16+

Йолдызнамә (13-20 май)

Хыялланган эшләрен башларга менә дигән мөмкинлек туачак. Сез аны җиңеллек белән башкарып чыгачаксыз. Кул эшләрен яратасыз, эшегездә дә бу сыйфатыгызны кулланыгыз.

Йолдызнамә (13-20 май)

Хыялланган эшләрен башларга менә дигән мөмкинлек туачак. Сез аны җиңеллек белән башкарып чыгачаксыз. Кул эшләрен яратасыз, эшегездә дә бу сыйфатыгызны кулланыгыз.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Бу –  Кучкарлар өчен мөһим карарлар атнасы. Аларга үзләренең проблемаларын гына түгел, дус-ишләрекен дә, туган-тумачаларыныкын да хәл итәргә туры киләчәк. Тормыш тәҗрибәгез һәм эчке тоемлавыгыз сезгә бик яхшы ярдәм итәр. Шуңа күрә куркып калмагыз, барысы да яхшы булыр. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Йолдызлар Үгезбозауларга эшләрен иртәгеге көнгә калдырмаска киңәш итә. Бары тик шул очракта гына эшләрегезне җиренә җиткереп, вакытында башкарырга өлгерерсез. Ләкин бу башыгыз белән эшкә чумып, ял итәргә онытырга кирәк, дигән сүз түгел.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Игезәкләр өчен бу уңышлы атна булачак. Башыгызга килгән иң кыю уйларыгызны һәм планнарыгызны да тормышка ашырырлык дәрманыгыз булыр. Атна ахырын берәр яңа төрле нәрсәгә өйрәнүгә, белем алуга багышлагыз яхшырак булыр. Ялгыз Игезәкләр җитди мөнәсәбәтләр башлап җибәрер.  

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Кыслалар атнаның беренче яртысында үзләрен тәгәрмәчтә әйләнгән тиен кебек хис итәрләр. Атна бик тыгыз, эшлекле очрашуларга бай булыр. Ял итәргә дә вакытлары калмаска мөмкин. Ләкин алар зарланмаячак, чөнки башкарган эшләреннән  бик канәгать булырлар. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Арысланнар өчен атна кызык һәм мавыктыргыч башланып китәчәк. Арысланнарның ниндидер сөйкемле сөякләре бар, аларга һәрвакыт яңа кешеләр тартыла. Тормышларына ниндидер яңалык керергә тора. Атнаның икенче яртысын ялга багышласалар яхшырак булыр, чөнки ялларда аларны яңа проект көтә.     Шуңа күрә, көч туплау комачауламас.  

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Кызларга бу атнада кечкенә генә нәрсәгә ирешү өчен дә бик күп тырышырга туры киләчәк. Дус дип санап, эч серләрегезне сөйләгән кешеләр сезнең турында гайбәт таратудан да тартынмаска мөмкин. Шәхси тормышыгызны башкаларга сөйләвегезнең ачы сабагы бу. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Үлчәүләр өчен яңа эш башлау мөмкинлеге туачак. Ләкин, ниндидер зур эшләргә тотынмый торыгыз. Бу - сезнең өчен мәгълүмат туплау, анализ ясау чоры. Ниндидер зур максатларга ирешим дисәгез, кечкенә адымнардан башлагыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Бу атнада Чаяннарның тормышларын үзгәртү мөмкинлеге күп булачак. Кулдан ычкындырмагыз! Эмоцияләрегезне читкә куеп торыгыз, бу - аек акыл белән эш итә торган вакыт. Мәхәббәт өлкәсендә көтелмәгән сөенеч булырга мөмкин. Тирә-яктагыларга игътибарлырак булыгыз, бәлки сезне бәхетле итүче кеше яныгызда гынадыр? 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Укуда, эштә аеруча игътибарлы булу сорала. Игътибарсызлык аркасында җибәрелгән хата аркасында тәнкыйть утына тотмасыннар. Кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән ераграк булырга омтылыгыз. Аларның тасма теленә ышанмагыз. Сезгә әйтелгән мактау сүзләреннән дә, начар сүзләрдән дә яшерен мәгънә эзләргә тырышыгыз.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кәҗәмөгезләр, бу атнада  укырга, файдалы мәгълүмат тупларга омтылыгыз. Сезнең башка кешеләр белән бик тиз уртак тел таба торган сәләтегез бар. Бу сәләтегез җитди мәсьләне хәл итәргә булышыр. Шуңа күрә аралашыгыз, аралашудан үзегез өчен файда алырга тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Йолдызлар бу атнада Сукоярларга хәерхаклы. Нинди эшкә тотынсалар да, уңышка ирешәчәкләр. Күптән борчыган проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булачак, файдаланып калыгыз. Атна ахырында авыр физик эшләрдән баш тартыгыз, сәламәтлегезгә игътибарлы булыгыз. Гаиләгез белән тынычлап ял итегез. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Балыкларга күптән хыялланган эшләрен башларга менә дигән мөмкинлек туачак. Сез аны җиңеллек белән башкарып чыгачаксыз. Балыклар уйлап чыгарырга, кул эшләре ярата, эшегездә дә бу сыйфатыгызны кулланыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading