16+

«Тиздән барысы да кискен үзгәрергә мөмкин»: 1-8 ноябрьгә йолдызнамә

Сездәге оптимизм теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк.

«Тиздән барысы да кискен үзгәрергә мөмкин»: 1-8 ноябрьгә йолдызнамә

Сездәге оптимизм теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Атна төрле элемтәләрне һәм мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен әйбәт. Якыннарыгыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, ярдәм итәргә тырышыгыз. Эштәге тырышлык һәм максатчанлык бик яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. Ялларда күңелсез уйларыгызны куыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Күп нәрсә сезнең кешеләр белән тату яши белүегезгә бәйле булачак. Әгәр әңгәмәдәшегезне тиз ышандыра алмавыгызны аңлыйсыз икән, теләсә нинди бәхәсне юкка чыгарырга тырышыгыз. Артык үзсүзлелек сезгә аяк кына чалачак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сездәге оптимизм теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк. Кызыклы кешеләр белән аралашу өстәмә акча чыганагы алырга булышачак. Әгәр мантыйк ягыгыз такыр булмаса, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табарсыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Атна күптөрле эш вәгъдә итә, әмма аның өчен бик яхшы түлиячәкләр. Җомга һәм шимбә көнге күрешүләр уңышлы булачак. Кулларыгызны төшермәсәгез, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәрсез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бу атнада тынычлык дигән нәрсәне төшегездә күрсәгез генә. Мөһим докуметларыгызны тәртиптә тотыгыз, мөһим дип санаган эшләрегезне төгәлләүне озакка сузмагыз. Ялларда эшкә дәшеп алулары ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Саклык һәм зирәклек - сезнең төп союздашларыгыз. Эштә низаг булырга мөмкин – әйткәләшүдә катнашмаска тырышыгыз, әмма кызыклы мәгълүмат белү мөмкинлеген дә ычкындырмагыз. Ял көннәрендә театрга барыгыз, китап укыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Күңел күтәренкелегез белән тирә-юньдәгеләрне үзегезгә җәлеп итәрсез. Авантюралы тәкъдимнәрдән баш тартуыгыз хәерлерәк. Атнаның икенче яртысында ял итегез. Туганнарыгыз турында онытмагыз, дусларыгызны кунакка чакырыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Көтелмәгән хәлләр һәм вакыйгалар белән тулы атна. Ләкин барысы да сезнең файдага хәл ителер. Кирәкмәгән элемтәләрдән арынсагыз, кадерле кешегез белән бергә була алырсыз. Ачуыгызны гаепсез кешедән алмагыз, тынычланыр өчен иң яхшысы – табигатькә чыгу.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Бу атнада тирләргә туры килер. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәгез дә, бу эшчәнлек гаять зур киеренкелек һәм фидакарьлек таләп итәчәк. Карьера дип, шәхси тормышыгызга зыян китермәгез. Эштәге проблемалар була да бетә, ә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр күпкә мөһимрәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Сезгә ниндидер игелекле эш башкарып, мәрхәмәтлелек күрсәтергә кирәк. Һәрхәлдә, бу сезгә үзегезне мөһим һәм кирәкле итеп тою мөмкинлеге бирәчәк. Җомга көнне вакыйгалар үзәгендә “кайнарга” мөмкинсез –  вазгыятьтән дәрәҗәгезне төшермичә чыгарга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Алга таба нишләргә икәне аңлашылганчы, күләгәдә булырга тырышыгыз. Тиздән барысы да кискен үзгәрергә мөмкин. Тик аңа кадәр сезгә тыныч кына “түл җыярга”, көч тупларга киңәш ителә. Якшәмбе проблемаларыгызның күп өлешен хәл итәрсез.

Балык (19 февраль – 20 март)

Бөтенесе дә, бер күңелсез нәрсәне санамаганда, яхшы бара. Ә аның исеме - ялкаулык. Әгәр ялкаулыгыгызны җиңсәгез, барысы да яхшы булачак. Идеяләрегезне, планнарыгызны һәм проектларыгызны тәкъдим итегез, алар чын тормышчан, димәк, тиздән тормышка ашачак

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading