16+

Аерылырга карар кылганнарның уртача яше билгеле булды

Татарстанда ешрак берничә ел яшәгән яшь парлар түгел, ә 10-19 ел гомер иткән урта буын кешеләре аерылыша.

Татарстанда ешрак берничә ел яшәгән яшь парлар түгел, ә 10-19 ел гомер иткән урта буын кешеләре аерылыша.

Татарстан Министрлар кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, моның сәбәпләрен ачыкларга һәм нәкъ менә шушы категория гаиләләр белән тыгызрак эшләргә кирәк.    

Гомумән алганда, быелның 11 аенда 12 225 аерылышу теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, гаилә таркалулар санының 7,4 процентка кимүе күзәтелә. 2023 елның 11 аенда 13201 пар аерылышу карарын кабул иткән, 2022 елда бу сан 13326 булган.

- Аерылырга карар кылганнар һич кенә дә яшь гаиләләр түгел. 10-19 ел бергә яшәүчеләр. Бу кешеләрнең яше – 40-49. Шуңа күрә яшь парлар белән генә түгел, урта яшьтәгеләр белән дә эшләргә ниятлибез, - ди Эльвира Әхмәтова.

Шул ук вакытта Татарстанда 22 меңнән артык гаилә теркәлгән. Хатын-кызлар актив рәвештә 18-24 яшендә, ирләр 25-29 яшендә гаилә кора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading