш дип яшәүдән сакланыгыз. Сәламәтлек ягыннан, организмыгызны тыңларга өйрәнегез. Уйламаган җирдән берәр авыруыгызның тышка килеп чыгуы бар. Үзегезне саклагыз.

Ат елында туганнарга 2022 елда бик үк җиңел булмас. Моңсуланган, чын мәгънәсендә, ат кебек эшләгән вакытларыгыз да күп булыр. Ләкин сез зарлана һәм бирешә торганнардан түгел. Сезнең эш сөючәнлек һәм тырышлыкны ел хуҗасы – юлбарыс та югары бәяләр. Дәвамлы эшләрегезне нәкъ бу елда башлау хәерле булыр. Әйтик, фатир сатып алу, бала алып кайту турында уйланасыз икән, бик уңышлы чор. Зур үзгәрешләр көтелмәсә дә, финанс хәлегез дә яхшырыр. Иң яхшы киңәш – бурычка алмагыз һәм бирмәгез. Яраткан кешегезне югалту куркынычы бар. Шуңа сайлау алдында калсагыз, яхшылап уйлагыз. Гомумән, киләсе ел сезгә шәхес буларак үсәргә ярдәм итәр. Эш дип, якыннарыгыз турында да онытмагыз. Сәламәтлеккә килгәндә, хроник арганлык нык сиздерер. Һәр сүзне йөрәгегезгә якын алмагыз, депрессиягә бирелүегез бар.

Кәҗә елында туучылар өчен, 2022 ел онытылмаслык булыр. Тормышыгызда эз калдырырлык вакыйгаларны кабат-кабат искә алырсыз. Куйган һәр максатыгыз тормышка ашар. Кәҗә елында туганнарның фантазиясе бик бай, эчке сиземләүләре яхшы эшли. Шуңа күрә тормышыгыздагы күп кенә кешеләрнең чын йөзен ачарсыз. Бу сезнең дөреслек яратуыгыз белән дә бәйле булыр. Ләкин сезгә беркатлылык та хас. 2022 елда бу сыйфатыгыз аркасында мошенниклар кулына эләгүегез бар. Сак булыгыз. Гомумән, Юлбарыс елы вакыйгаларга бай булачак. Тормыш артыннан куып, үзегез турында да онытып бетермәгез. Яхшы уйлар үзенә таба яхшыны китерә, начар уйлардан арыныгыз. Мәхәббәткә килгәндә, хисләр ташкыны гел уйнап торыр. Гадәти көн дә романтик кинога әйләнеп куярга мөмкин. Ялгызлар парлы булса, гаиләлеләрнең икенче пары белән аралары суынып китү куркынычы бар. Бу – гадәти күренеш, бары тик бер-берегезне ишетергә өйрәнегез. Ел уртасына кыска вакытлы проектларыгызны төгәлләп куярга киңәш ителә. Акчаны бераз җыеп бару турында да уйлагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.

Маймыл елында туучылар өчен, юлбарыс елы вакыйгаларга бай көннәр вәгъдә итә. Вак-төяк мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, тормышыгызның барлык өлкәләрендә дә диярлек уңыш көтелә. Язмышыгыз әзерләгән һәр дәресне лаеклы рәвештә үтәп чыга алырсыз. 2022 ел символы бик таләпчән, ләкин гадел булыр. Үгез елындагы барлык борчу-мәшәкатҗләр дә артта калыр. Икенче яктан, киләсе елда кайбер урыннарда үзегезне бик үк уңайлы да хис итмәссез. Маймыл елында туучылар күп эшләү сәләтенә ия, стресска бирелеп утырырга вакытлары да юк, һәр нәрсәгә аек акыл белән карыйлар. Бу сыйфатларны ел символы да ярата. Уңышсызлыклар турында озак уйлап тормагыз, алар сезнең алга китешне тоткарлый гына. Ел башында ниндидер каршылыклы хәлләргә очравыгыз бар. Куйган максатыгызга таба юлны ябып куюы да бар. Ләкин онытмагыз: артка юл юк! Мәхәббәт өлкәсендә зур үзгәрешләр көтелми. Парлыларга бер-берсен тугрылыкта сынарга туры килүе бар. Акча бәйле белән сорауларны да уңай хәл итәрсез. Шулай да керемгә караганда, чыгымнарыгызның күбрәк булуы бар. Карьерада үсешкә ирешү өчен, бу көнгә кадәр күрсәтмәгән талантларыгызны эшкә җигәргә туры килер. Ләкин ял турында да онытмагыз. Нерв системасын ныгытырга кирәк. Төнлә ялсыз эшләвегез, баш авыртуына китерер. Дөрес туклануга да зур игътибар бирегез.

Юлбарыс елы Әтәч елында туучылар өчен, уңышлы ел вәгъдә итә. Ләкин әтәчләр төрле проблемалар уйлап чыгарырга ярата. Шуңа күрә күп кенә уңышсызлыкларыгызда үзегез үк гаепле булачаксыз, артык катлауланырмагыз. Әйләнә-тирәдәгеләрне тәнкыйтьләүдән дә туктарга киңәш ителә. Юлбарыс мондый холыклыларны бик өнәп бетерми. Ел хуҗасының ачуын чыгармау хәерле. Үзегез турында чыккан гайбәтләрне йөрәгегезгә якын алмагыз. Дус-туганнарыгыз ярдәм сорамаганда, киңәш бирмәвегез дә хәерле булыр. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сездән сабырлык сорала. Башыгызны югалтуыгыз бар. Гаиләле булу сезне төрле мәхәббәт романнарыннан туктата алмас. 2022 елда акча керемен яхшыртып кына калмассыз, ә арттыруга да ирешерсез. Ел буе тырышып эшләвегез, декабрьгә уңышка китерер, бәлки эш урынында яхшы тәкъдим дә алырсыз. Эшнең шул мизелдә үк нәтиҗә китермәве турында уйланулар сәламәтлегегезгә зур зыян салырга мөмкин. Дөрес режим турында онытмагыз.

Эт елында туучыларны кызыклы, гадәти булмаган ел көтә. Күп акча алырга теләсәгез, шактый гына тырышырга туры киләчәк. Әллә ни зур хыяллары булмаганнарга күп көч куярга туры киләчәк. Кеше хисабына яшәү принцибына карата фикерегезне үзгәретргә тырышыгыз. Юлбарыс бу тырышлыкларыгызны күреп, ел ахырында бераз тын алырга ирек бирер. Этләр – бик тугры хайваннар. Сез буш вәгъдәләр дә бирмисез. Эшләгән хезмәт нәтиҗәсен күрсәтергә теләмәүчеләр өчен, ел хуҗасы яңа мөмкинлекләр бүләк итәр. Шулай ук «комфорт зона»сыннан чыгарга да, көчсезлекне җиңәргә дә өйрәнерсез. Бар нәрсәгә дә өлгереп, уңышка ирешергә теләсәгез, билгеле бер юнәлешне сайларга кирәк булыр. Финанс ягыгызның уңай якка хәл ителеше дә бары тик үзегездән генә тора. Бирелгән мөмкинлекләрне дөрес файдаланмау, ел хуҗасының ачуын чыгарыр. Этләр мәхәббәт өлкәсендә тугрылыкны ярата, бер гашыйк булсалар, бу – мәңгелеккә. Быел үзегез дә кемнәрнеңдер төннәренең йокысыз итәрсез. Парлылар тыныч кына яшәвен дәвам итәр. Арыганлык мотивациянең кимүенә китерер. Төшенкелеккә бирелмәгез, мондый халәт сәламәтлек өчен бер дә файдага түгел.

Дуңгыз елында туучылар өчен, юлбарыс барлык хыялларны тормышка ашыручы могҗизалы көчкә ия тылсымчыга әйләнер. Рәхмәтле булырга өйрәнегез. Аның бу юмартлыгыннан артык файдаланучыларны тиз урынына утыртыр хуҗа. Дуңгыз елында туучыларны иҗат өлкәсендә аеруча зур уңыш көтә. Гомумән, һәр эшегез югары бәяләнер. 2022 ел өйдәге мәшәкатьләрне хәл итү, анда рәхәт атмосфера урнаштыру өчен бик уңышлы ел. Ләкин гадәтләгән яшәү шартларын үзгәртергә туры килүе бар. Яхмышка каршы барырга тырышмагыз. Киләсе ел мөстәкыйльлеккә дә өйрәтер. Күп кенә авырлыкларны күзгә-күз калып хәл итәргә туры килер. Шул ук вакытта юлбарыс юлында авыр вакытларда таянырлык кеше очратырсыз. Ул дус та, бәлки гаилә кору өчен пар да булырга мөмкин. Акчага булган мөнәсәбәтегез дә үзгәрер. Бизнес өлкәсендәгеләргә беркадәр югалтулар янарга мөмкин. Экстремаль спорт төрен яратучыларга игътибарлырак булырга киңәш ителә, зур имгәнү алу куркынычы бар. Ел уртасында организмыгыз ял кирәк икәнен сиздереп алыр.

Кайсы гына билге астында тусак та, 2022 ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын! Су юлбарысы ел башыннан ук билгеләнгән кагыйдәләргә буйсынып яшәвебезне таләп итәр. Аның сүзеннән чыкмавыбыз хәерле. Ләкин ул кагыйдәләр артык катлаулы да түгел, ел хуҗасы һәр хәрәкәтнең нәтиҗәле булуын ярата. Башкарган эшләрегез уң булсын, сау-сәламәт килеш Яңа елны каршы алып, зур югалтуларсыз уздырырга язсын.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading