16+

Үткәндәге бер кеше, һаман сезне оныта алмый: 16-23 майга йолдызнамә:

16 мая 2025, 10:06
5192
0
1
Уку өчен 3 минут

Төшләрегезгә игътибарлы булыгыз. Алар сезнең аң төпкелендәге хисләр, вакыйгаларның чагылышы.

Үткәндәге бер кеше, һаман сезне оныта алмый: 16-23 майга йолдызнамә:

Төшләрегезгә игътибарлы булыгыз. Алар сезнең аң төпкелендәге хисләр, вакыйгаларның чагылышы.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Яхшы яисә начар вакыйга алдыннан тормыш сезгә кечкенә ишарәләр бирә. Ул чит кешеләр сүзе, рәсем, җыр аркылы була ала. Сез еш кына аларга колак салмыйсыз, соңыннан үкенәсез. Игътибарлыгыгызны арттырыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Үз-үзегез өчен шатланырга, куанырга, үзегезне мактарга өйрәнегез. Сез үзегезгә зур-зур таләпләр, максатлар куясыз һәм ял итәргә рөхсәт итмисез. Үзегезгә “канат” куйсагыз гына, очып китә аласыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Иҗади тәҗрибәләр өчен менә дигән вакыт. Гомумән сәнгать белән кызыксынмаган Игезәкләр дә үзләрендә яңа ашкыну тоярлар. Димәк тиздән дөнья яңа иҗат әсәрләре күрәчәк.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Кыслалар өчен иртә кайчан матур? Дөрес, ул иртә көндезге сәгать 12:00 башланса. Нигә эш һәм уку көнен шул сәгатьтә башламыйлар икән? Соңгы көннәрдә бу уй Кыслаларга тынгы бирми.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Тирән уйларга батып йөрергә мөмкинсез. Тормышыгызның беренче минутыннан алып, хәзергесенә кадәр анализлау белән шөгыльләнү вакытыгызны алыр. Йолдызлар ак җирдән кара эзләмәскә киңәш итә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Моның хәтле елмаю һәм көлүгә кайдан көч-дәрман аласыз сез, Кызлар? Сезгә бу ялларда барысы да рөхсәт ителә: аралашыгыз, көлегез, җырлагыз. Бу якты нурны башкалар да сеңдереп барыр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Тормыш авыр бормалы-бормалы сукмак булса, Үлчәүләр аны самолет белән очып узарлар, шомлы карурман булса, якты фонарь алып, бөтен урманны нурга күмәрләр. Кыскасы, алар төшеп калганнардан түгел!

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Вакытны ашыктырмагыз. Әйе, сезгә барысы да бүген һәм хәзер кирәк. Тик тормышта барысы да алай тиз эшләнми һәм бу дөрес тә. Бүгенге минутлык хыялыгызның бер айдан кирәксез икәнен тою ихтималы бар.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Үзегезнең теләкләрегезне ачык әйтергә өйрәнегез. Башкалар сезнең фикерләрегезне укый алмый һәм үзләре белгәнчә эшли. Аларның дөрес эшләвен теләсәгез, бары тик уйларыгызны җыеп, дөрес итеп җиткерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Бүре дә, арысланнар да кешеләрнең дусларына әйләнә ала. Нәтиҗә: бөтен әйбер дә үзгәрә ала, шул рәттән кешеләр дә. Йолдызлар сезгә башка кешеләргә икенче шанс бирергә кирәклеге турында искәртә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Төшләрегезгә игътибарлы булыгыз. Алар сезнең аң төпкелендәге хисләр, вакыйгаларның чагылышы. Шуңа да аларның мәгънәләренә төшенергә кирәк. Бер төш тормышка ашып куярга да мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)

Үткәндәге бер кеше, бик теләсә дә, һаман сезне оныта алмый. Сез дә соңгы вакытта аның турында искә төшерәсез. Бу сезнең арада аңлашылмаучанлык, бәйлелек калганны аңлата. Аны үзгәртергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading