16+

Тормышка ышаныгыз: 9-16 октябрьгә йолдызнамә

Яңа танышулар өчен әйбәт вакыт. Алар эш ягыннан булышырга мөмкин.

Тормышка ышаныгыз: 9-16 октябрьгә йолдызнамә

Яңа танышулар өчен әйбәт вакыт. Алар эш ягыннан булышырга мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу көннәрне гаиләгездә булган эшләрне эшләүгә багышласагыз әйбәт булыр. Якыннарыгызның сезне тыңламавы кәефегезне төшерергә мөмкин. Аларга ачуланмагыз, киресенчә, аңлашырга тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үзегез дә көтмәгән бер эш башлап җибәрүегез бар. Нәтиҗәдә ул сезгә бик күп яңа хисләр бүләк итәр. Бу араларда күңелегезне тыңлагыз. Ул сезгә сез теләгән сорауга җавап бирә алырга мөмкин.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игътибарны күбрәк үзегезгә һәм сәламәтлегегезгә юнәлтегез: берәр кая барып кайтыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, тәмле әйбер пешерегез. Начар уйлардан арыныр өчен, өй җыештыру булышыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Әгәр дә сезнең вак-төяк эшләрегез калган булса, аларны эшләп бетерер өчен яхшы вакыт. Хәзер ныклап тотынмасагыз, соңыннан аларны чишер өчен күбрәк вакыт таләп ителүе бар.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Атна башында җиң сызганып куәтләп эшләп алырга туры килер. Ләкин яллар җитү белән, эшләрегез азаер, вакытыгыз күбәер. Якыннарыгыз, дусларыггыз белән  рәхәтләнеп ял итә алырсыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Соңгы арада күп эшләгәнгә күрә, хәзер ял итеп алсагыз да була. Йолдызлар сезгә театрга барып кайтырга, табигатькә чыгып керәр киңәш итә. Гомумән кешеләр белән аралашу сезгә файда китерә ала.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Максатыгызга бару юлында, тын алып ял итергә вакыт. Сезнең алда яңа юллар барлыкка килүе мөмкин. Ашыкмыйча, барысын да берничә тапкыр уйлагыз, үлчәгез. Бу сайлауның күп нәрсәгә тәэсир итүе бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бәхәскә керү ихтималы бар. Үз сүзегездә нык торыгыз, бирешмәгез. Күңелегезне борчыган әйберләрне гаиләгез белән чишә аласыз. Аларга уй-фикерләрегез белән уртаклашсагыз, һичшиксез бергә чыгу юлын табарсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Күптән аралашмаган дусларның, танышларның килеп чыгуы бар. Алар белән аралашу сезгә бик күп яңа мәгълүмат бирер. Шуңа күрә кире какмагыз, утырып сөйләшегез. Бу көннәрдә эштән яхшы хәбәрләр әйтергә мөмкиннәр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Яхшы нәтиҗә китермәгән тәҗрибә, шулай ук тәҗрибә. Моңаерга сәбәп юк! Хыялга илтә торган юл гел җиңел бирелми. Хаталар аркылы гына кеше дөрес юлны сайлый. Яхшылап уйлагыз да, башка яңа юлны сайласыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Яңа танышулар өчен әйбәт вакыт. Алар эш ягыннан булышырга мөмкин. Шулай юк, ялгыз булсагыз, үз ярыгызны табу ихтималы бар. Шуңа күрә як-ягыгызга ешрак игътибар итегез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Барысы да үз көе белән барсын. Артык контроль кирәкмәс. Тормышка ышаныгыз һәм барысы да үз вакыты белән көйләнер. Аның урынына, алдан игътибар бирмәгән әйберләргә кире кайтсагыз, әйбәт булыр.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading