16+

Йолдызнамә (12-19 октябрь)

12 октября 2022, 09:25
4850
0
2
Уку өчен 3 минут

Көчегезне һәм сәләтегезне бәяләп бетермисез. Алдыгызда ишекләр ачык, сезгә аларны ачып керергә генә кирәк.

Йолдызнамә (12-19 октябрь)

Көчегезне һәм сәләтегезне бәяләп бетермисез. Алдыгызда ишекләр ачык, сезгә аларны ачып керергә генә кирәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Итәк чабуларын җыебрак йөрсәгез яхшырак булыр. Җитәкчелеккә эш вакытында үз эшләрегез белән шөгыльләнүегез ошамаска мөмкин. Конфликт  чыкмасын дисәгез саграк булыгыз.  

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Һәр нәрсәдә пунктуаль булырга, йөкләмәләрне үз вакытында үтәргә тырышыгыз. Шул ук вакытта өстегезгә артык эш тә өймәгез. Элемтәләрне  җайга салу өчен яхшы вакыт. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Якын кешеләрегезнең ярдәмен тоярсыз. Ыгы-зыгы һәм эш күп булачак, ләкин шуның нәтиҗәсендә кесәгезгә хайран гына өстәмә акча да керәчәк. Эш дип ял һәм шәхси тормыш турында  онытып җибәрмәгез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Җитәкчелек тарафыннан сезгә бик җаваплы йөкләмә тапшырылырга мөмкин. Борчылмагыз, аны җиренә җиткереп эшләрсез, барысы да канәгать калыр. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үзегезне һөнәри яктан ачарга, эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтергә курыкмагыз. Көчегезне кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итмәгез, интернетта күп утырмагыз. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне вакытында ачыклагыз.

 Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кешегә сорамаса да,  киңәшләр бирү, ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтү гадәтегезне ташлагыз. Кешенең ачуын чыграсыз бит. Аларга сезнең үгет-нәсихәтләрегез кирәк микән, шуны уйлап карагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзеңне бетереп эшләргә кирәкми, организмыгызны хәлсезләндерә күрмәгез. Атна  шәхси эшләр белән шөгыльләнү өчен уңай. Ялларда йорт һәм гаилә эшләрен беренче урынга куегыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Планнарыгызны курыкмыйча тормышка ашырыгыз. Һичшиксез, уңышка ирешерсез. Сезгә хәйран гына  зур күләмдә акча керергә мөмкин. Шәхси тормышта җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Идеягез җитәкчелек тарафыннан хупланачак. Бәлки сезнең өчен отышлы мәгълүмат килеп ирешер. Ләкин бу атнада җитди карарлар кабул итмәү хәерлерәк булыр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кул кушырып утырырмагыз. Бәхет кошыгызны кулдан ычкындыра күрмәгез, ахырдан үкенергә туры килмәсен. Ялларда кунаклар кабул итәргә әзер булыгыз. Алар белән дөнья мәшәкатьләрен онытып ял итегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тырышсагыз, тормышыгызны үзегез өчен файдалы һәм яхшы якка үзгәртә аласыз. Эштә фикерегезне кычкырып әйтү сезнең файдага булыр. Һөнәри үсеш турында уйларга кирәк. Сезгә йолдызлар хәерхаклы, курыкмагыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Көчегезне һәм сәләтегезне бәяләп бетермисез. Алдыгызда ишекләр ачык, сезгә аларны ачып керергә генә кирәк. Бу атнада гаиләсезләр үз парын очратырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading