16+

Йолдызнамә (14-21 сентябрь)

Кешегә эч серләрегезне сөйләмәгез. Бернигә карамый максатыгызга таба атлагыз. Яңа эштән баш тартмагыз. Курыкмагыз, дөньяда сез булдыра алмастай эш юк. Хезмәт баскычында үсеш көтелә.

Йолдызнамә (14-21 сентябрь)

Кешегә эч серләрегезне сөйләмәгез. Бернигә карамый максатыгызга таба атлагыз. Яңа эштән баш тартмагыз. Курыкмагыз, дөньяда сез булдыра алмастай эш юк. Хезмәт баскычында үсеш көтелә.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарлар акыл хезмәте белән бәйле эшләр белән әвәрә киләчәк. Шуңа күрә, аларга күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга туры киләчәк. Бу әле мөһим карарлар кабул итү атнасы да. Монда сезгә эш тәҗрибәгез ярдәм итәр. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларга “күктән пилмән явар” ахрысы. Аларга һич уйламаган җирдән акча керергә мөмкин. Мәхәббәт аларга көч биреп торыр. Ялгыз Үгезбозауларның өйләнеп яки кияүгә чыгып кую ихтималы зур.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә тыныч булырга тырышырга кирәк. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз. Эшегез муеннан булу сәбәпле, “гөлт” итеп кабынып китәсез, ә бу эштә төрле каршылыклар тудырырга мөмкин. Бәхәсләшмәгез. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә кагыла.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның тормышында күңелле үзгәрешләр барлыкка килүе ихтимал. Көтмәгәндә гомерлек тормыш юлдашын очратырга мөмкинсез. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен кеше арасында булыгыз, өйдә бикләнеп утырмагыз. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнарның бу атнада дәрт-дәрманы ташып торыр. Моны мөмкин кадәр физик хезмәттә файдаланырга тырышыгыз. Һич югы спорт залына барып булса да “бетегезне коеп” кайтыгыз. 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Үзегез турында гайбәт ишетсәгез, кешегә түгел, үзегезгә үпкәләгез. Шәхси тормышыгыз турында кешегә сөйләү нәтиҗәсе бу. Өйдә тавыш чыкмасын дисәгез, эчегездә давыл уйнаса да, тышка чыгармаска тырышыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үлчәүләрне күңелле вакыйгаларга бай атна көтә. Зур максатларга ирешәсегез килсә, эшне вак адымнардан башлагыз. Башта мәгълүмат туплагыз, анализ ясагыз. Сезгә авыр бирелә торган эшләргә алынмагыз. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның тормышында үзгәрешләр булырга мөмкин. Хисләргә бирелмәгез, аек акылны эшкә җигегез. Ялгыз Чаяннарны бәхетле итәчәк кеше килеп чыгу ихтималы зур. Йоклап йөрмәгез!

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның шәхси тормышында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Эчтән ярсып йөрү гадәтегезне бетерегез, үзегезне борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә өйрәнегез. Кеше сүзенә артык ышанасыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Энергиягезне кирәкле урынга юнәлдерегез. Үзегезне битәрләүдән, үзегездән гаеп табудан туктагыз. Эшегезнең нәтиҗәсенә куанып, рәхәтлек кичерергә өйрәнегез. Гел эшләп торырга гына димәгән, ял да итәргә кирәк.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларга үз дигәненә ирешүгә кыюсызлык дигән нәрсә “аяк чала”. Ә бит сездә башкалар булдыра алмаган мәсьәләләрне дә җиңел генә ерып чыга ала торган сәләт бар. Башыгызны югары чөеп, күкрәгегезне киереп йөрегез. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Кешегә эч серләрегезне сөйләмәгез. Бернигә карамый максатыгызга таба атлагыз. Яңа эштән баш тартмагыз. Курыкмагыз, дөньяда сез булдыра алмастай эш юк. Хезмәт баскычында үсеш көтелә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading