16+

Йолдызнамә (15-22 декабрь)

Акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмагыз, көтелмәгәндә кирәк булып куюы бар. Җомга көнне үзегезгә багышлагыз, ул көнне үзегез генә, тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр. Бу сезгә үзегезне борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлын табарга да этәргеч бирер.

Акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмагыз, көтелмәгәндә кирәк булып куюы бар. Җомга көнне үзегезгә багышлагыз, ул көнне үзегез генә, тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр. Бу сезгә үзегезне борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлын табарга да этәргеч бирер.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кардиналь үзгәрешләр көтелә. Ул шәхси тормышка гына түгел, бөтен нәрсәдә дә чагылачак. Акча эшләү өчен бөтен булган мөмкинлекләрегезне дә файдаланырга курыкмагыз. Сезнең уңышларыгызга дус-ишләрегез дә, туганнарыгыз да аһ итәчәк.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен атна көтелмәгән сюрпризлар белән башланып китәргә мөмкин. Проблемалардан курыкмагыз: алар ничек көтелмәгәндә барлыкка килгән булсалар, шулай ук бик тиз хәл дә ителәчәк. Күптән чит илгә күченеп китәргә хыялланучыларга хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге туачак.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләр күптәнге хыялларны тормышка ашырырлар. Иң мөһиме, үзегезнең көчегезгә шикләнмәгез. Максатына ирешүчән Игезәкләрне уңыш көтмәгән җирдә сагалап торачак. Җомга көнне ерак юлга чыкмый торуыгыз хәерлерәк дип киңәш итә йолдызлар.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслалар, батыр булыгыз! Тырышлыгыгызның нәтиҗәсен атна азагында күрерсез. Көтмәгән җирдән керем керүе ихтимал. Ялларда якыннарыгыз, туганнарыгыз белән аралашырга тырышыгыз. Озакка сузылган үпкәләшүгә нокта куярсыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Дан-шөһрәт яратучы Арысланнарның кемнеңер гел “чеметкәләп” кенә торасы килә. Конфликтны булдырмас өчен мин-минлегегезне бераз йөгәндә тоту комачауламас иде. Сәламәтлегезгә игътибар итегез, нервларыгызны саклагыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Кызлар атнаның беренче яртысында кәгазь эшләре белән мәшгуль булачак. Эш урынында килеп чыккан көтелмәгән хәлдән аптырап калмагыз, киресенчә бар инициативаны үз кулыгызга алыгыз. Атнаның икенче яртысында кызыклы сәяхәт, күңел ачу көтә.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Йолдызлар бу атнада Үлчәүләргә исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска  куша. Ризык белән агулану ихтималы зур, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Шимбә якын дустыгыз ярдәм кулы сузар.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарның уйламыйча сөйләшә торган гадәтләре аркасында авыр хәлдә калуы ихтимал, сүзегезне үлчәп сөйләгез.  Ялгыз Чаяннар өчен язмыш кызыклы очрашу әзерли. Гомерлек ярыгызны очрату ихтималы зур.   

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмагыз, көтелмәгәндә кирәк булып куюы бар. Җомга көнне үзегезгә багышлагыз, ул көнне үзегез генә, тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр. Бу сезгә үзегезне борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлын табарга да этәргеч бирер.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Гаиләдәгеләр белән “сөзешмәгез”. Әгәр дә вакытында уртак телгә килә алмасагыз, үпкәләшү бик озакка сузылырга да мөмкин.  Көнкүреш җиһазлары белән сак булыгыз, юлларда карап йөрегез. Бу атнаның шигаре: тынычлык һәм саклык.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Көндәлек ыгы-зыгы Сукоярларның саруын кайната. Эчтән генә кайнап йөреп, сиздермәскә тырышсалар да, Сукоярларның да сабыр канатлары сынып, бәхәскә керүләре ихтимал. Эшне әйткәләшүгә китереп җиткермәгез. Ошамаган нәрсәне үпкәләтми генә кешенең үзенә әйтегез.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Балыкларга йорт кирәк-яракларына, балаларга хайран гына күп акча тотарга туры киләчәк. Беренче чиратта үзегезнең сәламәтлеклегез турында уйлагыз. Калганы үзе җайланыр. Яллар гаилә һәм дусларыгыз белән күңелле үтәчәк.  

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading