16+

Йолдызнамә  (14-21 апрель)

Кызыклы атна. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, эшләргә дә була. Энергиягез ташып тора, шуңа күрә берьюлы күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Азрак сөйләшергә, күбрәк тыңларга тырышыгыз.

Кызыклы атна. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, эшләргә дә була. Энергиягез ташып тора, шуңа күрә берьюлы күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Азрак сөйләшергә, күбрәк тыңларга тырышыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ялкауланмагыз. Киресенчә, бу атнада карьера үсешенә аеруча игътибар кирәк. Шактый кызыклы тәкъдимнәр килеп ирешү ихтималы зур. Уңышка ирешү өчен, сезгә вәзгыятьне анализларга һәм эмоцияләрегезне контрольдә тотарга кирәк. Ялларда ыгы-зыгыдан һәм мәшәкатьләрдән качып, тормыш тәмен тоеп яшәгез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Якын кешегез белән качышлы уйнарга кирәкми. Яшерен серегез барыбер ачылачак. Шәхси проблемаларыгызны ачыктан-ачык сөйләшеп хәл итү яхшырак булыр. Эшлекле партнерларыгыз һәм дусларыгызның эшегезне югары бәяләве күңелегезгә сары май булып ятар.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Үзгәрешләр җиле исәчәк. Бу, беренче чиратта, шәхси тормышка кагылачак. Буйдаклар гаилә корырга, ә парлыларның гаиләсендә сабый туарга  мөмкин. Мөһим эшләрне һәм карарларны кичектермәскә тырышыгыз. Бу - максатка туры юл. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Җитәкчелек белән очрашуны үз максатларыгызда кулланыгыз, үзегезнең планнарыгызны һәм идеяләрегезне әйтегез, сезнең инициативагызны һичшиксез хупларлар. Пәнҗешәмбе көнне эштән иртәрәк качып, очрашуга бара аласыз, ул һичшиксез романтик булачак. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Кызыклы атна. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, эшләргә дә була. Энергиягез ташып тора, шуңа күрә берьюлы күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Азрак сөйләшергә, күбрәк тыңларга тырышыгыз. Әгәр дә бәхәстән кача алмасагыз, һич югы нейтраль позицияне саклагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна уртасында килеп ирешкән мәгълүматны сер итеп саклавыгыз яхшырак булыр. Җитәкчегез белән сөйләшү берникадәр югары тонда булырга мөмкин, әмма сез үзегезнең хаклы икәнегезне исбатлый алачаксыз. Туганнарыгыз белән ачуланышмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Атна эмоциональ күтәрелеш, энергия, сәламәтлек һәм уңышлар  вәгъдә итә. Сез тотынган теләсә нинди эш барып чыгачак һәм хыялларыгызның барысы да диярлек җиңел генә тормышка ашырылырга мөмкин. Әлбәттә, моның өчен башка кешеләрнең мәнфәгатьләренә күз йомарга туры киләчәк. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Элек ирешелгән уңышлардан ләззәт алып, берникадәр вакыт тын алып, ял итәргә киңәш ителә. Хәер, яңа эшләрегез дә, шулай ук, зур табыш вәгъдә итә. Моңа сезнең оптимистик фикер йөртүегез дә йогынты ясый. Тормышыгызда якты һәм уңышлы чор башлана.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада сезнең максатчанлыгыгыз аеруча ачык күренәчәк. Сезгә шәхси өлкәдә дә, коллектив белән эшләгәндә дә, иҗади ниятләрегезне тормышка ашыру җиңел биреләчәк. Ерак сәфәрләр һәм командировкалар нәтиҗәле булачак. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сездән ныклык һәм түземлек сорала. Дусларыгыз кирәкмәгән киңәшләр биреп, башыгызны катырырлар. Аларны үпкәләтмәс өчен тыңлаган кыяфәт чыгарыгыз, ә үзегез аек акыл турында онытмагыз. Кеше сүзен тыңлап, яңа мөмкинлекләрдән баш тартмагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Төрле вакыйгаларга бай, гадәттән тыш продуктив атна көтелә. Әмма аралашудан арырга мөмкинсез. Мөһим очрашулар һәм киеренке сөйләшүләр күп булачак. Эшегезнең бер өлешен хезмәттәшләрегез белән бүлешә аласыз. Үсеп килүче буынга күбрәк вакыт бирегез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эш нәтиҗәләре сезгә рухи һәм матди канәгатьлек китерәчәк. Әмма эшлекле партнерлар белән мөнәсәбәтләр ачыкламаска һәм җитәкчелек белән бәхәсләшмәскә тырышыгыз. Чәршәмбе көнне иске дустыгыз белән җитди сөйләшү көтелә, бәлки, сез аннан үзегез өчен ниндидер мөһим нәрсә белерсез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading