16+

Нигә үзеңне мактап, шатланмаска ди? 23-30 майга йолдызнамә

23 мая 2025, 10:50
2347
0
2
Уку өчен 3 минут

Дөнья – фикер төрлелеге. Беркем дә төгәл хакыйкатьне белми.

Нигә үзеңне мактап, шатланмаска ди? 23-30 майга йолдызнамә

Дөнья – фикер төрлелеге. Беркем дә төгәл хакыйкатьне белми.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Үзегезнең вакытыгызны һәм сабырлыгыгызны кирәкмәгән эшләр һәм кешеләр өчен әрәм итмәгез. Алар моның кадерен белми. Калган вакытыгызны үзегезгә яисә гаиләгезгә багышлагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Бүген сезнең кәефегезне, бик тырышсалар да, беркем дә боза алмас. Кечкенә җиңүләр аша, сез үзегезнең олы максатыгызга якынлашасыз. Нигә үзеңне мактап, шатланмаска ди? Дөрес эшлисез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Зур хыял юлына илтә торган юлда сез инде бик көчле тизлек җыйдыгыз. Хәзер сезне беркем дә туктата алмас. Калганнарга бары тик, юлыгызга кермичә, сезнең өчен шатланып торырга киңәш итегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Йолдызлар сезгә күңел кичерешләрен бушатырга киңәш итә. Якын кешегез белән очрашып, тынгы бирмәгән уйларыгызны, хисләрегезне сөйләгез. Үзеннән-үзе җиңеләеп калганыгызны сизәрсез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә эчке дөньясына карарга өйрәнегез. Әлеге гадәтегез аркасында, еш хаталанасыз. “Күзләр – күңел көзгесе,” дигән халык. Колак салыгыз!

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Күптән түгел туган бәхәсне чишәр өчен, үзегез беренче адым ясагыз. Горурлыгыгыз урынлы булмас. Минутлык ачу аркасында, җылы мөнәсәбәтне бозарга кирәкми. Моның мәгънәсезлегенә тиздән үзегез дә төшенерсез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Акча мәсьәләсендә үзгәрешләр көтелә, ә яхшы яисә начар якка булуы әлегә билгесез. Акча акыллы кеше кулында гына арта һәм күбәя диләр. Алар белән дөрес кулланырга өйрәнегез. Баеп китү ихтималы да бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Интуициягезгә колак салыгыз. Ул инде күптән сезгә бер сүзне “кычкыра”. Хәзер әлеге вакыйгага күз йомып, “ялгыш тоелды, күренде” дисәгез, соңыннан ул сезнең файдага чишелмәс.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Әти-әни биргән тәрбия кешенең холык нигезен билгели. Ләкин тормыш итәр өчен ул гына җитми, үз-үзеңне тәрбияләргә дә кирәк. Ә әлеге тәрбияне кеше гомер буе ала, күп кенә гамәлләрен шуның йогынтысында башкара.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Эт өрә дип, без аңа җавап итеп өрмибез бит, мәче мияулагач та аның телендә сөйләшмибез. Тормышта да кайбер кешеләр белән шулай эшләргә кирәк: сезнең телне аңламасалар, алар теленә күчәргә кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Мәхәббәт даирәсендә көтелмәгән сөю һәм көчле хисләр антициклоны көтелә. Бөтен башыгыз белән әлеге бәхет “явым-төшеменә” чумарсыз. Сезнең өчен шатланырга гына кала.

Балык (19 февраль – 20 март)

Дөнья – фикер төрлелеге. Беркем дә төгәл хакыйкатьне белми. Димәк, әгәр дә кемдер сезнең тотышыгызны, эшегезне начар бәяләсә, бу бары тик аның фикере. Әйе, ул фикер яшәргә лаеклы. Тик сез аңа колак салмаска да мөмкинсез. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading