16+

Әти-әниләр аерылышкан очракта балалар белән аралашу ничек билгеләнергә тиеш?

«Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Кузнецов хөкүмәткә яңа канун проектын тәкъдим итте.

«Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Кузнецов хөкүмәткә яңа канун проектын тәкъдим итте.

Ул аерылышу вакытында аерым яшәячәк әти яки әнисе белән аралашу мөмкинлеге һәм тәртибе турындагы мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим итә. Бу, беренче чиратта, балигъ булмаганнарның әти-әниләре мөстәкыйль рәвештә килешә алмаган очракка карый, дип яза РИА Новости.

Хәзерге вакытта баланың аерым яшәүче әти яки әнисе белән аралашу мәсьәләсен хәл итү өчен аерым суд утырышы таләп ителә. Бу процесс озакка сузылырга мөмкин, ә бала бу вакыт эчендә аерым яшәргә мәҗбүр булган әти-әнисеннән ераклашырга мөмкин.

Яңа канун проекты судка аерылышу процессы стадиясендә аралашу мәсьәләләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Бу баланың әтисе яки әнисе һәм башка якын туганнары белән аралашуына комачаулаган ситуацияләрне булдырмый калачак. Чөнки күп очракта баланы әнисе белән калдыралар, ә хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында газизен үз әтисе белән аралашудан мәхрүм итәргә тырыша. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading